Сөйләмегездәге “тапталган” калып-штамп, калькаларны тоемлыйсызмы? Алардан котылу юлларын эзлисезме?
Көндәлек сөйләмдә һәр төшенчә-сүзне алдан уйлап, әзерләп тормыйсың бит инде, үзеңнән-үзең моңарчы кулланылып, күнегелгән берәмлекләргә таянасың. Шуңа күрә арада нәкъ менә бүген белдерергә теләгән фикер агышына тәңгәл килеп бетмәгән, әмма кичә әйтеп күнегелгән берәмлекләр дә “кысылып” китүе ихтимал. Әнә радио “яшьләр күзлегеннән чыгып” ди. Сүзләре татарча да, мәгънәсе әлләнәрсә бит. Калып-штамп, калька дигән кәсәфәт шушы инде ул. Психолингвистика фәне таный: иҗтимагый фикерләү, аралашу барышында телнең барча берәмлекләре дә (аваз, иҗек, кушымча, мөнәсәбәтлек, сүз, тезмә, гыйбарәләр) калыплана, штампка әйләнә. Еш кулланыла торган төшенчәләр, сөйләм иясе аның мәгънә эчтәлеген уйламыйча куллана башлагач, әнә шундый тискәре күренешкә әверелә. Бездә дә алар шактый: явым-төшемнәр, бүгенге көн, рольгә керә, күзлегеннән чыгып, көнне төнгә ялгап, дњшђмбе кљнне, август аенда, утыз гектар мђйданда, 100 километр озынлыкта, быелгысы елда һ.б.
Әйдәгез, мин “штамп-іалып, калька” дип теркәп куйган берәмлекләрне бергәләп күзәтик әле. Сездә дә аларга тискәре карашмы? “Сиреньнәр чәчәге”, диелә бер җырда; Шомыртлар, алмагачлар, розалар чәчәге дип буламы; Әйтәсебез килә, ди бер түрә; Үзе инде әйтеп тора; Сөенәсем килә, ди бер журналист. Үзенең йөзе инде балкый, ягъни сөенә; Радиолар сөйләменнән: Балалар күзлегеннән Казан урамнары; ... вакыт аралыгында; Тормыш эзле булсын (“Без тарихта эзлебез” калыбының тискәре тәэсире); Әңгәмә бирде; Милли лидер (“Азатлык” илкүләм лидер ди); Эшлекле дүшәмбе һ.б.
Болар урынсыз кабатланып, мәгънәсе үзгәргән берәмлекләр – фикерең штамп булса, аңа штамп сүз дә үзеннән-үзе тиз табыла. Күбесе калька. Бу кәсәфәттән котылу күнегүләрен, әлбәттә инде, аваздан ук башларга кирәк. Киңәшкә бер искәрмә өстәү зарурдыр: арабызда, хәтта тел укытучылары, радио журналистлары арасында да аваз белән хәреф төшенчәләрен аермаучылар, аерсалар да аларга сөйләмдә диккать итмичә бутаучылар очрый. “А” хәрефенә әйтелә торган сүз” дию – хата. Әйтелә торган булгач, ул – аваз, язылганы – хәреф, ә сөйләм фәнендәге термины – фонема. Сөйләм татарча булсын, һәр татарга аңлашылырлык булсын өчен телнең һәр гәүһәр бөртеген – авазын аны ата-баба гасырлар буе әйтеп күнеккәнчә дәрес әйтергә кирәк. “Болгар” радиосы алып баручысы интернеткамы, әллә тыштагы термометргамы карады да”О-о-о, җиде градус!” диде (15 март, 2018). Татарча ишетелмәгән бу аваз тезмәсе татар сөйләмендә сәер-ят иде, күңелне тырный иде. Татарда ул аваз юк, алынмаларда да ул үзләштерелмәгән: татар гомербакый Русия, Мәскәү, Идел, Ырымбур дигән. Алынмаларда да ул урысчага сукырларча иярми: кансерт, кампитер, кангрес, диелә.
Төрки телләрдән кергән алынмаларда о авазын урыс теле, үзенекенә бераз охшаш булса да, барыбер кабул итми (томанны туман, токмачны тукмач, комачны кумач ди). Дөрес эшли, югыйсә телнең үзенчәлеге ничек саклансын, милләт ничек саклансын!
Аларның “О-о-о” сын алып, без милләткә зыян китерәбез булып чыга. Берсүзсез. Ә бит телебез бернинди телдән ким түгел, ул теләсә нинди мәгънә һәм хис төсмерен дә белдерергә сәләтле. Термометрга кара да ”Ай-яй, җиде градус”, диген.
Калып иҗеккә дә мисалларны шактый китердек инде. Атлаган саен тешкә тиеп торганнарыннан ––Ыш/-еш/-иш. Ияләште бер болыт; -Лар/-ләр, -нар/-нәр: Алар мәктәпкә бармаганнар. -Лык/-лек. Кайсы җирлектә яшәсә дә; ...урынлык мәктәп төзедек;
Калып мөнәсәбәтлекләр дә җитәрлек. Бу төр берәмлекнең калыплану механизмын ачыклаганда даими авторыбыз- интернетчыбыз Мансур Сәгъдиевнең фикере игътибарга лаек: “Күптәннән сүз катарга җаен-урынын туры китерә алмый утырган соравым бар иде. "Минем турында" сүзтезмәсенең дөресме-юкмы икәнлеге турында. Үземчә, "минем турда" матуррак яңгырый кебек. "Үзем турында" "минем турында" кебек үк колакны кисми анысы. Ә Сезнеңчә?” Безнеңчә: бүген турында башлыча тәрҗемә текстында (о послелогын (кисәкчәсен) тәрҗемә иткәндә) урынсыз кулланыла. “Газетада минем турында да язганнар”. Татарча – “мине дә”. Дөрес, сүзлекләрдә бу мәгънәне белдерә торган шушыңа охшаш тамырлы берәмлекләр дә теркәлгән: турыда, турысында. Күренә ки, төп тамырны арттыру да, киметү дә бар. Мансур кардәш “тур” дип кыскартырга җөрьят итә икән, сынап карасын соң. Тик телебездә бу тамырның синонимнары бар бит (тур – спортта, туры һ.б.), сөйләмдә буталу килеп чыгуы ихтимал.
Хәзер сүзгә күчик. Калып-сүзгә карата фән гел борчылып килде. Борчылырлык та. Татарның күпме асыл сүзен хаталы, урынсыз кабатлау аркасында штампка әйләндергәнбез: “Матур”ның шундый язмышка дучар булу куркынычын үземнең дә берничә тапкыр кисәткәнем булды. Мин яза торам, радио сөйли тора: Гомерне матур үткәрик; Көн матур булсын; Матур сәлам; Иң матур җыр; Матур итеп нокта куярга да вакыт (Матур нокта!) (Болгар, 2О17, 7 гыйнв); ... моң (8 гыйнв.); ... көн; ... тормыш, ... СМС; ... эчтәлекле (13 гыйнв.);
Калыплану куркынычы янаган сүзләр аз түгел: Эшлекле сәфәр; Эшлекле киңәшмә. “Эшлекле иртәнге ашта котладылар”. Мәгънәсе – эш сәфәре бит. Милли гвардия гаскәрләре; Милли олимпиада; Милли йөгереш; Дөрес мәгънәсе – илкүләм, дәүләти бит.
Аеруча куркыныч янаган сүзләргә махсус парча багышлаганмын. Менә берсе: “Чыгар” өчен башта керергә кирәк”. Мисалларны күзәтик әле – ни аңлашыла? Мин моны үз тирә-ягымнан чыгып әйтәм (А.Галимов. Т.я., 2014, 9 дек.); ... Белгечләр җавап бирүченең алдашамы-юкмы икәнен битендәге кайсы мускулы ничек тартылуыннан чыгып аныклый ала, имеш. (Р.Зарипов. Т.я., 2014, 29 ноябрь); Хәтерлим, “Азатлык” радиосында “Әдәбият кемгә кирәк?” дигән тапшыру булды (2010, 15 дек.). Бер төркем яшь язучы, әдәбият белгече бүгенге әдәбиятебезнең хәле, киләчәге турында борчылып сөйләшү оештырды. Шәхсән мин яшь әдәбиятчеләрнең ана телебезне чын мәгънәсендә сәнгать чарасы буларак нечкә тоемламауларына, сүз байлыгының, аны сөйләмдә куллану осталыгының җитешмәвенә борчылып утырдым. Сөйләмдә калькаларны бик тә урынсыз куллану – бүгенге яшьләрнең фаҗыйгасына әйләнеп бара бит! Ф. Гыйләҗев: Әлеге сүзләрдән чыгып, димәк, безнең тәрҗемәчеләребез юк? Л.Фәтхетдинева: Бу сөйләшүдән чыгып караганда...; Сез үзегездән чыгып фикер йөртмәгез. А.Солтанов: Үземнән һәм белгән тагын берничә кешедән чыгып әйтәм...”. Соңыннан бастырган язмамда бер киңәш биргәнмен: Калькага сизгерлекне югалтмау чарасы – ул аны язар алдыннан антонимын искә төшерү: сүздән чыгып дип язар алдыннан сүзгә кереп (үземә кереп) дип әйтеп карарга кирәк. Мәгънәсезлек бит. Димәк, сүздән чыгып (үземнән чыгып) дию дә мәгънәсезлек. Мәгънәсезлекне бөтенләй тоемламаган очраклар бар: чыгымнардан чыгып (Радик Гыйззәтуллин); ... кием-салымыннан чыгып хөкем йөртте (Юныс Сафиулла); Әзһәр Шакиров күзлегеннән чыгып караганда... (Күзлеге юк бугай) (Р. Гаффар). (“Мәдәни җомга”, И туган тел..., 2011, гыйнв.).
Күренә ки, аеруча калька сүз, гыйбарә калыпка әверелүчән. Мөгаен бүген яңгыр булыр (явар); Ярым ач солдатлар (“Азатлык”, 1997, 8 гыйнв.) (ачлы-туклы); Бу хакта сөйләшүләр “туңдырылган”;
Тезмә калька да сөйләмдә аеруча нык “татарчалана”, алардан котылу катлаулана бара. Үземнең эш сәгатемне башлыйм; Түгәрәк өстәл артында; Эшлекле сәфәр һ.б. Бу“колорадо”га борчылып, без инде моңарчы да аның “тетмәсен теткәләгән” идек. Хәтерлисездер, “Әйтәсе килә” гә каршы махсус язма да биргән идек. Ни үзгәрде? “Котлыйсым килә”, “әйтәсем килә” – бүген дә адым саен. Нигә сиземләмибез, күнегәбез соң уйны ялгыш белдерү хилафлыгына? Шул мәгънәсезлек нигә тоелмый? Моны әйтүче кеше бу мизгелдә инде әйтергә теләми, ә әйтә, котлый бит. Әйтәсе килгәндә авыз ябык була, ми эшли; Әйткәндә инде авыз хәрәкәттә, тавыш чыга. “Котлыйсым килгән иде, менә котлыйм” – дисә, мәгънәгә туры килгән булыр иде.
Теләсәң, максат куйсаң, кимчелекне бетереп була: безнең язмадан соң, “Башваткыч” тапшыруының берсендә (1 авг. 2017), мәсәлән, сәләм әйтәсем, җиткерәсем килә, диюче булмады, фәләнгә – сәләм, фәләнгә сәләм әйтәм, диделәр. Күренә ки, үз сүзләребезнең калыпка әверелүенә борчылуның файдасы барыбер юк түгел. Менә “Татарстан яшьләре”ннән берничә язма: “Бүген нинди әсәр өстендә эшлисез? (Э.Басыйрова. Акчарлак, 2010, 25 март). Сорауның бу шәкеле инде матбугатка, сөйләм телебезгә кереп китте бугай. Шигырь өстендә эшләү, пьеса өстендә эшләү, роман өстендә эшләү кебек урыстан туры күчерелгән гыйбарәләр тулып ята. “Өстендә эшләү” дисәк, татар телендә туры мәгънәсендә аңлашыла. Өстәл өстендә биеп була, роман өстенә утырып була. “Нинди пьеса язасыз, нинди роман иҗат итәсез?” дөресрәк түгелме? Берничә ел әүвәл телевидение тапшыруында алып баручы көй чыгаручы, шул көйләрне үзе җырлаучы белән сөйләшә: – Сезнең кызыгыз да матур җырлый, кызыгыз өстендә кем эшли? Көйче исе дә китмичә җавап бирә: – Кызым өстендә баянчылар да эшли, үзем дә эшлим. Шушы “ляпсус”тан соң мин тел галимнәре, ана теле укытучылары ду килер, ”Нигә Ана телебезне мәсхәрә кыласыз!”– дип шауларлар, дип уйлаган идем. Юк! Ләммим!; “Алар Мәскәү астындагы бер шифаханәдә танышалар” (Акчарлак, 2010, 25 март). Мәскәү астында метро бар, ләкин шифаханә юк дип беләм. “Под Казанью” Казан астында түгел, казан астында ут була. Казан шәһәре астында җир асты юллары бар. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл”ны Семен Липкин “Под Казанью есть аул” дип урысчага дөрес тәрҗемә иткән. Бу очракта Мәскәү янындагы шифаханә, Мәскәү тирәсендәге дип язу килешлерәк булыр иде;
“Бу алымга барырга ашыкмый” (Яңа гасыр, 2010, 5 март). Моны эшләргә ашыкмый, моны башкарырга ашыкмый, гамәл кылырга ашыкмый, моны үтәргә җыенмый; “Дорфалык күрсәтсәң – эштән китәсең” (Акчарлак, 2010, 25 март). Миңа калса, дорфа булсаң, дип язу кулайрак, чөнки дорфалыкны күрсәтеп булмый, дорфа булырга гына мөмкин. Ярдәм күрсәтте дә шулай ук. Ярдәмне күрсәтмиләр, ярдәм итәләр генә. Күрсәткәч, ул ихлас түгел (Варис Мираслы мәктүпләре. Әйтсәң – сүз, Т.я.,2010, 10 апр.).
Янә “Шәһри Казан”нан: “Бер генә дә үз җөмләсен әйткән кеше чыкмады! Күчереп алынган сүзләр, ишетелгән, чәйнәлгән, тәме беткән гыйбарәләр... Гомер буе шулай яшәүчеләр бар”.
Бу кәсәфәткә татар тел фәне дә битараф түгел. Менә академик Рүзәл Йосыпов язмасыннан (Татарстан яшьләре): ”Бүгенге матбугат һәм радио-телевидение телендә хөкем сөргән сәер, ясалма, аңлаешсыз күренешләрнең нигезендә күпчелек очракта ялгыш тәрҗемә итү ята. Сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф (букваль), механик (автоматик) тәрҗемә харап итә безнең телебезне. Русчадан әйләндереп кенә бару ысулы белән тәрҗемә итүнең хәзер туган телебезнең табигыйлыгына, сафлыгына нинди зур зыян китерүен уйлап кына бетерми әле безнең күбебез. Ялгыш тәрҗемә итү аркасында белдерелергә тиешле мәгънә тоныклана яки аңлашылмаслык хәлгә китерелә, татар теленең табигый төзелеше, хосусияте бозыла, туган телебез фәкыйрьләндерелә һәм калькалаштырылган, катнаш телгә әверелә бара”. Галим менә бу калька сүзләрне мисалга китереп, аларның барлыкка килү сәбәбен төшендерә, анализ ясый, дөрес вариантларын мисаллар белән күрсәтеп бирә; аларны хәтердә тоту зарар итмәс дип санап кына китик: ассызыклау, басым ясау, басым ясап әйтү, тормыш алып бару, сүз алып бару, һөнәри мобильлек, вазыйфаны алып бару, дөрес яшәү рәвеше алып бару (Бу җөмләдәге биш сүзнең өчесе артык, “Дөрес яшәү” җиткән”, ди); дәвалау үткәрелә, армиягә (хезмәткә, солдатка) чакыру, экстремизмга чакыру, тәртипкә салу сорала, авыруларны кисәтү, һәлакәтне кисәтү, бәяләр үсә, штраф күләме үсә һ.б.
Үзебезнең куен дәфтәрендә дә бу тезиска карата фикер аз түгел. Янә берсен искә төшерик: “Болгар” радиосында Марсель Әхмәдуллин: “Ярымшаяртып әйткәндә...” диде (19 декабрь, 2007). Ярымшаяртып нинди мәгънә белдерә? Бу кушма сүздә ике мәгънә төсмере сакланырга тиеш. Беренчесе: шаярту. Икенче яртысы нәрсә? Шаяртмау, ягъни җитди. Димәк ки, бу сүзнең мәгънәсе: җитдиле-шаяртулы. Нигә алайса ул аны шулай әйтми. Нигә яктылы-караңгылы бүлмәгә ярым караңгы диләр? Әлеге дә баягы, телебезнең умыртка сөяген кимереп ятучы калька инде. Зарары нәрсәдәме? Җитди сүзен пассивлаштыра. Икенче очракта якты сүзен. Нинди тирән эчтәлекле, әһәмиятле сүзләрне! Аннары, татар теленең асыл үзенчәлеге саналган парлы сүз формасын, ягъни асыл грамматик формасын тибәреп, чит тел формасына өстенлек биреп, кичермәслек хата ясала. Дөрес анысы, телебездә ярым берәмлеге бар, тик ул яртыга синоним түгел, ә аны көчәйтеп, өстәмә төсмер бирә торган мөнәсәбәтле берәмлек (ярым-йорты рәвешендә, ярты тирәсе мәгънәсендә) кулланыла.
Түгәрәкләп әйткәндә, бу төр калька икеләтә зарар сала икән: мәгънә китеклегенә күнектерә; сүзләрнең семантик мәгънәсен пассивлаштырып, куллану колачын тарайта; Мондый зыян белән килешергә ярамый. Әлбәттә, беренче чиратта уку йортларында бу хатаны кисәтеп торырга, аны куллану очракларына юл куймаска кирәк. Аларга сүзлекләрдә урын бирмәскә! Кызганыч ки, кайбер сүзлекләрдә ярым караңгы рәсми теркәлгән. Ни оят, мисалларны күренекле генә язучыларыбызның әсәрләреннән китерергә була. Ярый әле мондый зарарлы күренешне укучыларыбыз сиземли, ризасызлык белдерә. “Дилбәр Булатованың “Бию” хикәясенә (М.җ., 2010, 26 март) урысның “полумесяц”ы “ярымай” булып килеп кергән. Юкса, элегрәк әдәбиятта “һилял”, “яңа туган ай” сүзләре йөрештә иде”, дип борчыла “Татарстан яшьләре” (Варис Мираслы мәктүпләре. Т.я., 2010, 30 апр.). Шул ук вакытта тәнкыйтькә риза булмаучылар да очрап куя. Менә бер интернетчыбыз академик Р.Юсуповның “Татарстан яшьләре”ндә чыккан язмасындагы тәнкыйтькә карата “Нинди "Мәскәү асты" инде ул!!! "Мәскәү янында" дип сөйли татарлар”, дип яза. Һәрхәлдә мондый язмаларның да игътибарсыз калмавын искә алыйк. Тик андый “реакция” бик сирәк шул әле. “Руль артында” калькасына борчылып, үзем генә дә ничә тапкыр язып чыкканмындыр. Менә саллы журналыбыздан тагын бер мисал: Күрше машинага күз салсак, хәйран калдык, руль артындагы ханымның яше йөз иллегә җиткәндер... (С.Гаффарова. Сөембикә, 2009, №8, 59 б.). Ә бит шул ук басмада дөресенә дә мисал бар: "Рульдә йоклап китеп, кырыйга каера башласаң, юлның махсус өслеге зәһәр селкетеп сине уятачак (Шунда ук). Үрнәк алырлык мисаллар очрап тора: Исерекләр һаман рульдә (Әтнә таңы, 2018, 14 сент.).
Хәзергә без калька, штамп-калып категорияләре турында тел фәне туплаган кайбер генә мәгълуматны барларга тырыштык. Аларны һәркем үзенчә кабул итә, үзләштерә һәм куллана. Димәк ки, бу категорияне сөйләмдә куллануга аерым тукталып, җентеклерәк күзәтү сорала. Күзәтүләрегез бардыр, уртаклашыгыз.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
Фото: https://pixabay.com | fotoblend
http://matbugat.ru
Нет комментариев