Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Җаным, мин йөкле”. Ир-атларны алдарга күп кирәкме?

Авырлы хатын-кызларның кадере арткан. Дөресрәге, аларның... бәвеле кирәк. Интернетта яңа төр хезмәт пәйда булган. Йөкле хатын-кызлардан “ярдәм” сорап язучылар анализга яраклы сыекча өчен уртача 400-500 сум акча түләргә риза. Шул рәвешле балага узмаган “көмәнлеләр” сөйгәннәрен, ирләрен һәм эш бирүчеләрне төп башына утыртмакчы. Ә алучысы булганда, сатучысы табыла...

Үзенчәлекле бизнес белән шөгыльләнүчеләрне эзләп ерак барасы да юк. Социаль челтәр­ләрнең берсендә берьюлы шундый ике төркемгә тап булдык. Алар икесе дә ябык. Берсендә төркемгә эләгү өчен, йөклелегең­не раслап төшкән фото яки взнос буларак, 100 сум акча сорасалар (монысы – алтынга әйләнгән сыекча эзләүчеләр өчендер, мөга­ен), икенчесендә бик җиңел кабул иттеләр. Биредә 200дән артык кеше теркәлгән иде инде, барысы да – хатын-кызлар. Ярдәм өмет итүчеләр арасында үзен Альбина дип таныштырган 32 яшьлек туташ та бар. “Биш елдан артык өйләнгән ир-ат белән очрашып йөрдем. Гел: “Хатыннан аерылам, сине генә яратам”, – дип вәгъдәләр бирде. Тиздән икенче балалары туачагын белгәч, миннән читләшә башлады. Ташлап китсә, утыздан узгач, мин хәзер кемгә кирәк? Шуңа күрә авырлы хатыннардан ярдәм көтәм. Күпме генә тырышсам да, балага уза алмадым. Маңгаена ялган йөклелек тестын төртәсем килә. Аннары ни булса, шул булсын. Соңрак: “Балабыз төште”, – дип тә ялганларга мөмкин бит”, – ди ул. Бәби көтүче хатын-кыз белән очрашырга сөйләшкәннәр инде. Бәвел тапшыру өчен дару­ханәдә махсус сатыла торган бер банка күләмендәге сыекча 400-500 сум тора. Иртәнгесе кыйм­мәтрәк.


Үзен Дана дип таныштырган 23 яшьлек кыз исә төркем диварында ук бизнес оештырган. Ул, акчалы ирләрне алдап, алардан абортка акча кыса. “Ник аптырыйсыз? – ди Дана. – Мин уйлап тапкан нәрсә түгел бу, танышларым арасында мондый бизнес белән шөгыльләнүчеләр байтак. Бай ир-ат табасың да (өйләнгән булса тагын да яхшырак), бер-ике ай очрашып йөргәннән соң: “Җа­ным, мин йөкле!” – дип “сөен­дерәсең” үзен. Мескен иргә абортка акча би­рүдән башкасы калмый. Тавыш-тынсыз гына аерылышу өчен, өстәп тә түлиләр әле”.


Төркемдә теркәлгән гүзәл затларның күбесе исә сөйләшергә ашкынып тормый. Шәхси сәхи­фәдәге фотоларына карап, Ири­наның булачак әни икәнен чамаладык. Йөкле хатынга “ярдәм” сорап шалтыраттым. Бик тиз җавап бирде ул. Әлеге мәсьәләдә бик белемле булып күренергә тырышып: “Әле ничәнче айда? Анализларыгыз тәртиптәме?” – дип сорашам. “Борчылмагыз, – ди Ирина. – Бу атнада бер тапкыр бәвел саттым инде. Бер хатын-кызга булыштым. Эштә кыскартылуга эләккән, акчалы эштән коры калмас өчен, үзен авырлы дип күрсәтмәкче. Икәү бергә медицина үзәгенә барып, йөклелек турында белешмә дә алдык. Анализдан тыш, тагын 1 мең сум акча түләде”. Бәби көтүче әнинең бизнесына өйдәгеләрнең мөнәсәбәте, әхлаклылык турында сорый башлагач: “Сезгә миннән ни кирәк?” – дип кырт кисте Ирина, шуннан соң бүтән элемтәгә чыкмады.


Гаилә психологы Лилиана Дорофеева әйтүенчә, сөйгәннәре йөкле микән дип шикләнүче ир­ләр еш кына аларга ярдәм сорап килә икән. “Иртәме-соңмы ялган барыбер ачыкланачак, дип аңла­тырга тырышабыз, – ди психолог. – Бу исә мөнәсәбәтләр җимерелүгә үк китереп җиткерергә мөмкин. Ялган беленмичә калып, ир-ат бәби көтеп йөргән арада, хатын-кыз чыннан да йөккә узган очракта да, мондый гаилә бергә озак яши алмаячак. Чөнки ике арада ихласлык юк”. Табиб Марина Асляхова мәсьә­ләнең тагын бер ягы турында искәртте: ялган йөклелек чынбарлыкта балага узуга бәйле кыенлыклар белән тәмамланырга мөмкин. “Бик нык балага узарга теләүче хатын-кызның күкрәк сөте дә барлыкка килә ала. Әмма организм әнә шул ялган йөкле­леккә генә ияләшәчәк һәм чынбарлыкта бала күтәрергә теләмәя­чәк”, – ди белгеч.


Хәер, хәйләкәр хатын-кызлар янәшәсендәге ир-атлар да төшеп калганнардан түгел. Социаль челтәрдә бер ир кеше: “Нәсел калдыруга сәләтсезлек турында бе­лешмә сатам”, – дип язып куйган. “Алдана язган ир-атлар өчен”, – дип тә өстәгән.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев