Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Без фундаменталь фәнебезгә ярдәм күрсәтәбез

Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнаша, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итә, яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнаша, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итә, яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.

«Хөкүмәткә Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән бергәләп очкычлар, вертолетлар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек өстенлекле юнәлешләрдә компетенцияләр үзәкләре төзү өчен технологияләр өлкәсендә алдынгылыкка ирешү буенча илкүләм проектларда республиканың актив катнашуын тәэмин итүне, пилотсыз технологияләр, ясалма фәһем һәм биотехнологияләрне дә кертеп, фәнара яңа тикшеренү юнәлешләрен булдыруны һәм эшләтүне, шулай ук бу фәннәрне белем бирү программаларының барлык баскычларына кертү мәсьәләсен эшләүне йөклим», — дип белдерде Миңнеханов.

Татарстан лидеры билгеләгәнчә, кадрларга кытлык шартларында хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту төп бурыч булып тора. «Бу юнәлештәге федераль һәм республика проектларында һәм ярдәм чараларында мөмкин булганча күбрәк катнашырга, сәнәгать предприятиеләрендә ясалма фәһем һәм робот техникасы элементларын файдалана башларга кирәк», — диде ул һәм 2030 елга республикада сәнәгать роботларының санын 4 тапкырга арттырырга өндәде.

Хәзерге вакытта әлеге чаралар яңа "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев