85 яшьлек җиде бала анасы балаларын җиде ел көтеп, күрә алмый кала
Әлеге язмага алынганчы бер вакыйга күңелдән сызып узды. Вакыйганың эчтәлеге болайрак. Республикадагы картлар йортының берсенә килеп төшкән мәлем. Иртән генә вафат булган Хәдичә әбине соңгы юлга озатып йөриләр. Мулла җәмәгатьчелек алдына: “Туганнарын көтмибезме соң?” – дигән сорау бирде.
Картлар йорты директоры җавапны озакламады: “Җиде ел көтте инде ул балаларын, моңарчы күренмәгәнне, бүген пәйда булмаслар, шәт”, – дип кырт кисте дә куйды. Шулай итеп, барысына тиз нокта куелды. 85 яшьлек юбилеен картлар йортында каршы алучы җиде бала анасы булган Ак әби (аның бу йортта икенче исеме шундый булган) дисбесендә җиде баласына дога кылып утырган җиреннән, тәрәз каршында балаларын көтеп, фани дөнья белән хушлаша. Картлар йортының бер тәрбиячесе үксеп-үксеп елый гына бит. Һич кенә тынычландыра алмыйлар үзен. Әйтерсең, үз әнисен югалткан?! Аның бу халәтен мин соңрак кына аңлый төштем. Ак әби аңа гел ”кызым минем” дип дәшә торган булган. Ә тәрбияченең исә үз әнисе бик яшьли бакыйлыкка күчкән, диделәр. Язылмаган тормыш кануннары буенча, тәрбияче биредәгеләрнең барысын да тигез күрергә тиеш булуга карамастан, Ак әбине икенче әнисе буларак кабул итә. Мине бу очракта барысыннан да күбрәк шушы тәрбияченең риясызлыгы, эчкерсезлеге, кешелеклелек сыйфатлары сокландырган иде.
Җитәкчеләре, авылдашлары, тәрбиясендәге карчыклар Балык Бистәсе районының Күки авылында социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлнур Мусина турында җылы сүзләр сөйләгәндә дә, ирексездән, нәкъ шундый кешелекле, хисле, йомшак күңелле, кайгыртучан, олы җанлы ханымны күзаллап утырдым. Ялгышмаганмын. Очрашуыбызның беренче минутларыннан ук аның чыннан да үз эшенең олуг маһиры булуын аңладым. Ул 2000 нче елдан бирле дистәләгән “әби-бәбиләр”, “бәби-әбиләр”нең җан докторы, ышаныч канаты, ярдәмчесе, киңәшчесенә, яраткан кызларына әйләнгән. Шул еллар дәвамында 60ка якын карт-карчыкка социаль хезмәт күрсәткән. Әле дә ярдәмгә мохтаҗ алты карчыкны үз ышыгына алган, өйләренә килеп, тәрбия кыла. Һәр иртәсе хәлләрен белүдән башлана. Кайсының киемен юарга, чәчен тарарга, күзенә дару салырга, кайсына чишмә суы, кибеттән азык-төлек алып кайтырга, өченчесенең исә түләүләрен түләргә, идәнен юарга, тагын берсен мунча кертергә кирәк. Әнә, инвалид карчыкның күңеле тулган, аны юатасы бар. Кыскасы, көнозын кырыкмаса кырык эш, тавык чүпләп бетермәслек көндәлек мәшәкатьләр, гамәлләр белән кайный ул. Гөлнурның дистә еллар дәвамында язылган көндәлекләрен укып утырам. Аларда аның яшәеше, борчылулары, шатлыклы кичерешләре, тормышы, хезмәт еллары вә юллары: “Авылдашлар һәм спонсорлар ярдәме белән мунча салып чыктык. Хәзер әбиләребезнең үз мунчасы бар. Ике әбине сабый бала сыман юындырып, киендереп алып чыктым. Икенчеләренә, бераз үз аякларында хәрәкәтләнүчеләргә юыну өчен суын әзерләп бирдем. Суны чишмәдән чиләк-көянтәләп ташыйбыз. Көнгә унар-егермешәр көянтә су китә”. Әлеге юлларны Гөлнур Күки авылында “Шатлык” картлар йорты эшләп киткән вакытларда язган. Ул биредә “ Шатлык”ның яшәү гомеренәчә чаклы – биш ел дәвамында җитәкче дә, тәрбияче дә булып эшли. Күбрәк хәйрия хисабына исәпләнгән йортны ачудагы мәшәкатьләрне Гөлнур үзе һәм аның янәшәсендә булганнар гына беләдер. Авылдагы элеккеге “Сәлахетдин бай йорты”нда ремонт эшләре салкын көзгә һәм кыш айларына туры килгәнлектән, ком ташу, чүп түгү, штукатурка вату, тәрәз яңакларын сылау, агарту хезмәтләре 30 градуска хәтле салкыннарда да дәвам итә. “Арабыздан бер генә сыкранучы да булмады”, – дип искә ала ул елларны Гөлнур. Яңа типта эшләүче әлеге оешмада үземә дә булырга туры килгәләде. Чыннан да, һәр килгән саен без биредәге чисталыкка, тәртипкә сокланып туймый идек. Ни кызганыч, “Шатлык”ның гомере кыска булды. Биредә тәрбияләнгән, бүген язмышын Күки авылы белән бәйләгән Рәмзия Хәкимуллина (аны хәзер дә Гөлнур тәрбия кыла) шул елларны сагынып искә ала.
Аннан соң Гөлнурны авылдагы ярдәмгә мохтаҗ карчыкларга социаль хезмәткәр булып эшләргә “кодалыйлар”. “Авыр булса да, белгән эш”, – дип “яңа искесе”нә алына ул.
– Бу эштә психолог, табиб, педагог, юрист, тагын әллә кемнәр булу кирәк. Ирешкән уңыш-дәрәҗәләрем, туплаган тәҗрибәм, оптимистик рух белән хезмәтемне башкаруым өчен иң беренче чиратта элеккеге җитәкчем Кәүсәрия Габдулла кызы Гаязовага бик зур бурычлымын. Ул, укытучым буларак, миңа мәктәптә белем нигезләрен яхшы төшендерсә, хезмәт юлымдагы җитәкчем буларак, киңәш-фатихалары белән беренче ярдәмчем булды. Шөкер, бүген дә хезмәтемне югары бәялиләр, таныйлар, күрәләр. Шунысын да әйтәсем килә: әгәр гаиләңдә аңламасалар, бу үтә дә җаваплы вазифада бер көн дә эшләп булмас иде, – ди Гөлнур үткәннәрен, бүгенгеләрен үлчәүгә салып.
Әйе, күп эшләре артыннан ияреп еш кына өенә дә кайта. Тормыш иптәше Мәсгүт, кызы Гүзәл – аның беренче ярдәмчеләре. Ни әйтсәң дә, янәшәдә алар. Еш кына әти-әни йортына кайтып йөрүче уллары Марат белән киленнәре Алиягә дә җитә бүлешер өлеш. Әнә, тәрбиядәге алты карчыкны җыеп өйләрендә узган “Аулык өй” чарасында һәммәсе артист, оештыручы булганнар, хәтта зур оныклары Марсель, өч яшьлек Адель белән ике яшьлек Ясминә дә кунак әбиләргә сәләтләрен күрсәтеп алганнар. Аның дистәләгән социаль проекты коллегалары өчен дә кулланма ролен үти. Инде шактый еллар дәвамында тәрбиясендәге карчыклар өчен эшләп килүче “Сәламәтлек” клубы – аеруча зур популярлык алган проектларның берсе. Аның кысаларында әбиләр табигатькә дә сәяхәт кылалар, дару үләннәре җыялар, савыгу күнегүләрен дә читкә этәрмиләр. Аның башлангычында тормышка ашырылган “Гарденотерапия” технологиясен дә әбиләре бик теләп кабул итәләр.
– Гөлләр, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәнү, аларны карау, үрчетү карчыкларыма нервларын тынычландырырга, стресслардан котылырга ярдәм итә. Алар бу шөгыльләреннән күңелләренә, җаннарына үзгә бер канәгатьләнү алалар, – ди Гөлнур.
Быел исә ул тагын бер актуаль, көнүзәк проектка нигез салды. Ул “Куркынычсызлыкка аек акыл белән” дип атала. Проект тугыз өлештән тора. Анда өлкәннәрне ялган дарулардан, мошенниклардан саклау, юл йөрү, янгын, көнкүреш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча мең дә бер сорауга җавап табып була.
Табышлары, танылу-казанышлары, шактый гына дәрәҗәле уңышлары белән зур мактауга лаек Гөлнурыбыз. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан, район җитәкчелегеннән алган дистәләгән Мактау кәгазьләре, дипломнар аның тырыш хезмәтенә мәдхия җырлыйлар. Ул – республикакүләм конкурслар лауреаты да.
– Өлкәннәр катнашында узган өмә, чараларның һәммәсендә диярлек Гөлнур башлап йөрүчеләрнең берсе. Ә мондый чаралар бездә бик еш уза. Бик тә булдыклы, үз эшен яратып башкаручы хезмәткәребез ул. Үз тәҗрибәсен яшьләр белән бик теләп уртаклаша, бу яктан көчле дипломат, киңәшче дияр идем мин аны. Хуҗалыкларында да тәртип, мал-туар, кош-кортны күпләп асрыйлар, – ди Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов.
Һәр иртәдә Гөлнур Мусина аны сагынып көтеп торучы карчыклары янына юлга кузгала. Кайберәүләр үз әти-әнисенә җан җылысын бүлеп бирергә, алар янына кайтып хәл-әхвәл белешергә җай таба алмый йөргән бу заманда, читләрне үзенеке итә алган, аларга күңел җылысын бүләк иткән, матурлап соңгы юлга озаткан, аннан соң да каберләрен карап торган, аларны көндәлек догасыннан калдырмаган бу ханымның гамәлләре алдында баш имичә мөмкинме соң?!
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев