Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

“Хочу в Париж!” дигән хыялы 8 илгә юл ачкан

Бөтендөнья Татар Конгрессының “Татар кызы- 2020” халыкара конкурсының зона этабында быел районыбыз данын Казанчы-Бигәнәй авылы кызы Айгөл Котдусова яклаячак. Быел Казан аграр университетын тәмамлап, кулына дип¬лом алган, бик сәләтле, яшь кенә булса да күп ил-җирләр кичкән Айгөл белән очрашып, әлеге бәйге, яшьлек, сәяхәт, гомумән, тормыш турында әңгәмә кордык.

undefined

 -Айгөл, быелгы конкурс кайчан, ничегрәк оештырыла? Әзерлекләр барамы?

 -Конкурска әзерлекне ир­тә яздан ук башладык. Зона этабы 27 мартта Арча шәһәрендә узарга тиеш иде. Кызганычка каршы, теге вирус бөтен планнарның астын өскә китерде. Аны башта май аена күчерделәр, тора бара зона туры июль ахырына кадәр кичектерелде.

 -Яшь кенә булсаң да, тормышыңда күңелле дә, аянычлы да вакыйгалар шактый булган...

 - Беркемнең дә тормышы үзе теләгәнчә уңай гына бармыйдыр инде ул. Әмма авырлыклар кешене чыныктыра гына. Мин үзем Яр Чаллы шәһәрендә туганмын. Миңа 6 яшь тулгач, әнием Эльмира бик каты чирләп китте. Аны Казанга хастаханәгә салдылар. Ә без 5 яшьлек энем белән Теләче районы Нырсы авылында дәү әниләремдә яшәп торырга мәҗбүр булдык. Әтиебез шофер булгач, гел ерак рейсларга китә иде. Әмма әниебезне бүтән исән килеш күрә алмадык... Аны югалтуны бала күңелем белән бик авырдан кичердем, көн-төн елаганым хәтеремдә. Әти безне энем белән туган авылы Казанчы Бигәнәйгә алып кайтты. Аңа да бик авыр булды ул чорда. Нырсыдагы туган апам: “Әйдә, минем кызым бул” дип алып та каласы килгән иде. “Әтием, энем бар бит минем” дип ризалашмадым. Ә күңелемә әни назы җитмәде... Шулай да бу сынаулар мине көчле рухлы булырга, беркайчан да авырлык­ларга бирешмәскә өйрәтте. Әтиебез Каз.Бигәнәйдә дан­­­лыклы ишан хәзрәт ни­ге­зендә яңа йорт булдырды. Тиздән без яңа әниле булдык. Алсу апа мөлаемлелеге, яр­дәмчеллеге белән әтинең генә түгел, энем белән минем дә күңелне яулады. Ул безне үз балаларыннан артыграк яратты кебек. Ходай үзенә дә әни булу шатлыгын бүләк итте. Хәзер без бишәү тату гаилә булып яшибез. Мин Сатыш урта мәктәбен тәмамладым. Кечкенә чакта әнием укырга балет мәктәбенә биргән иде. Авыл җиренә күчкәч, пуантыны кроссовкага алыштырасы булды, бар игътибарымы спортка юнәлттем.

 - Шәһәр кызына авыл тормышына яраклашуы җи­ңел булмагандыр?

 -Әтәч-тавыктан да чырылдап качкан Айгөлгә башта рә­хәт булмады инде, билгеле. Бар нәрсә дә ят, кыргый тоелды, күңелем үсмәде. Тора бара күнектем. Мәктәптә укый баш­лагач һәм яңа дуслар тапкач җиңелрәк була башлады.

 -Синең чит илләр белән ма­­выгуың кайлардан баш­ланды?

 -Минем гел каядыр китеп яшисе килде. Ул торган җиремдә рәхәт булмаганга түгел, юк. Гаиләмә бик-бик рәхмәтлемен. Мин гел үземне эзләдем, бары шул гына. Күңелем сыкраган яки хискә ташыган чакларда шигырьләр иҗат иттем, күп китап укыдым, әкренләп чит телләр өйрәнә башладым. Һәм әкренләп хыялыма таба беренче адымымны ясадым - Praxx программасы буенча уку йортыннан практика үтәргә Германиягә киттем. Без эшләгән оешма «Essgarten” - авыл туризмы белән шөгыльләнә иде. Ess- немесчадан -ашау, garten- бакча дигәнне аңлата. Бу бакчада ашарга яраклы 1000 төрле үсемлек үсә иде. Фриц-безнең хуҗа, 25 ел физиотерапевт булып эшләгән, аннары җир алып шушы эшен башлап жибәргән. Германиядәге практикам 6 айга сузылды. Миннән 1 ел алдан энем дә киткән иде, шуңа бергә җиңелрәк булды. Германиядән тыш тагын 8 илдә булдым. Кечкенә чагымда «Хочу в Париж» дип язылган копилкага акча туплаганым хәтердә. Тәки хыялым тормышка ашты: Франциядә булдым. Аның артыннан Нидерланды, Испания, Италия, Швеция, Марокко, Ватикан... Искиткеч матурлыкны, гүзәл җирләрне күреп кайттым. Әмма туган як барыбер сагындырды.

 -Хәзер нинди хыяллар белән яшисең?

 -Дөресен генә әйткәндә, башта авылда, район җирендә калу турында башыма да килми иде. Бу карантиннар белән авылга, аның игелекле кешеләренә шулкадәр беректем, кияүне дә шушы тирәдән эзлисе булыр ахры, дип шаяртам хәзер якыннарыма (көлә).Менә быел диплом алдым. Киләчәктә туган җиремә, туган төбәгемә хезмәт итәргә язсын иде инде. Ходайдан иң сораганым: якыннарым исән-сау булсын. Исәнлек булса, барысы да булыр!

 -Айгөл, барлык уй-хыял­ларыңның тормышка ашуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев