Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана җылысы - кояш җылысы

Юкка гына аналар җылысын кояш җылысына тиңләмиләр. Язмам герое, Алан Елга авылында яшәүче Лилия Әмированың да күңел җылысы дүрт баласына гына түгел, йөзләгән укучыларына да җитә.

undefined

Кышның зәмһәрир салкын бер көнендә – 1968 елның 25 гыйнварында дөньяга килеп, гүя кышның бар аклык­-сафлыгын үзенә күчергән дә, тирә-­юньдәгеләргә шушы күңел хәзинәсе белән бүлешеп яши ул. Йөзеннән самимилек, ихласлык, мөлаемлылык бөркелеп торучы Лилия Сәүбән кызы белән аралаша башлауга тормыш кыйбласын дөрес сайлап, шушы юлдан тайпылмыйча, ныклы адымнар белән алга баручы затлы ханым, бәхетле әни икәненә инанасың. Гомеренең 35 елын балаларга биология, химия фәненнән белем бирүгә багышлый ул. Узылган бөтен тормышы туган төбәге Алан Елга белән бәйләнгән.

«Туган авылымнан дүрт ел Арча педагогия училищесында укыганда гына аерылып тордым. 1987 елда, уку йортын тәмамлап, Шекше мәктәбенә укытырга кайткан көннән бирле биредә. Бөтен булган биографиям менә шушы минем», – дип елмая ул. 

Шул ук елны Әтнә техникумыннан соң хәрби хезмәттә булып кайткан авылдаш егете Фаил Мияссәр улы да технология укытучысы булып эшкә урнаша. Ул чордагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Хисановтан боерыкны бергәләп барып алганда яшь кыз белән егет йөрәкләренең гомергә бергә бәйләнәчәген белми әле.

«Бер үк көнне эшкә урнашып, җиң сызганып хезмәткә керештек, икебез дә читтән торып югары уку йортын тәмамладык, гомер буе бер эздән җитәкләшеп йөрдек», – дип сөйли Лилия ханым.

Инде Фаил Мияссәр улы белән гаилә корып яши башлаганнарына 31 ел тулган. Әмировларның дус, тату, бар яктан үрнәк гаиләсендә дүрт бала үсә. Кызлары Ландыш, Алия, Гөлия – өчесе дә укытучылар, Арча педагогия көллиятен Кызыл дипломга тәмамлап, һәрберсе югары белем алганнар. Бер­бер артлы үз парларын табып, инсафлы, тәрбияле егетләр белән гаилә корганнар. Әти-­әниләрен өч онык белән сөендерәләр. Алияләре өстәмә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен дә тәмамлап, Казан мәчетендә балаларга дини яктан белем бирә. Төпчекләре Камил 9 сыйныфта белем ала, аның да укуда уңышлары зур, олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Изге Рамазан айларында мәчеттә азан әйтеп, авыл халкын иманга дәшә.

«Яраткан гаиләм ­ирем, сау-сәламәт балаларым булу, аларның уңышларына сөенүдән дә кадерле хис юк. Менә шушы татлы мизгелләрне кичереп яшәп яткан көнебез. Кызларыбызның вакытында гаилә корып, Аллаһ кушканнарны үтәп, дини юлдан китүләренә бик куанам. Чөнки ул шөкер итә белергә, дөньяда яшәүнең асылын аңларга, юкка-­барга борчылмаска өйрәтә», – ди Лилия ханым.

Ә иң бәхетле кеше – тормышына шөкер итә белгән кеше, диләр. Лилия ханым белән очрашып сөйләшкәч моның шулай икәненә янә бер кат инанасың. Икесе дә үрнәк гаиләләрдә үскән балалар буларак, әти-­әниләр тәрбиясен балаларына да күчерәләр.

"Әти белән әни безне гел кешегә миһербанлы, шәфкатьле булыгыз, үз көчегезгә ышаныгыз, дип тәрбияләде. Укытучыларның иң хөрмәтле кешеләр икәнлеген аңлатып үстерделәр. Безнең укытучы һөнәрен сайлавыбыз да шуның йогынтысыдыр. Тәкәббер булмаска, кешенең күңелен яраламаска икәнлегенә төшендерделәр. Гомер буе шушы алтын киңәшләрне күңелдә йөртәм", – ди Лилия ханым. 

Бүген үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, балаларына алтын урталыкны таба белү, үз тормышыңны үзең күрү, кешегә салынмау, киңәшләшеп, бер­береңнең фикерен тыңлап яшәүнең тормышта зур роль уйнавын аңлата. Гаилә тормышында да нәкъ менә шушы принципларга таянып яшиләр, матур гомер итүнең дә төп сере әнә шундадыр да. Әлбәттә, Фаил Мияссәр улы белән икесенең гомер буе бер казанда мәгариф өлкәсендә кайнаулары да бер-берсен аңларга һәм бәяләргә зур ярдәм итәдер. Лилия ханым иренең тормыш итәргә бик тә ипле, эшчән, кеше күңелен аңлый торган, алтын куллы булуын да яшерми.

«Тормышымнан шөкер итәм. Балачак хыялым булгангадыр, хезмәтемнән һич туймадым. Бар күңелемне салгач, авырлыгын да тоймыйм. Укучыларны аңлый белергә кирәк. Нәрсә бирәсең – шуны кабул итеп аласың, диләр бит. Дүрт бала алып кайтканыма да бик куанам. Һәрберсе үз бәхете белән туа. Бар бәхетебез – балаларда», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев