Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

«Аллаһ авырлыгын да, сабырлыгын да үзе бирде»

Бөек Ватан сугышы башланганда бала гына булып, зур сынаулар узган сабыйлар инде бүген өлкән яшькә җитеп, һәр тыныч аткан таңга сөенеп гомер кичерәләр. Оет авылының Акъәбисе Фәйрүзә апа Фәйзрахманова да быел 93нче язын каршылый.

Унынчы дистәсен ваклаучы  ветеранның иңнәре күтәрә алмас хәсрәтләре дә, гомере кыл өстендә калган вакытлары күп булган. Әмма узылган  тормышындагы караңгы көннәргә карамастан,   иң мөһиме, әбекәйнең ак күңеленә кер кунмаган, күңел сафлыгы югалмаган. Шуңа да үтелгән гомер юлын барлаганда: «Аллаһ авырлыгын да, сабырлыгын да үзе  бирде», – дип искә ала ул. Сатыш авылында  алты балалы гаиләдә туып үскән кызга язмышы кечкенәдән гомер буена җитәрлек әрнү, сагыш салып калдыра.1931 елда аларның гаиләсенә кулак  ярлыгы тагылып, йорт-җирләрен, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Йортларын авыл Советы бинасы итеп тоталар.

«Мин ул вакытта бер яшьтә генә булганмын, бу көннәрне әнием сөйләвеннән беләм.Үсә төшкәч, үзем дә ачысын күп татыдым. Башта кеше өйләрендә интектек, әтиебезне төрмәгә утыртасы булганнар,  авылдан китеп  котылган. Мәскәүгә урнашып яши башлады,  безгә алты почмаклы өйнең ике түбән  өен бер итеп землянка казып китте. Җир өстенә 1 метр биеклектә таш өеп, җирдән тәрәзә ясалган «өебезне» бүген дә хәтерлим. Әти Мәскәүдә вакытта сугыш башланды, яше зур булгач, аны  фронтка алмадылар, ул шунда тылда хезмәт итте.  Бик дини кеше иде, мулла булып та торды. Сугыш беткәч,  кайтып йорт-җирне булдырды», – дип сөйли Фәйрүзә апа.

  Ул 14 яшеннән Сатышның «Дружба» артилендә тегүче булып эшли. Казаннан  җәяүләп кечкенә  чаналар белән  ситсы материаллар тартып  кайтканда күргән газапларын бүген дә тетрәнеп искә ала. Аңа язмыш сынауларны бер-бер артлы әзерләп кенә тора. 1952 елда Теләче базарыннан кайтканда  машина авып,  Фәйрүзә апа йөк астында кала. Сынмаган, имгәнмәгән җире аз була аның. Дүрт айга якын Саба хастаханәсендә дәваланып, көч-хәл аякка баса. «Гәүдәм таралып беткән иде, 3,5 ай хастаханәдә  тарттырылган бауга ябышып яттым. Гомерем бетмәгән булгач, тернәкләндем», – дип искә ала ул. 1954 елда  Оет авылының балта остасы, алтын куллы  Мөхәммәтнур  исемле егет белән тормыш коралар. Бер-бер артлы сабыйлары дөньяга килеп, тормышка сөенеп яшәгәндә кабат  зур сынау килә: 1962 елда   башка чыгып яши генә башлаган  гаилә йорт-җирләре  янып, бернисез калалар.  Алай гына да түгел, янгын афәтендә Фәйрүзә апаның өстенә утлы такталар ишелеп төшеп, тәне нык пешә. Яшь гаилә кечкенә балалар белән урамда кала.  «Колхоз да, авылдашлар да ярдәм итеп, бер ел дигәндә йорт-җирле булдык. Ирем балта остасы иде, тактаның бер башыннан ул, икенчесеннән мин тоттым, гел икәү бергә эшләдек»,– ди ул. Алты балага гомер биреп, өч баласын югалту хәсрәтен дә сабыр гына күтәрә  Фәйрүзә апа. Кызлары Рузалия 2 яшендә, уллары  Рузалим һәм Миннәхмәт  ир уртасы булгач фаҗигале төстә вафат була. Бүген  исән-сау  олы улы Бәгъдәнур Әтнә районында, кызы Фәнзия Мәскәүдә яши.  Фәйрүзә апа  Галинуры  тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. 

«Аллаһы вакытсыз вафат булган өч баламның, иремнең гомерен дә миңа биргәндер. Ирем дә пенсиягә чыгып 1 ай гына яшәп калды. Өстенә ат арбасы төшеп, кабыргасы үпкәсенә кадалудан вафат булды. Бала хәсрәте бер дә йөрәктән китми,  бик әрнетә», – ди ул.

Аңа авыр сынауларны күтәрергә үзенең яшьтән дин юлында булуы, Аллаһка сыенуы ярдәм итәдер. Фәйрүзә апа  озак еллар авылның Акъәбисе –  хөрмәтле абыстае булып, авыл халкына дини  йолаларны  үтәп яшәргә, хак динебездән тайпылмаска өйди.

«Әтием указлы мулла булгач, кечкенәдән   догаларны өйрәнеп, дини гыйлемгә тартылып үстем. 50 яшемнән абыстай булып, Коръән ашларына йөри башладым. Мәетләр юа башлаганыма да 40 ел булды. Соңгы ике елда намаз укый алмыйм, догаларымны күнелдән генә кабатлыйм. Коръән ашларына  килеп алалар, китереп куялар. Авыл кешесенә зур рәхмәт, мине үз иттеләр,  яраттылар. 

Үзем дә ярдәмчел, кешелекле, ачык күңелле булдым», – ди ул.  Нинди генә авыр чаклары булса да  туры юлыннан – авыл халкына хезмәт итүдән  аерылмаган, үз гомерендә беркем белән сүзгә килмәгән Фәйрүзә апаны шуңа да яраталар, үз итәләр.  Кайчан барып керсәң дә, догалары белән каршы алып, озатып калучы  мөлаем йөзле, ягымлы Фәйрүзә апага әле озак еллар авылның хөрмәтле кешесе  – Акъәбисе булып яшәргә язса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев