Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты — синең бәхетле һәм ышанычлы киләчәгең
5 октябрь көнне 10.30 сәгатьтә университетта Ачык ишекләр көне уза.
Кадерле укучылар һәм ата-аналар! Бөтен Россия буенча кабул итү кампаниясе тәмамланды. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да уңышлы узды. Гомумән алганда, ике меңгә якын кеше кабул ителде һәм бу, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк. Абитуриентларның шактый өлеше (якынча 45 процент) бюджеттан тыш уку формасына кергән.
Мәктәпне тәмамлаучылар үз тормышында хәлиткеч адым ясады — һөнәр һәм университет сайлады. Сайлау — ул һәрвакыт катлаулы һәм җаваплы. Синең киләчәк язмышың уку йортын дөрес сайлауга бәйле булырга мөмкин.
Сезнең күбегез югары белем алу өчен укуын дәвам итәргә тели. Югары уку йортын ни дәрәҗәдә кирәкле белем алачагыгызны һәм дипломыгызның булачак эш бирүчеләрегез тарафыннан ни дәрәҗәдә хөрмәт ителәчәген аңлап сайлау мөһим. Һәм, әлбәттә, сезнең студент тормышыгыз никадәр кызыклы булачагын да уйларга кирәк.
Югары уку йортын дөрес сайлау өчен университетларга анализ ясап, аларның тарихын, белгечләр әзерләү тәҗрибәсен, кафедралар эшчәнлеген, укытучыларның реаль бизнес проектларында ни дәрәҗәдә катнашуын һ. б. өйрәнергә кирәк.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты — Россиядә төзелеш юнәлешендәге алдынгы вузларның берсе. Биредә биналар һәм корылмалар төзү, архитектура, дизайн, реставрацияләү һәм реконструкцияләү, шәһәр төзелеше, юл төзелеше, су, җылылык һәм газ белән тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне инженерлык саклау, төзелештә ИТ-технологияләр һәм профильнең башка юнәлешләре буенча белгечләр әзерлиләр.
Ни өчен студентлар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын сайлый?
Беренчедән, төзелеш — иң тиз үсә торган тармакларның берсе. Бүген бөтен Россия буенча яңа юллар, сәнәгать комплекслары төзелә, торак төзелеше темплары арта, иҗтимагый киңлекләр үсә, храмнар һәм мәчетләр, тарихи комплекслар төзекләндерелә, спорт объектлары төзелә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаучыларга һәрвакыт ихтыяҗ булачак.
Икенчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты — халыкара дәрәҗәдәге инфраструктура мохите булган кампус. Анда матур, атмосфералы һәм функциональ фәнни-мәгариф үзәкләре базасында гамәли юнәлешле белем бирү гамәлгә ашырыла.
Безнең халыкара дәрәҗәдәге үзәкләр «Systems/Системалар», «BFFT. space», «Roads/Юллар», «Strength/Ныклык», «Heritage/Мирас», «Arch-Physics/архитектура физикасы», «Urban Planning/Шәһәр планлаштыруы», «Digital/Сан», «Technology/Технологияләр», «Development/Девелопмент», «Нигезләр», «Механика», «Санлы юллар», «Агымнар», «Геодезия», «Дизайн», «Архитектор», «15», «Китап», «Куркынычсызлык», «Форум», «ДАШКА», «Яктылык».
Безнең үзәкләр турында бөтен Россиядә һәм чит илләрдә беләләр һәм безнең тәҗрибәне үзләштерү өчен безгә киләләр.
Өченчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты — фәнни-мәгариф юнәлешләре һәм мәктәпләре формалашкан 95 еллык тарихы булган университет. Монда белем бирү һәм фәнни-гамәли эшчәнлекне уңышлы берләштергән, чит илләрдә танылган әйдәп баручы галимнәр укыта.
Дүртенчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында студентлар өчен дустанә мөнәсәбәтләр рухы булдырылган.
Бишенчедән, КДАТУ Казан үзәгендә урнашкан. Анда тарихи урыннар, җәмәгать урыннары, яшьләр урыннары күп.
Уку корпусларында һәм тулай торакларда куркынычсызлык системасы эшли. Сүз уңаеннан, тулай тораклар теләгән һәркемгә бирелә.
Алтынчыдан, монда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар бар. КДАТУ Татарстанда студентлар спорты буенча һәрвакыт лидерлар өчлегенә керә.
Җиденчедән, КДАТУда студентлар тормышы укудан тыш төрле вакыйгаларга бай. Студентлыкка багышлау, «Аҗаган», Беренче курс студентлары көне, Студентлар язы, волонтерлык, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, фәнни төркемнәр составында тикшеренү эшләре, олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашу.
5 октябрь көнне 10.30 сәгатьтә университетта Ачык ишекләр көне уза. Университетны, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәкләре үз күзләрегез белән күрерсез. Барлык сорауларыгызга җавап бирербез, фотоларга төшәрбез, студентларыбыз сезне үзләренең иҗади һәм спорт талантлары белән гаҗәпләндерер. Әти-әниләрегез, дустарыгыз белән рәхим итегез!
Сезнең өчен кызыклы мәгълүмат һәрвакыт безнең тг-каналларда һәм сайтта бар:
КДАТУның Тг-каналы (7000нән артык язылучы) https://t.me/kazgasu?erid=2SDnjdVGqMg
Ректорның Тг-каналы (4500дән артык язылучы) https://t.me/NIZAMOV_RK?erid=2SDnjdVGqMg «КДАТУ абитуриенты» Тг-каналы (3000нән артык язылучы) https://t.me/kgasu2023?erid=2SDnjdVGqMg
КДАТУ сайты - https://kgasu.ru?erid=2SDnjdVGqMg
Реклама. Казанский государственный архитектурно-строительный университет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев