Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Якташлар

Затлылыкның асылы – гадилектә

Затлы, зыялы, гади… Гомеренең 45 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Дания Сафа кызы Шиһапова бүген дә үзенең идеалларына тугры калган олуг шәхесләрнең берсе. “РСФСРның һәм СССРның халык мәгарифе отличнигы”, “Югары квалификацион категорияле укытучы, җитәкче”, “Әйдәп баручы укытучы-остаз”, “Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы” һәм башка мактаулы исемнәргә ия булган мөхтәрәм ханымның нәфис кенә гәүдәсенә никадәр эрудиция, көч-куәт, гыйлемлелек, кешеләрне ярату хисе сыйганлыгы сокландыра.

Илгә килгән зур сынаулы  чорда –1944 елда Эзмә авылында  гаиләдә бишенче бала булып туган кызга гомере буе туган районында укучыларга тәрбия һәм белем бирергә язган булып чыга. Ашханәдә тәмле ашлар пешерүче әниләре Галия һәм  Бөек Ватан сугышы инвалиды, күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән әтиләре Сафа Мөхәмәдиевлар гаиләсендә тәрбияләнгән  биш бала  да кечкенәдән аң-белемгә омтыла.

“Әти-әнием икесе дә абыстайларда белем алган, укымышлы кешеләр, гарәп графикасын да, кириллицаны да  яхшы беләләр иде. Әнием укый-яза белмәүчеләрне үзе дә укытып йөргән.  Алар киң карашлы кешеләр иделәр. Сугыштан соң да илдә авыр тормыш дәвам итте. Әтиебез бик гадел, намуслы  кеше булды.  Без сигез бала туып, бишебез исән-сау үстек. Кече яшьтән тары, җитен йолкырга йөрдек.  Ул чорда дәреслекләрнең барысын да сатып алышлы, шуңа  китаплар алырга үзебезгә акча туплый идек. Мин 6   сыйныфта укыганда Шәмәрдәнгә  җәяүләп менеп,  станциядә стакан белән урман  чикләвеге сатканымны хәтерлим әле”, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

1963 елда Шәмәрдән урта мәктәбен гел 5ле билгеләренә тәмамлаган кыз Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Әмма әнисе каты авырып китү сәбәпле, укуын дәвам итә алмый.   Белемгә омытылышы зур булган кызның мәгарифкә багышланачак озын да, мактаулы да, катлаулы да булачак хезмәт юлының беренче сәхифәләре Килдебәк җидееллык мәктәбендә языла.  Биредә  Дания Сафа кызы биш ел пионервожатый булып эшли һәм математика дәресләре алып бара. Һәр ел саен җәйге каникулда район пионер лагеренда өлкән әйдәман булып эшли. 1967 елда Казан дәүләт педагогия училищесын читтән торып  тәмамлаган кызны Шекше сигезьеллык мәктәбенә химия-биология укытучысы  итеп билгелиләр. Яшь, тырыш белгечкә иң җаваплы эшләр йөкләнә: мәктәп тәҗрибә участогын җитәкли, агитация-пропаганда эшләре тапшырыла. Шул ук елны районга юллама белән ветеринария табибы булып килгән  Тәтеш районы егете  Наил Миннегали улы белән танышалар һәм озакламый гаилә коралар. Яшь гаиләнең бәхетен түгәрәкләп кызлары Сирена дөньяга килә.

Дания Сафа кызының 1971 елдан   башлап 2008 елга кадәр, ягьни 37 ел гомере Саба урта мәктәбе (хәзер гимназия) белән бәйле. Биредә ул озынайтылган көн группасы тәрбиячесеннән башлап укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә, әлеге ифрат  җаваплы вазифаны 27 ел алып бара. Биредә эшли дип әйтү генә аз, ул белем йорты тормышы белән яши, бө­тен көчен, һөнәри осталыгын, ­тырышлыгын мәктәп эшчәнлегенә багышлый. Укучыларда тирән белем бирү белән бергә, җаваплылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләүгә зур көч куя. Төп белгечлеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларда ана теленә мәхәббәт уяту белән бергә, һәр үткәрелгән дәрес, чараның нәтиҗәле булуы,  укучы күңелендә тирән эз калдыруына омтыла. Тик... Язмыш  әлеге көчле рухлы, тынгысыз ханымның нәфис иңнәрен сыгылдырырлык  сынау әзерли: 1980 елда тормыш иптәше эштән кайтышлый  кисәк авырып  вафат була.  Дания Сафиевна 35 яшендә 10 яшьлек кызын кочаклап тол кала. 

“Мине бу вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Укулар ике сменада алып барыла,  1500  укучыга йөздән артык укытучы белем бирә.  Мин ике сменага берүзем эшлим. Өйгә кайтып керә дә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, хәсрәтемне эш белән җиңдем. Көн-төн хезмәттә булып, кайгымнан  башымны иеп елап  утырырга вакыт та тимәде. Ул чордагы мәктәп директоры – бик таләпчән һәм акыллы җитәкче Нурислам Фатхуллович белән мәктәпне алга җибәрүдә бар көчебезне бирдек”, – дип сөйли ул елларны Дания Сафа кызы.

Әмма кайгысыннан барасы җирен таба алмыйча, Саба урамында адашып йөргән вакытлары булуын да яшерми ул. Шул ук елны Алабуга педагогия институтын тәмамлый.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасына алыну Дания Сафа кызына  тагын да зур җаваплылык йөкли. Бердәм дәүләт имтиханнары системасы кертелә башлаган чор, Сабада яңа  2 нче номерлы  урта мәктәп ачылып, сыйныфларны,  укытучыларны дөрес итеп ике мәктәпкә бүлү зарурлыгы туа. БДИ дигән яңа башлангычка  иң беренчеләрдән булып алыну да Саба гимназиясенә йөкләнә.

”Бик мәшәкатьле чор булды. Компьютер системасы кертелә башлау  эшне тамырдан үзгәртте. Яңалыкка кереп китүе кыен булса да, ул безгә эшне бермә-бер җиңеләйтте. Иң беренчеләрдән булып  компьютерны үзем өйрәндем. Чөнки үзең белмәгәнне башкалардан таләп итеп булмый. Бу чорны да директор  Ринат Нәкыйп улы белән кулга-кул тотынышып уздык”, –дип сөйли ул.

Иң беренче чиратта коллективны бербөтен итеп тоту, һәркемне шәхес итеп күрә,  кешенең хезмәтен бәяли белү, үзенең шәхси үрнәген булдыру һәм саклау аның төп тормыш принцибына әйләнә.

”Коллективта һәркем белән уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәттә,  һәрберсенә шәхси якын килеп эшләдем.  Миңа килеп укытучылар эч-серләрен бушаталар иде. Тыңлыйм, чөнки нәтиҗә ясап кешегә  юнәлеш бирергә кирәк.  Гомергә кеше сүзен башкаларга  җиткермәдем.  Алай булса, 27 ел завуч булып эшли дә алмаган булыр идем. Һәрвакыт кешенең хезмәтен күрә белергә, стимул бирә белергә  тырыштым. Чөнки  кешенең хезмәтенә уңай бәя биргән саен, ул тагын да яхшырак эшләргә тырышуы билгеле. Шулай ук гади булу, башкалардан үзеңне өстен куймау – төп тормыш кагыйдәләремнең берсе. Гадилек сине үзе өстен итә.  Гомумән, тормышта шәхси үрнәгең булырга тиеш! Үзең бар яктан –кием, үз-үзеңне тоту, килеш-килбәтең, башкаларга мөнәсәбәтең ягыннан үрнәк булырга тиешсең!  Шул вакытта гына сине яраталар, хөрмәт итәләр”, – ди әңгәмәдәшем.

Бу гомеренең 45 елын мәгарифкә багышлаган ветеран мөгал­ли­мәнең алтын кагыйдәсе.

Тәҗрибәле педагог, күпләрнең остазы булган Дания Сафа кызын лаеклы ялга да җибәрәселәре килми, ул 2008 елда  65 яшендә генә яраткан хезмәтеннән аерыла. Әмма эшеннән китсә дә, әлеге мохиттән аерылмый. Мәгариф өлкәсендә бер генә үлчәүләргә салып күрсәтеп  булмаслык хезмәт куйган мөгалли­мә бүген алтын-көмешләргә тиңдәшсез торган байлыкка – балалар мәхәббәтенә, укучылар рәхмәтенә, хезмәттәшләренең ихтирамына төренеп яши.  Әтисе вафатыннан соң ялгыз  калган әнисен 27 ел тәрбиләп, соңгы юлга озата. Бүген бердәнбер кызы Сиренаның фән өлкәсендә ирешкән уңышларына куанып, аңа да төпле киңәшләре белән ярдәм итә.  Сирена Наил кызы Зарипова – КНИТУ- КАИ профессоры, техник фәннәр докторы.  Әлеге уку йортында магистрантларга белем бирә,  аспирантлар белән эшчәнлек алып бара.

Дания Сафа кызының хезмәт кенәгәсендә “Җиңү байрагы” газетасы белән бәйле юллар да бар. Биредә ул 1969-1971 елларда әдәби хезмәткәр булып эшли, шул ук вакытта җирле радиотапшырулар алып бара. Иҗат эшенең никадәр җаваплы һәм катлаулы икәнлеген үз җилкәсендә татыган кеше буларак, ул бүген дә газетабызга һәрвакыт хәерхаклы һәм тугры укучыбыз булып кала бирә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, заманча технологияләрне үзлегеннән  тирәнтен үзләштереп, интернет дөньясында балык кебек оста  йөзә. Социаль челтәрләребездә урнаштырылган һәр яңалыкны беренче булып карап баручы,  иң күп комментарийлар калдыручы да ул.

“Иртәнге 7 тулуга телефонымны кулыма алам. Көнем дусларыма хәерле иртә теләүдән башлана. Аннан ил-көн яңалыклары белән танышам. Туган көн ияләрен барлап, аларга котлаулар юллыйм. Артистлар арасында дусларым күп. Алар белән дә элемтәне югалтмыйм. “В контакте” челтәрендә 2000 гә якын дустым бар. Алар белән дә аралашып, дуслыкны  ныгытып торырга кирәк. Барысы да миңа бик кадерле. Минем бөтен яшәеш телефоннан бара. Киемнәргә заказ бирергә дә бик уңайлы. Гомумән, мин кешеләрне яратам.  Һәркемдә гел яхшы якны гына күрәм”, – ди ул.

Әлбәттә, үзенең күңеле яхшыда булган кеше генә башкалар турында уңай фикердә була, яхшы уйлар гына уйлый ала торгандыр. Нәкъ менә Дания Сафа кызы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев