Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ильмира Гыймаева белэн очрашу кичәсе үткәрелде

4 нче май көнне Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Шигырь -шигырь инде ул, Йөрәкләрдән өзелеп төшеп. Җанда дөрли инде ул" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде . Кичәне оештыручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары В.Х.Мифтахова, Г.Ә.Һадиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Х.Һадиева, педагог-оештыручы Н.С.Җиһаншина, Ә.Г.Әхмәтҗановаларга ихлас рәхмәтемне белдерәм! Очрашу...

4 нче май көнне Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Шигырь -шигырь инде ул, Йөрәкләрдән өзелеп төшеп. Җанда дөрли инде ул" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде . Кичәне оештыручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары В.Х.Мифтахова, Г.Ә.Һадиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Х.Һадиева, педагог-оештыручы Н.С.Җиһаншина, Ә.Г.Әхмәтҗановаларга ихлас рәхмәтемне белдерәм! Очрашу бик матур, зәвык белән әзерләнгән иде.Татар милли киеменнән киенгән укучы балалар мине мәктәп бусагасына ук чыгып, шигъри тәлгәшләр белән каршы алдылар. Һәм шушы миллилек, туган телгә, туган җиргә, татар халкына булган ярату, мәхәббәт кичә барышында үрелеп барып, күңелләрне яктыртты, дәвалады. Мәктәп директоры Шәймарданов Айнур Нургали улының, татар теле укытучысы Мифтахова Вәсилә Хәмит кызының авылдашларым булуы да миндә чиксез горурлык хисләре уятты! Эзмә мәктәбенең чын белем һәм тәрбия учагы икәненә ул көнне тагын бер кат инанып, сокланып кайттым! Укучыларның, укытучыларның ихласлыгы, ачык йөзләре, миңа карата күрсәткән хөрмәтләре күңелемне күкнең җиденче катына күтәрде! Һәр тәрәздән, һәр почмактан , яктылык, гүзәллек сибеп утырган гөлләрнең нуры күзләрне иркәләде! Төрле авыллардан килеп укучы балаларны бер гаилә итеп, алар өчен чын йөрәктән борчылып, тырышып яшәүче, эшләүче укытучы-педагогларга сокланмый мөмкин түгел! Сездәге җылылык, бердәмлек, белемгә, милли тәрбиягә, китапка , гомумән, тормышка булган мәхәббәт, күпләргә үрнәк булырлык! Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, якташларым!!!

Ильмира Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев