“100–150 сыерны кушаматы белән белә идем”
Кайчакта шулай да була: бу кешене гомерем буе беләм дип уйлыйсың, әмма асылда тамчы да белмисең булып чыга. Утыз еллап яхшы таныш, эш буенча күп аралашкан Рәфхәт абый Нигъмәтуллин белән дә шулай булды. Олысына-кечесенә гел хөрмәтле, җор телле, кызыклы әңгәмәдәш, һәрчак әллә кайдан танып, бер вакытта да хәл сорашмый китми торган Рәфхәт абыйны бик әйбәт беләм дип уйлый идем...
75 яшьлек авыл аксакалы ул. Норма мәчетен нигезеннән башлап төзетүче, халыкны дингә өндәүче, бер йодрыкка туплаучы. Халык сайлап куйган икенче имам-хатыйб. Мәчет рәисе, ягъни барлык оештыру эшләре өчен җаваплы кеше. “Мин шаһәдәтнамәле имам түгел”, – ди ул үзе. Теләсә, билгеле, шаһәдәтнамәсен дә ала алыр иде, әмма бездә бу эшне болай да җиренә җиткереп үтәүче Әнәс хәзрәт бар дип, вакытында аңа юл биргән. Аннан соң ике яшь егетне укытып кайтарганнар, бүген бик тә белемле Алмаз хәзрәтебез бар, дип сөенә. Әлеге ике хәзрәт тә, башка эшләрдән тыш, никах укуны да Рәфхәт абыйга йөкләгән. Ни дисәң дә, сөйләү осталыгы зур, сүз тәмен белә, халык алдында дәрәҗәсе зур. Никах укуга – аның үз таләпләре. “Никах укылыр алдыннан бер ай элек мин яшьләрне мәчеткә чакырып, дәрес бирәм, никах, ир, хатын хаклары турында сөйлим. Әгәр мөселман егет башка диндәге кызга өйләнергә җыена икән, ул чакта әти-әниләрен дә чакырам. Алар кызларының башка динне кабул итүенә ризамы, дип белешәм. Кешеләр дөрес аңлый дип беләм. Гомумән, халык белән аңлашып эшлибез, мәчет төзегәндә дә аңладылар, бик актив булдылар, нәрсә эшлисе булса да, һич авырсынмадылар. Шөкер, мәчеткә йөрүчеләр күп, җомгада иллеләп булабыз. Арада яшьләр бик күп, минем тирәдәгеләр биш-алты гына, рамазан ае буе мәчеттә авыз ачтыралар. Җиде төркемдә кыш буе йөзләгән кеше белем алды, якшәмбе мәктәбенә генә дә алтмышка якын бала йөрде”, – дип сөенә ул бүген.
Болары – мин белгән Рәфхәт абый. Ә мин белмәгәне... Җае чыгып, бер иркенләп гәпләшеп алу җитте: үземә яңа дөнья ачкандай булдым.
Бөрбаш авылының мулла Газизулла оныгы икән Рәфхәт абый. “Әби дә абыстай иде. Без күп бала идек, бәлки шуңадыр да унике яшькә кадәр мин күбрәк аларда яшәдем. Менә шул чакта алар миңа күп кенә догалар өйрәткән иде. Аларның берсе дә онытылмады, – ди ул. –1999 елда авылда мәчет ачтык. Тәвәккәлләп, беренче җомгага киттем, унберенче кеше мин идем. Әй, монда минем кебек кешеләр йөри икән, дидем дә, шуннан соң туктамадым...”
Тик әле бу этапка килеп җиткәнче, героема шактый бай, кызыклы, маҗаралар тулы тормыш баскычлары буйлап төрле якларга чабуларга туры килә.
“Чаңгычы булу коткарды”
Чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидат булган икән ул. Чаңгы белән кызыксынып китүенең тарихы мондый. Әтисе Шәрифулла абый Бөрбаштан 32 чакрым ераклыктагы Чепьядагы инвалидлар артелендә эшли. Ул чакта әлеге мәктәптә бик тә уникаль пионервожатый Фәрт Гыйльманов эшли. Аның укучылары белән әллә ниләр майтаруын белеп-күзәтеп йөргән әти кеше ут борчасы кебек тере, үткен һәм бар яктан сәләтле улын җиденче сыйныфтан соң шул мәктәпкә укырга “кодалый”. Кызыга егет. Шунда яшәп укый, атнага берничә тапкыр авылына кышын чаңгыда, калган чакта 32 чакрымны велосипедта йөри, бар чарада актив катнаша. Ике хыялының берсе артистлык булган егет үзешчән сәнгать уртасында кайный. Урта мәктәпне тәмамлагач та, иң беренче итеп, театр училищесына документ тапшырырга бара ул. Тик язмышны үзгәртергә гардеробта эшләүче апа белән сөйләшү дә җитеп аша. “Карап торышка юньле егеткә охшагансың”, – дип, булган-булмаган сәхнә арты хәлләрен сөйләп, егетнең күңелен сүрелдерә ул. Документларны авыл хуҗалыгы институтына тапшырырга туры килә. Тик ул елларда көндезге бүлеккә укырга керү өчен ике ел стаж кирәк була. Шуңа күрә бу юлы да бәхет читләп уза. Егет химия өлкәсе өчен белгечләр хәзерләүче училищега укырга керә. Яхшы укый, бишенче разряд алып чыккан дүрт кешенең берсе була. Аларны “Чиләбе – 40” дип йөртелгән химзаводка дигән булып, чынбарлыкта атом заводына эшкә җибәрәләр. Югары разрядның файдасы тия, аны ОТКга контролер итеп урнаштыралар. Шулай ук чаңгычы булуы да күп нурланыш алудан коткара. Ел ярымның алты ае чамасы гына заводта була ул, калганы төрле ярышларда, хәзерлек урыннарында үтә. Шуңа күрә биредә эшләгәннең зыянын сизмичә, 75 яшемә килеп җитә алганмындыр, дип шөкер итә.
Ул заводта өч ел эшләргә тиеш була. Рәфхәтне үткенлеге, кызыксынучанлыгы коткара. Бер чакны газетада югары уку йортына көндезге бүлеккә укырга керергә теләүчеләргә ташламалар турындагы хәбәр күзенә ташлана. Үзе кебекләргә дә кагылганын аңлау белән, егет заводның профсоюз оешмасы рәисенә мөрәҗәгать итә. “Укырга керә алсаң, җибәрәбез”, – ди тегесе. Документларын кабат авыл хуҗалыгы институтына тапшыра һәм керә дә Рәфхәт. Тик беренче курста укый башлауга, армиягә алалар үзен. Төньяк флотка, өчьеллыкка эләксә дә, ике елдан кайта да инде. Бу юлы исә чаңгылары “ярдәмгә килә”.
– Мин анда да бөтен ярышларда катнаштым. Ике ел була дигәндә, бөтен флотилия, ягъни СССР күләмендә турнир үткәрелде. Беренче көнне эстафетада беренче урынны алдык, икенче көнне минем “коронный” 15 километрга ярышта икенче булдым. Өченче көнне 30 километрга узышасы иде. Бу ярышка барырга тиешле егет югары температура белән авырганга, аны ярышка кертмәделәр. Гомуми исәп буенча беренче урынны алабыз дип торганда, нишлибез дип, тренерыбыз миңа текәлде: “Бик арыдыңмы инде?” Юк, дидем дә, стартка бастым. 28 километрны килгәнемне беләм, ә теге икесен юк... Килеп җиткәнмен дә егылганмын, “ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып киткәннәр. Кан басымы бик югары күтәрелгән булган, “переутомление” дип диагноз куйганнар. Табиб башкорт кешесе иде. “Кайтасың киләме?” – дип сорады... “Килә”, – дидем... Кайтардылар. Укуымны дәвам иттердем. Ә чаңгыны барыбер ташламадым, вузда укыганда бик күп ярышларда җиңдем әле.
“Мин ничек патриотка әйләндем”
Югары белем алган егетне Молдавиягә эшкә җибәрергә тиеш булалар. Тик әтисе генә: “Кайт, авылга кайт”, – дип өзгәләнә. Кайта егет. Районга беренче югары белемле финансист-икътисадчы булып кайта. Ул эшли башлаган Тимирязев исемендәге хуҗалыкта да, башкаларындагы кебек үк, хәлләр шәптән булмый. Яшь белгечкә бик күп һөнәрләрне бергә тартырга туры килә. Тик никадәр авыр булса да, беркайчан ник кайттым, дими ул. Әле алай гынамы, шул елларда ук инде башка беркая да китә алмасын аңлый. “Үзеннән-үзе патриотлык хисе туды, – ди ул. – Мин Балтачтан беркая да китәргә тиеш түгел, дидем”.
Эшен булдырып эшләгән егетне район түрәләре дә күреп ала. Районда оешкан “Алан” совхозына директор итеп билгелиләр. Аңа кадәр “Яңа тормыш” колхозының бер бригадасы булган бу авылда совхоз оештырган чакта тагын да шул үткенлеге, саный-исәпли белүе, югары белемле чын белгеч булуы алда көтеләчәк бик күп бәлаләрдән саклап кала үзен. Мондый чакта авыш-тәвеш китереп, мәсәлән, күптән вакыты чыккан техниканы кыйммәт бәягә дәүләткә сатып (яңа оешкан совхозга “төртеп”) яки башкача акча эшләп калырга теләүчеләр дә була. Тик әлеге “алтын бәясендәге” яраксыз әйберләрнең күп еллар балансында авыр йөк булып йөриячәген алдан күрә белгән Рәфхәтне генә алдый алмыйлар. Шулай ук бракка чыгарылган сыерларны совхозга бирергә җыенучыларга да үз сүзен үткәрә ала ул. “Кызларыгызның ияләшкән малларын тартып алып, миңа биреп, елатасыз бит, – ди яшь директор. – Сез миңа әнә теге буаз 80 тананы бирегез”. Һәм әлеге җитәкчене кызыктырырлык тәкъдимен дә өсти: “Ничә сумнан сатсагыз да алам, миңа димәгәе, нәселле терлекләр итеп сатыгыз, документы гына булсын”, – ди. Нәкъ шулай итеп саталар. Моннан Рәфхәт тә ота: нәселле терлекләр асрау турында документлы була. Алга таба бик отышлы йөреш була бу.
“Муканет” авыруы, яки Нарат саен бер сыер
Әлеге таналарның 78е исән-сау бозаулый. “Алан”да сөт революциясе башлана. Дөрес, аңа кадәр әле “муканет” авыруын җиңәргә кирәк була.
– Күрәм, фермадагы берничә хайван тора алмый, ята да ята. Ферма мөдире Исмәгыйль абыйдан сәбәбен сорыйм. “Аларда – “муканет” авыруы” , – ди бу. Башта аңламадым. Аннан он эзләү чарасына керештем.
Обкомга кадәр барып, 300 тонна он бүлдерү әмәлен таба ул. 25 декабрь көнне, ел ахырына кадәр ташып бетерү шарты белән, бирәләр. Ташып бетерә алмасалар, кабат ул якка борылып та карый алмасын белгән егет, бөтен район оешмаларын йөреп, техника таба, шоферларны кызыксындырып, өч көндә ташытып бетерә. Әнә шулай итеп күчмә фонд, ягъни запас барлыкка килә.
Районда сөт патшасы булып йөри торган хуҗалыкларны уза башлагач, шундый бер хуҗалыкның рәисе белән партоешма секретаре Аланга килә. Сыерларны саныйлар. Абзарда кәгазьдәге санда сыер басып торганын күргәч тә әле ферма мөдирен аптыраталар. Уен-көлкеле мөдир дә югалып калмый: “Әнә теге нарат урманын күрәсезме, нарат саен бер сыер бездә”, – ди. Кычыткан ашатып, күп сөт ала, дип ышанучылар да табыла, андыйлар, кычытканың бетәме әле, дип аптырата... Район җитәкчесе Марат Әхмәтов кына килеп, бура кадәр сыерларны күрә дә: “Күпме фураж ашатасыз?” – дип сорый. 12 шәр килограмм он ашаган сыерлар бозаулаганнан соң биш ай буе 32шәр килограмм сөт бирә. Ел саен көтүнең 39 процентын яңарту да үз эшен эшли. “100–150 сыерны кушаматы белән белә идем”, – ди Рәфхәт абый.
– Ничек шулай килеп чыккандыр, мин һәр җирдә диярлек җиде ел гына эшләдем, Пенсия фондында гына сигез елдан артып китте, – ди героем. “Сельхозтехника”да, авыл Советында, район финанс бүлегендә, Пенсия фондында... Тагын шунысы бар: кайда гына эшләсә дә, коллективы аны яратып кала, сагынып искә ала. Әле дә өлкәннәрчә әллә ничә җәмәгать эше башкара, бер генә чарадан, җыелыштан да читтә калмый. Кирәк икән, фикерен дә әйтә, тәкъдимен дә кертә. Әле дә сүзен тыңлата, гозерен үтәтә белә.
50 ел бергә гомер иткән (шушы көннәрдә – алтын туйлары) карчыгы Руя апа хакында да: “Минем турыда бөтенесен дә белә, сорауларыңны аңа гына да бирә аласың”, – дип шаярта. Һәм: “Илле ел бер кеше белән яши алгач!” – дип мактанып та ала. Үзе кебек финансист улы Рамил, аның гаиләсе, оныклары турында сөйләгәндә канәгать елмайса, икенче улының 27 яшендә вафат булуын әйтеп, моңланып та куя.
Шуңа да тормыш бит инде ул.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев