Алтын алка югалу тарихы
Хатыным беркөнне сөттән тура кайнатты да, бераз суынсынга өйалдына чыгарып куйды. Сабага барасымны белгәч, килендәшләр дә авыз итсен дип, бер банканы миңа да тутырып бирде.
Район үзәгендә эшләремне тәмамлап кайткач, җәмәгатем миңа, сүз ялгана сүз чыгып, бер колагындагы алтын алкасы юклыгын әйтеп куйды. Бакчада бәрәңге чүпләгәндә төшеп калганмы, әллә эштә бозауларның “өй”ләрен юганда югалганмы – хәтерләми. Өйләнешкән елны алгангамы, ул алкаларны бер дә салмыйча бик яратып кия иде. Берәр атна борчылып йөрде дә, бераз тынычлангандай булды бу. Ә беркөнне, эштән кайтсам, шатланып, очынып йөри. “Алкам табылды бит”,– дип сөенечен белдерде ул.
–Кайдан таптың, бакчаданмы, эштәнме, әллә башка җирдәнме?– дип кызыксынасы иттем.
–Тура эченнән килендәшем тапкан, гөбәдия пешергәндә килеп чыккан, телефоннан шалтыратып әйтте. Кич белән улының авылга киләсе бар икән, шуның артыннан биреп җибәрермен,– диде хатыным. Күрәсең, ул тура кайнатканда яулыгын кысып бәйләгән вакытта алканың каптырмасын ычкындырган булгандыр. Һәрхәлдә ул шулай булып чыга, башкача була да алмый.
Кич белән энекәшем малае, чыннан да, алтын алканы шырпы кабына салып, өйдәге суыткыч өстендә калдырып китә. Мин дә, хатыным да эштә булу сәбәпле, бу хакта белми калабыз. Икенче көнне өйдәге киленебез (улымның хатыны), өй җыештырганда, суыткыч өстендәге шырпы кабын да капрон капчыкка салып, гараждагы олы чүп капчыкларына тутырып куя. Берничә көннән соң, Сабадан чүп җыйнау машинасы килгәч, барлык чүпле капчыкларны да аңа төяп озаттык. Кич белән барыбыз бергә шау-гөр килеп чәй табынында утырганда, хатыным Сабадагы килендәшенә шалтыратып хәлләрен белергә булды. Алтын алканың кайчан китерәчәкләрен дә сорады. Килендәше малаеның аны өч көн элек өебездә калдырып киткәнлеген әйткәч, күпме генә эзләсәк тә, алтын алка салынган шырпы кабын таба алмадык. Улы белән урамда саф һавада йөреп кергән киленебез нәрсә эзләвебез белән кызыксынды. Сөйләп биргәч: “Мин суыткыч өстендәге буш шырпы кабын чүп капчыгына салдым да гаражга чыгарып куйдым, ул чүпләрне кичә Сабадан килгән машинага биреп җибәрдек бит инде”, –дигәч хатынымның күзеннән яшь тамчылары бәреп чыкты. “Нүжәли, 31 ел элек алган алтын алканың югалуы шушы булыр икән”,– дип гаражга чыгып йөгерде. Күңеле сизенгән икән, алтын алкалы шырпы кабы тишек чүп капчыгыннан төшеп калган. Гараж идәнендә үзен кереп алганнарын көтеп яткан. Үзеңә язганы югалса да, ярты елдан соң да табыла дигәннәре шушы икән.
Данил Галләмов.
Калатау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев