Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана теле: Афоризмны беләбезме? Тарихи мираста бездән өлеш калырмы?

Иҗади казанышның иң югары ноктасы, иң татлы җимеше ул үзеңнең шәхси тапкыр гыйбарәңне – афоризмыңны иҗат итү. Моңа һәркем сәләтле. Татарда “йомры сүз”, “хикмәтле сүз” дигән уңай төшенчәләр дә йөри.

Шулай да адәм баласының бу сәләте гамәлгә ашсын өчен кайбер шартлар да зарур: тел ачылганнан соң ук башланган күнегүләр,  телнең күчерелмә мәгънәле үзенчәлеге турында, аның асыл сыйфаты вә берәмлекләре (троп, метафора, телбизәк, мәкаль, әйтем һ.б.) турында белем.  Боларга караган мәгълүматны без инде үткән язмаларда  бераз бирергә тырыштык. Телнең синтаксик фигуралары турында язмалар да шушы кыйблада. Кайберләре турында янә бүген дә кыскача гына булса да тукталып алырбыз.

Афоризм төшенчәсенең һәм терминының  бүгенге фәнни, гомумкулланыш асылы “Татар энциклопедиясе”ндә бәян ителгән: “Афоризм (грек. aphorismos –  ачыклау, кыска гыйбарә) төп контексттан тәэсир көче белән аерылып торган  кыска, гомумиләштерелгән фикер, гыйбарә. Шулай ук әдәбият һәм фольклорда мөстәкыйль жанр буларак та яшәп килә. Алар борынгы чорлардан ук билгеле. С.Сараида– “Йимеше күп агачка таш атарлар”, Г.Тукайда – “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Иң мөкатдәс нәрсә – эш”. Халык афоризмнарына мисаллар: “Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар”. “Безнең урамда да бәйрәм булыр әле”. “Кеше урыны белән күркәм түгел, ә урын кеше белән күрекле”. Афоризм әдәби, фәнни һәм сәяси-публицистик әсәрләрдә тирән мәгънә белдерү һәм үткен сүз әйтү өчен еш файдаланыла. Дөнья әдәбиятында афоризм осталары Ф.де Ларошфуко, И.В.Гете, А.С.Пушкин, И.А. Крылов. Татар әдәбиятында Кол Галинең “Кыйсса-и Йосыф” поэмасында, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә дә очрый. Соңрак Г.Кандалый, М.Акмулла, Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Җәлил  афоризмның күренекле осталары булып таныла”. (Татар энциклопедиясе, 243–244 б.):
   
“ Әдәбият белеме сүзлеге”ндә дә афоризм шундый ук сыйфатлар белән бәяләнә. Анда афоризм осталары итеп тагын Ш.Бабич, Ф.Кәрим өстәлгән. (22 бит). Хикмәтле сүз алымын оста кулланучылар, дип тамгаланып.
   
Афоризмга төрле билгеләмә бирелүен күзәтәбез. Без аны телбизәкләрдән аерып чыгарып, махсус категория дип анализлыйбыз.  Аның төп билгесе: афоризмның авторы – ясаучысы шәхес буларак билгеле. Тарихи шәхес булса да, бүгенгесе дә.  Афоризмның барлыкка килү, кулланылу  механизмын күзәтү – фәнни дә, гамәли дә әһәмиятле шөгыль.  Сөйләмияттә афоризмны  беренче чиратта  лексема, аннары фразема дип танырга кирәк. Хуҗасы халык, анда да аерым мәгълүм  бер зат, дидек. Аерым бер зат аерым бер мөхиттә, ситуациядә, аерым бер сөйләм адресатына, конкрет ният белән , махсуси шартларда афоризмны ясый, куллана, үзгәртә, ягъни  сөйләм кануннарына туры китереп (С=С.И.+С.А.+С.Н.+С.Ш.) афоризм катнашкан текстны сөйләм берәмлеге итә. Башта уй рәвеше, аннары әйтмә рәвеше, аннары язма, ниһаять, видеоязма (күрсәтмә) рәвеше булуы ихтимал. Менә бер ситуация.  Зәйтүнә Әбрарова: –Ахырзаманга әзерләнәсеңме? дим. – Иртә бит әле, атнакич мунчага барам, аннан чиста-матур киемнәремне киярмен, ахырзаман җомга көн бит ул. Үлсәң дә, матур итеп үләргә кирәк,– ди укытучы дустым Айсылу.   (Б.г., 2013, 13 февр.).
   
Афоризм һәвәслеге кешенең шәхси троп сәләтеннән башланадыр. Чын-чыннан тел тоемы булган каләм ияләре шәхси троп ясарга да оста.  Каезлау // Хәзер чит ил юлларын җитәкчеләр генә бушлай “каезлый” (Миләүшә Хәйруллина. Т.я., 2012,17 апр.); Куен  // Эшкә ярамаган, гарип булганнарының урам куенына чыгып утырулары аңлашыла әле (Сөмбел Мөстәкыймова. Т.я., 2012,  окт.); Тыңлыйсы килмәгән кешеләргә сөйләү бик кыен. Ә сөйләргә кирәк (Фәния Хуҗахмәт. В.Т., 2012, 20 окт.).
   
Менә Илсөяр Хәйруллина да озак еллар иҗаты белән шушындый сәләткә ия булуын исбат иткән журналист. Хәзергә без аның соңгы елларда бастырган публицистик-журналистик әсәрләреннән безнең тарафтан барланган кайбер афоризмнарын гына китерәбез. Уйлану, анализлау, кайбер нәтиҗәләр ясау өчен: Алырга телисеңме, бирә дә бел (В.Т., 2008, 22 апр.); Балаларны алдарга ярамый (С.Т.1986, 5 окт.); Биш куллап тартып алды (Шунда ук); Дан ни дисәң дә авыр нәрсә (В.Т., 1994, 16 сент.); Урман ул  күп буыннарның капиталы (В.Т., 2008, 20 сент.); Чабу өзеп, җиң ялгау; Буш чикләвек тоттыру (С.Т., 1986, 5 окт.); Көйләп-чөйләп кенә эш бармый (С.Т., 1986, 15 авг.).
   
Андый талантлы иҗатташларыбыз, шөкер, туып тора әле: Үз әчесеннән үзе бөрешкән җимеш кебек (Рәмзия Габдулхакова); Диван песие (Миләүшә Хәйруллина);    Әбидән бәби тумый (Әминә Мөхәммәтҗанова); Күмер пешермәсә дә пычрата; Биргән кул бирмәгән кулдан өстенрәк (Сүрия Мингатина); Битарафлык чиренә дәва юк (Зөһрә Фәизева).
   
Иҗтимагый төсмерле гыйбарәләрне, гадәттә, татар телендә белем алып, аны эштә, гаиләдә, көндәлек яшәештә даими, бүтәннәргә тәэсир итү чара-коралы буларак, максатчан куллана торган җитәкче-түрәләр, язучы, журналистлар, артист, җәмәгать эшлеклеләре, дип әһелләре, укытучы-мөгаллимнәр, чиновниклар сөйләм барышында уйлап табып, кулланышка кертә. Ассызыклап әйтәбез: татарча фразеологизмнарны бары татарча уйлап саф татарча әйтергә, болай сөйләп кенә татар кешесенә тәэсир итәсен белеп эш итүчеләр, шуңа күнеккәннәр генә ясый ала. Шөкер, андый милләттәшләребез бар әле. Гадәттә, мисалга Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтевне китерәбез. Озак еллар Авыл хуҗалыгы министры булып эшли. Теләсә нинди рәсми чыгышны да татарча уйлап, ана телебезнең бай хәзинәсен, һәрдаим  нечкә тоемлап, иҗат итеп файдалана белүче. Аның сөйләмен махсус өйрәнәбез. Хәтерлисездер, телбизәк куллану тәҗрибәсеннән мисаллар китергән идек инде. Итәктән тарта... (ТНВ. Туган җир. май.2017); Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта, дип кемдер әйткән; Авыз күтәреп сөйләп утырмыйк;  Тискәре дип әйтергә тел әйләнми; Орлыкның сыйфатына тел-теш тидерә алмыйсың; Бар да тигез җәннәттә ди; Ике кочак документ кирәк; Хәйран җиңеллек бирде;  (Р.Гафаров белән әңгәмә. Татарстан радиосы, май, 2017). Менә янә берничә афоризмы: Безнең җитәкчеләр үзләрен бик акыллы саный, башлары тулы пила чүбе булса да (Татарстан радиосы, 2015, 13 сент); Чыгымы булгач, кереме дә булырга тиеш (Шунда ук);
   
Заманында Татарстан Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиевнең бу юнәлешле эшчәнлеген өйрәнеп “Президент сөйләме” дигән фәнни мәкалә язган идек (Татар социолингвистикасы.–Казан: Казан ун–ты нәшр.,2006.–92–102 б.). Хәзер менә шуны тулыландыру мөмкинлеге чыгып тора: Президентның яңа сүз ясау, анда да троплар ясау сәләте барлыгын билгели алабыз. Инде канатлы гыйбарәгә әйләнгән “Без булдырабыз!” татар сөйләмендә  төпләнеп килә. “Хәзер юлда батып ятарга вакыт юк” гыйбарәсе (Татарстан радиосы, 2008, 29 февр.) дә канатлы булды.
   
Кызыклы бер фактор: “Звезда Поволжья” газеты Р.Миңнеханов, Ф.Мөхәммәтшин, И.Метшин кебек җитәкчеләребезнең канатлы гыйбарәләрен даими бастырып килә. Аларны җитәкчеләрнең  үз чыгышларында да, бүтәннәрнең куллануында да күреп-ишетеп була. Шәхсән үземә аларның тәэсир көче кайтышрак кебек тоела, чөнки алар, ни әйтсәң дә, саф татар табышы дип кабул ителми, урысча уйлап татарча әйтелгән (язылган) берәмлек дип, ягъни калька дип кабул ителә.  Без инде уңай мисалларны дәвам иттерик: Җитәкчеләрдән  Рәфкать Кандюков: Газны аны капчыкка салып ташып булмый, торбалар үткәрергә кирәк; Равил Хәйруллин: Үзең үстергән бәрәңге бар нәрсәдән тәмлерәк; Башка өлкәләрнеке белән чагыштырганда безнең басулар көлеп-елмаеп тора; Галим Фарсил Зыятдинев:   Кеше үз хыялларын үзе генә белә; Журналистлар – Римзил Вәли: Иман җәбеннән үрелгән алтын бау; Фәридә Хәмит (Азатлык радиосы): Теләнгән нәтиҗә – атланган адым; Харитадан сөртеп ташлау;
   
Мисаллардан мондыерак нәтиҗә ясарга була. Афоризм аерым шәхеснең иҗаты белән бәйле булгач, аны без күзәтә алабыз, нәтиҗәләр ясарга мөмкин булып чыга. Чыннан да алар иҗатын күзәтә-анализлый башласаң, афоризмның оста күңелендә катлаулы бер яралу, туу процессы кичерүен күзәтербез. Иң башта афоризмның үзеннән-үзе барлыкка килмәве аңлашылыр. Башта авторыбыз гап-гади сурәт-образ тудырып күнегә, күрәсең. Ә сурәт гадәти чагыштырулардан, ассоциатив күренешләрдән башлана. Адәм баласына бу сәләтне Ходай-табигать, нәсел каны бирәдер, теләсә кем булдыра алмыйдыр. Менә чын тасвирчы-язучы Альберт Хәсәнев әсәреннән  бер мисал: “Авылым кешеләре” дигән кыска гына парчасында менә мондый сурәт-телбизәкләр: “... ә мари якларына сызгырып торган чана юллары төшкәч...”; “Кыш көне дә аннан бер көрәк кар алам димә”;  “Тамак ялгаган җирдә тамак чылату да бар”;  “...Безнең Гарәфи, караңгы базда үскән нәрсә, итек балтырына тыгылып, аннан егетләрчә осталык белән шалт.. бер чәкүшкә чыгарды...”... Бу бит язучыбызның кечкенә генә бер әсәреннән, зуррак әсәрен анализларга алынсак, әлләкүпме афоризмга юлыгыр идек ( В.Т., 2013, 8 февр.).
   
Телбизәккә нигезләнеп афоризм барлыкка китерү –  иҗат итү механизмын-методикасын  авторларның үзләренең ничек күзаллавын күзәтү кызыклы һәм гамәли әһәмиятледер.
 
Әйтик, инде китерелгән мисаллардан күренгәнчә, фразеологизмны әсәр тукымасын барлыкка китерү өчен, мәсәлән, композиция, хәтта сюжет төзү өчен иҗат элементы итеп файдалану шактый тәэсирле алым бит. Менә популяр автор Раушания Шәяхмәтева “Кеше күңелен күрәм дип...” дигән язмасында фразеологизмга нигезләнгән берәмлекләрне үзенә күрә бербөтен тасвирнамәләр итеп куллана: ”Халкыбызның күпме мәкаль-әйтемнәрендә дә артык карусызлыкның тормышта комачаулык кына итәсенә ап-ачык ишарә ясалган бит. Мәсәлән, “хәерчегә якты чырай бирсәң – ямаулык сорар”, ди халык. Монысы әрсез кеше турында дисезме? Ә ул әрсез, синең йомшаклыгыңны белеп алып шуннан файдаланучы адәм түгелме соң инде?  
   – Тагын бер халык әйтеме – күп тарткан атка күп төйиләр. Канкрит хайван турында гына әйтмәгәннәр борынгылар. Үз өстенә башкалар мәшәкатен дә өйгән, башын иеп, ни әйтсәләр шуңа күнгән карусызларга янәшәдәгеләр шулай тиеш дип карарга гадәтләнә ич (Т.я., 2010, 20 февр.).
   
Телбизәк ярдәмендә  бөтен бер әсәр тудыру мөмкинлегенә янә бер мисал. Бу афоризмнар Җәүдәт Харисовның “Тормыш турында” дигән язмасыннан. Аңа “Халык әйтемнәреннән чыгып” дигән өстәмә баш куелган (Т.я., 2010, 23 окт.).   
   –Бар нәрсәгә дә ирешер өчен бер кайда да эшләмәскә кирәк;
   – Кыска сөйләгән кешене бүлдерә алмыйлар;
   – Үз уңышларыннан баш – әйләнә, башкаларныкыннан – авырта;
   – Иртәгә чыгачак кояш астындагы юньле урынны бүген үк алып куярга кирәк;
   – Артка кайту юлын белгәннәр гел алга баралар;
   
Текстта шушы авторның тагын егермеләп афоризмы; үзегез табып укыгыз, файдасы булмый калмас.
   
Тәҗрибәле авторларның телбизәкне кулланудагы нечкәлекләрен ачыклаган, анализлаган мисалларын күзәтү һәрбер яшь иҗатчыга кирәкле, гамәли әһәмиятле  шөгыльдер. Бу фикерне бер мисал белән беркетеп китик: – Аяз көнне яшен сукты дигән сүзнең чын мәгънәсен яшьлек дустыңны мәңгегә югалткан көнне генә аңлыйсың икән (Ф.Вафин. Т.я., 2010, 27 февр.).
   
Әйе, афоризмны ясау белән бергә аны куллану да шактый үзенчәлекле, һәм фәнни, һәм гамәли шөгыль икән. Моңа үзенә аерым язма багышлау зарурдыр.
                            Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Фото: https://pixabay.com | fotoblend

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев