“Әти кайтыр да, мине танымас кебек”
28 апрель көнне Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды һәм “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” төбәк проектын башлау турында карар кабул ителде.
Әлеге чарада безнең районнан башкарма комитетының архив бүлеге (җитәкчесе Альбина Сираҗетдинова) Олыяз авылында яшәүче Герой ана Назилә Гатауллинаның шәхси документлары белән катнашты. Туксан яшьтәге ветеранга архив фондын шәхси документлар белән тулыландыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды. “Бик хөрмәт иттеләр. Өрмәгән җиргә утыртмадылар. Әле берсе килеп кочаклый, әле икенчесе. Бик күңелем булды. Рәхмәт барысына да”,– дип Казанга бару куанычы белән уртаклашты сугыш чоры баласы. Гомумән, үзенең балачагы, тормышы турында әйтер сүзләре күп Назилә апаның. Бер сөйләшә башласа, туктата да алмыйсың. “Аның язмышы башка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый,– дип яза кызы – Эзмә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Фирүзә Хафизова әнисе турында.
– Сугыш башланганда 8 яшьтә була. Әтисе Галиәкбәр заготзернода эшли. Авылда көндәлек хезмәттән бушаган арада яшьләр кызыклы уеннар оештыра, әнием үз чордашлары белән аларны читтән генә күзәтә. Шул вакыт яшьләрнең шат авазын атка атланып килгән Мәхмүт исемле кешенең “Сугыш!” дигән шомлы сүзе бүлә. “Озак үтмәде минем әтине дә хәрби комиссариатка чакырдылар. Авылыбызның Кәнәфи, Әхәт исемле ирләре белән әти дә атларга утырып Шәмәрдәнгә киттеләр. Аларны озатырга станциягә әни белән мин дә мендем. Әтине, авылдашларын вагонга утыртканнар иде. Аның мине кочагына алып сөйгән вакытта әнигә: “Карчык, борчылма,15 көннән кайтарырлар безне”,– дигәнен ишеттем.
Саубуллашып киткәннән соң әтинең бер хәбәре дә килмәде. Ике класс белем алганнан соң, миңа уку насыйп булмады. Башта ындырда эшләдем, аннары атлы молотилкада ашлык суктык. Аннары мине колхоз рәисе Кәбир абый сарык фермасына эшкә чакырды. Үсә төшкәч, безне Балык Бистәсе ягына урман кисәргә җибәрделәр. Җәяүләп бара идек, яшьлек белән арылмагандыр инде”,– дип еш сөйли әнием. Тормышның һәр мизгелен, һәр минутын күз алдыннан үткәреп, үткәннәрне искә төшереп алу өчен һаман әкрен генә гомер йомгагын сүтә, хатирәләре белән уртаклаша. Җиңү китергән 9 май да аның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып истә кала. “Без бакча башында идек. Шулчак авылдашыбыз Хәдичә апаның “Сугыш беткән! Нишләп йөрисез анда, аталарыгыз кайта!”– дип кычкырганын ишеттек. Барыбыз да куандык, әтиләр кайта, дип урамга йөгердек. Һәркем шатлыгыннан елый. Безнең әти сугыштан кайтмады, әни һаман да аны көтте”,– дип янә үткәнгә кайта әнием. Гаиләдә иң олы бала булганга, барлык эшләр дә аның җилкәсенә төшә: әнисе Мәчтүрәгә ияреп утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен, басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисеңме?!
Сизелми гомер ага да ага. Әнием Назилә хәтеренең иң нечкә кылларына чиртә, хатирәләрен барлый. Бәләкәй генә буйлы, җор телле әнием үзенең мәхәббәтен – Минзарифны таба. Әтием дә төшеп калганнардан түгел, бик тә чибәр, үткен, чая, өздереп гармунда уйнаучы егет була. Бер-берсе белән танышып, аралашып йөргәннән соң, сөюгә уралган гаилә учагын коралар. Әтием бик яхшы балта остасы, алдынгы комбайнчы, үрнәк гаилә башлыгы иде. Алар 5 кыз, 5 малай үстерделәр. Әнием “Герой ана” медале белән бүләкләнде”.
Инде кызының сүзләрен дәвам итеп, төп йортта улы Фәнис гаиләсе белән яшәүче, әле 90 яшь бирерлек тә булмаган Назилә апаның һәрвакыт яшьләр кебек җитезлектә гомер итүен телик. “Мин гәҗитләрне күп укыйм. Безнең яшьтәгеләр балачакны сагынмавы турында яза. Черек бәрәңгеле яшьлекне ничек сагынасың. Әни гомер буе ирен көтте. Инде бу халәт миңа күчте. “Әти кайтыр да, мине танымас дип куркам”,– ди ул уфтанып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев