Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан товарларына “ТАССРга 100 ел” билгесен куячаклар

Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар.

Татарстан җитештерүчеләре товарларын “ТАССРга 100 ел” билгесе белән маркалый башлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы башлыгы урынбасары Герман Лернер Казанда милли сертификация системасына багышланган конференциядә әйтте.

“2020 елда ТАССРның 100 еллыгы була. Шул уңайдан, Татарстан брендын таныту өчен, “ТАССРга 100 ел” логотибын кертергә килештек”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

“ТАССРга 100 ел” билгесе Татарстанда җитештерелгән барлык төр товарларга куелачак.

“Логотип хәзер раслауда. Эш киләсе елдан башланыр дип уйлыйм”, - диде Лернер җирле товарларда билге кайчан күренә башлаячак дигән сорауга.

Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар.

“Ул сыйфат билгесе булырга тиеш. “ТАССРга 100 ел” билгесе белән товар сатып алганда, сез сыйфатлы товар сатып алуыгызны аңларга тиешсез”, - диде Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175627/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тасср

2
X