Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль казнадан 4,6 млрд сум акча каралган

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан барлыгы 19,6 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча күчереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Икътисад һәм тормыш сыйфаты үсеше өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашыру импульс булып тора. Ил Президенты киңкүләм бурычлар куя», - диде Хөкүмәт башлыгы. Ул илкүләм проектларга Татарстанда барлыгы 19,6 млрд сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Алексей Песошин Татарстанның 46 федераль проекта катнашуын билгеләп узды. Өч ел дәвамында аларны тормышка ашыру өчен 42 млрд сумнан артык бюджет акчасы юлланачак, шул исәптән 32 млрд сумга якыны – федераль казнадан.

15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 2,6 млрд сумга якын акча кулланылган, бу барлык акчаның 13,3 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 46 проектның 39ы буенча килешү төзелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/184997/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X