Саба таңнары

Ана теле: Җыр чыннан да яңгырыймы?

Сөйләмне тәэсирлерәк, үтемлерәк итү максатында күчерелмә мәгънәле берәмлекләрне урынлы куллануның әһәмиятен төшенгәннән соң бу иҗат күренешен җентекләбрәк күзәтү теләге туа. Әйтергә җыенган мәгънәгә тәңгәл берәмлекне тиз генә туры мәгънәлеләрдән таба алмасак, күчерелмә мәгънәлеләр арасыннан эзлибез.

Моңа бит тормышта ихтыяҗ да туып кына тора.Туры мәгънәле сүзләребезнең нинди генә күчерелмәгә төрләнүенә юлыкмыйсың, шул аркада күпме генә “түмгәккә” килеп сөртенмисең. Ә нәкъ тәңгәлен сайлап алырга кирәк. Бу җиңел түгел. Бер тәртип-система белән эзләргә күнексәң, ярый да бит. Монда иң башта мәктәптә тел фәненнән алган белемеңә таянасың. Зиһенне эшләтеп алыйк әле: троп, метафора, метонимия, перифраз... Гыйбарә күчерелмәләр: телбизәк (фразеологизм), чагыштыру, афоризм һәм башкалар. Кайбер мисаллары да хәтердә: “кара алтын”, шунда ук “кара йөзләр”, ”икенче икмәк”. Алга таба без бу категорияләрнең һәркайсына аерым-аерым тукталырбыз, күнегүләр ясарбыз. Ә бүгенгә шул төшенчәләрне көндәлек яшәешебездә ничек кулланылуын күзәтеп, бераз гына булса да “сабак” алыйк. Шул төшенчәләрне, әйтик, әти, әни, туганнар, балаларыбыз, күрше-күлән, хезмәттәшләребез, радио, телевидение, газет-журнал, язучылар ничек куллана, сабак алырлык мисалларга юлыкмабызмы? Менә радио сөйли: гомер йомгагы, пассажирлар агымы; җырларда: тормыш күләгәләре, өзелә үзәкләр, синең өчен җан атам, телләрне чишәр әле, җәяүләп урыйм әле, дөнья көтү, көзге җилләр елый; Менә кул астындагы кайбер газетлардан: Авылларны бетерүнең яңа дулкыны; күккә очкан миллионнар; гомер күз ачып йомганчы узды; үлгәнче эшлик (Безнең гәҗит, 10 май, 2018); Район сулышы; Замана “уенчыгы” (Әтнә таңы, 11 май, 2018); 
   
Куштырнак – бу темага кагылышы булган төшенчә-күренештер. Ул күчерелмә мәгънәле неологизм әле телдә берегеп бетмәгәндә кулланыла. Вакыт үткәч, язылмый башлый.
   
Шунсы әһәмиятле (фән әле аны төпле ачыклап бетермәгән) күчерелмәлеккә сәләт ягыннан “мәгънәсез” берәмлекләр (мөнәсәбәтле сүзләр һәм ярдәмче фигыльләр) активрак икән: ала, бара, бирә, күрә, төшә, тора һ.б. дистәләрчә ярдәмлекләр белән нинди генә күчерелмә мәгънәле мөстәкыйль берәмлекләр кулланылмый; Шуларны уртаклашу үзенә бер кызыклы әңгәмә-күнегү була алыр иде. Әлегә берничә генә мисал белән чикләник. Менә халыкның көндәлек сөйләменнән: рәхмәт яусын, күз тимәгәе, акылдан язу; газеттан: Хөрмәтләп тә карадылар! Үлемгә китергән авыру (Әтнә таңы, 11 май, 2018); җырлардан: йөрәгем яна тора, барганы бара тора, калганы кала тора; Аерым иҗатчы әсәреннән: Рафаэль Төхвәтуллин метафоралары турында студент Динә Шәкүреваның курс эше. (2013 ел). Рафиснең бит очларына әле иртән генә тибеп чыккан вак-вак сипкелләреннән... яз кояшы үзенең нурлары белән сыйпап алды; Керфекләренең һәр бөртегеннән, бит алмаларының нәни уентыкларыннан шат нурлар сирпелә бу вакытта. Минем гарьлек савытым тулып ташты; Әлеге котсыз нужа бабай безнең нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. Мирзаһит белән Исламгәрәй , сыбызгы борыннар,–... бездән нәкъ бер ел элек алданрак мәктәпкә дә йөри башлаганнар; Минем әти алып кайткан әлеге ботинкам башыннан күптән инде аяк бармакларым җир үбеп йөри (“Зәңгәр җилкән”);
   
Күнегү-күзәтү барышында диккать иттегез микән, тел иҗатының бу юнәлеше дә бик шома бармый, түмгәк, сикәлтәләр очрап тора. Шәхсән үзем радио, телевидение тыңлаганда “җыр яңгырый” дигәнне ишетсәм, битараф кала алмыйм, ризасызлык кичерәм – ничек инде күңелгә якын, ләззәт-рәхәтлек бирә торган җыр “яңгырасын”! Минем аңда “яңгырау” ул – нәкъ аңлатмалы сүзлектә бәян ителгәнчә: ЯҢГЫРАУ– Металл тавышына охшаган көчле, ачык тавыш чыгару. Гудок тавышлары яңа көч белән яңгырый башлыйлар. Ш.Камал. Урамда шаулашкан бала-чагаларның тавышы каршыдагы тауга бәрелеп, яңгырап, кире кайта башлый. А.Шамов.
   
Бүгенге сөйләмдә бу тамырда ясалган бүтән сүзләр дә актив кулланыла. Радиоларда гади генә җырны ишеттергәндә дә “яңгыратабыз”
диләр. Чын мәгънәсенә игътибар итегез: ЯҢГЫРАТУ. Тирә-якка көчле, яңгыравыклы аваз тарату. Меңләгән кешенең шатлыклы йөрәк талпынуы белән атылып чыккан көчле “ура” тавышы бөтен чиркәү эчен яңгыратты. Ш.Усманов. Караңгы урманны үтәдән-үтә яңгыратып мылтык атылды. К.Нәҗми.
   
Шәхсән миңа күңелгә ятышлы җыр яңгырамый, ә ишетелә. Тавыш, гомумән, ишетелә. тыңлана. Кабул ителүчегә карата шулай диелә. Ә аны чыгарып (үзеннәнме, әллә берәр корал-җайланма беләнме) бирүче, җибәрүчегә карата бирде, тәкъдим итте, ишеттерде, тапшырды сүзләре кулланыла. Һәрхәлдә яңгыратты түгел. Җырлап бирде гыйбарәсе телдә теркәлгән. Күптән түгел Тәртип ФМ радиосында Наилә Яхина Фәридә Кудашева турында язмасында “җырлап бирде” диде. 
   
Нигә төгәл мәгънәле “ишетү”, “ишеттерү” пассивлашып, “яңгырау” активлашкан? Ярый әле көндәлек сөйләмдә төп берәмлек активлыгын киметми.Сүзлектә ул болай тәфтишләнә: ИШЕТҮ. Төрле авазларны, тавышны колак белән сизү, кабул итү. – Саңгырау түгел лә [мин], ишетмәскә. Ш.Камал. Алар үз артларында тоташ, каты бер гөрелдәү ишеттеләр. Ә.Еники. 
   
Күренә ки, туры мәгънә – күчерелмә мәгънә проблемасы яшәп ята. Менә уйлану максатыннан “куен дәфтәренә” төртеп куелган “түмгәкләр”: Гомере өзелгән, Сыек тема. (Болгар, 15 ноябрь, 2016, Соңгы хәбәрләр). Болар рәсми текстта урынлымы?; Менә болар урынсыз куллану түгелме? Комбайнчы С.Гыйлметдинов исерек килеш “кыр корабы” белән идарә итәрә алына (С.Т., 1983, 1 дек.); Әгәр киресенчә булса, кооператив һәм аренда хәрәкәтенең бәясе ташка үлчәрлек тә булмас иде (Нур, 1990, 18 гыйнв.).
   
Еш очрый торган кытыршылыкларның берсе – ул ныгыган гыйбарәләрне, аеруча телбизәкне “вату”.
   
Ул гади генә тропны, метафораны “вату”дан башлана. “Мондый караш исне китерә (М.җ., 2014, 31 окт.). Мондый “ватулар”, гадәттә, фикерне конкретлаштырырга теләүдән, чәйнәп бирәсе килүдән килеп чыга: “Соң, әсәр язучы адәм тамагына ашарга тиештер бит инде (М.җ., 2014, 31 окт.). 
   Менә бу мисалларны күзәтеп, күнегүләр ясаганда турыдан күчмәгә күчү турында уйланыр, сабак алыр өчен кайбер кызыклы мисаллар өстик әле. Туры мәгънә. Анысы да берничә төсмерле. Утны сүндер! Янып яткан учакны су сибеп; Утны сүндер! Түшәмдәге электр лампочкасын. Күчерелмә: Утларымны сүндерерлек ташкын сулар бар микән (Җыр).
   
Хәзер мин күчеш хәләтен уйлаганда туган кайбер фикерләремне теркәп китәм. Ә сез килешәсезме?
   
“Сагынамын – саргаямын” (Җыр). Сизәбез: бер сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәле рәвешләрендә мәгънә нисбәте төрлечә. Яфрак саргая. Кеше саргая. Бу күчерелмәсендә күпме тойгы, күпме дөнья тәҗрибәсе кереп сеңгән, борчылу, төннәр йокламау, сырхауга сабышу, ябыгу – барысын да, барысын да үзенә сеңдергән бу сүз. Туры мәгънәдән шушындый бай эчтәлекле тропка әверелү өчен күпме вакыт, нинди кичереш этаплары үтәргә кирәк булды икән! Чыннан да, андый “энҗе”нең кадерен белергә кирәк!
   
Язмабызның очламы сыйфатында күчерелмә мәгънәле берәмлекләр кулланылган янә бер туплама тәкъдим итәбез. Күзәтегез, фәнни анализ ясагыз. Булдыклы хатын-кыз магнит сыман барлык проблемаларны да үзенә җыя (Мөслимә, 2003, №1); Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк (Мөслимә, 2008, №12); Эш аты да алар, гаиләнең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен йөкләп баручы да; Тере йолдыз кебек нур чәчеп торган шушы мөселман кызы белән укучыларымны таныштырырга уйладым; Хатын-кызның күңеле – серле сандык ул. Хәтирә ханымның да “сандыгы”на ачкычны озак эзләдем; Карлыгачтай кара күзләре дә сиңа назлап, иркәләп карыйлар; Менә ул чынлап та хатын-кыз табышмак: эчендәгесен түгел, тышындагысын да аңлап бетереп булмый (Мөслимә, 2008, №12); Шәригать кушканча киенүе, үз-үзен горур тотышы, аз сүзле булуы, акыллы, тирән карашы... һәм кул-бармактагы күпләгән алтын-көмешләре генә дә ни тора (Мөслимә. 2010, №3); Бер чеметем бәхет өчен газап йөген дә җиңел күтәрүче мөслимә кардәшем бит әле ул (Мөслимә, 2012, №5); Шулвакыттан башлап бу ханым күңел күгемне вакыт-вакыт яктыртып, җемелдәп, балкып ала торган серле йолдызга әверелде (Мөслимә, 2012, №4); Милләтебезнең йөзек кашы булган Әлмира ханымның нәсыйхәтен тыңлыйсы да тыңлыйсы килә; Энҗе бөртеге дип юкка гына әйтмәгәннәр, тирә-юнгә яктылык, нур сибеп яши ул; Хатын-кыз ул – гаиләнең нигезе, киләчәк буын тәрбиячесе (Мөслимә, 2012, №5); Тупламаны студент М.Абдуллина курс эшенә җыйган (2013).+
   
Күрдегез ки, монда инде мәктәптә алган белемне искә төшергән төшенчәләргә янә чагыштыру, фразеологизм, әйтем, мәкаль, синтаксик фигуралар кебек катлаулырак категорияләрне хәтердә яңарттык. Алдагы язмаларыбызда аларга тәфсиллерәк тукталырга җыенабыз. 

Фото: https://pixabay.com | fotoblend

http://matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
Ночной режим