Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанның 28 муниципалитетында җылылык сезоны башланды

Беренче чиратта, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм социаль учреждениеләргә җылы бирелә.

Татарстанның 28 муниципалитетында җылылык сезоны башланды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин брифингта журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, йортларга җылыны һаваның уртача температурасы биш көн дәвамында +8 градус тәшкил иткән очракта бирергә тәкъдим ителә. Татарстанда тулаем алганда мондый параметрга әлегә ирешелмәгән. Әмма элегрәк бу мәҗбүри таләп булса, хәзер аны гамәлдән чыгардылар һәм министрлык җылыны республиканың барлык районнарына да бирергә киңәш итте. Беренче чиратта, бу балалар бакчалары, мәктәпләр һәм кайбер торак йортларга кагыла, дип искәртте докладчы.

«Бүген 28 муниципаль берәмлек шундый карар кабул итте. Барлыгы 3,2 мең күпфатирлы йортка (19,5 процент), 900дән артык балалар бакчасына (50,6 процент), 668 мәктәпкә (43 процент), шулай ук 1,5 меңнән артык сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль объектка җылы бирелде», - дип билгеләп үтте Фәйзуллин.

Ул җылылык сезонына әзерләнү өчен ТР Хөкүмәте карары нигезендә республика штабының эше оештырылуын искәртте. Әзерлек эшләре моннан алдагы сезон (ул Татарстанда 235 көн дәвам итте) тәмамлануга ук башланды.

«Республиканың җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан 2 мең чакрым магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләре әзерләнде, шулай ук 50 чакрым торбаүткәргечкә реконструкция ясалды. Бүген магистральләрдә барлык эшләр дә төгәлләнде», - дип сүзен йомгаклады Ирек Фәйзуллин.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү ирек файзуллин

2
X