Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балага тәүфыйк сорагыз!

Балаларыбызны мәктәпкә җыйнап мәш киләбез. Кием-салым алынды, дәфтәр-карандаш, бозгыч-сызгычлар әллә кайчан сумкада. Ул-кызла­ры­бызны, тәртипле булсыннар, яхшы укысыннар, телебезне онытмасыннар, дип киңәшләр биреп озатасы гына калды. Ә дини гаиләләр моңа ничек әзерләнә, алар балаларына нинди үгет-нәсыйхәт­ләр бирә икән? Шул уңайдан Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, алты бала атасы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.

– Өч балабыз мәктәптә укый. Казанга күченеп килгәч тә, иң беренче татар мәктәпләре белән кызыксына башладым, – ди Йосыф хәз­рәт. – Балаларга мәктәп тапкач кына, шул тирәдән фатир алу ягын кайгыртырга керештек. Өйдә татар телендә генә сөйләшәбез. 

 
– Шәһәр баласы, өйдә татарча сөйләшсәң дә, күпмедер вакыттан  урысчага күчә...

 
– Кечкенә кызым да шулай, мультфильмнар карап утыра да, үзеннән-үзе урыс телендә сөйләшә башлый. Татарча сөйләш, дип тө­зәтеп торырга кирәк. Шөкер, татар мәктәбендә барыбер үзебезнең мохит хөкем сөрә. Татарча ши­гырь­ләр ятлыйлар, бәйрәмнәр вакытында да милли рух сизелә. Соңгы вакытларда мәчетләрдә дә тел мәсьәләсе шактый авыр була башлады: күп бала татарча белмәгәч, дәресләрне урысча да алып барырга туры килә.


– Динне саклау буенча гаи­ләдә нинди чаралар күрелә?


– Намазларны бергәләп укыйбыз. Рамазанда бергә сәхәр ашыйбыз. Балалар белән күрешү форсатлары туганда, үгет-нәсыйхәт тә бирергә тырышабыз. Аллага шө­кер, Казанда гаилә белән җы­елып берәр кая барырга чыксаң, “бө­ке”ләрдә утырырга туры килә. Анда вакытны әрәм итмәскә ты­рышасың. “Улларым, Аллаһы Тә­галә файдалы кешеләрне ярата. Тормыш сезне кем белән генә бәй­ләмәсен, янә­шәгездәге кешеләр сөенерлек итеп яшәгез. Хатыныгыз: “Бу хайван белән яшәп гомерем әрәм булды”, – дип әйтсә, ниш­ләрсез? Хезмәт­тә­шегез: “Ярый шушы кеше белән эшлим әле”, җитәк­чегез: “Нинди тырыш кеше таптым”, гаиләгез: “Әтие­без бик яхшы”, – дип сөйләрлек булсын! Шундый киңәшләрне кат-кат кабатлып торам.


– Ә балага әйткән керәме? Бер үк гаиләдә үсүчеләрнең дә холыклары төрле була. – Тәүфыйк – Аллаһы Тәгаләдән. Ата-ана тәрбиясен бирсен һәм һәр­чак алар өчен дога кылсын. Бала-чага дип заяга әйтмәгән халык. Чыннан да, чага алар. Урамга да куып чыгара алмыйсың, кыйнап та ташлап булмый. Үз балаң, үз җи­мешең, сабырлыгыңны җыеп тәр­биялисең. Бер ишектән үтә алмасаң, икенчесен эзлисең.


– Баланы тәрбияләмәгез, ул барыбер сезнең үзегезгә охшаячак, дигән бер акыл иясе. Күпме генә акыллы сүзләр сөйләп, өй­рәтеп утырма, бала синең га­мәлеңне кабатлаячак...


– Алма агачыннан ерак китми, дигән сүз бар. Кайчак: “Кемгә ох­шап шундый булдыгыз сез?” – ди­сәм, хатын  шыпырт кына: “Гел үзең инде”, – дип куя. Бала холкы кемне­кенә охшасын инде: безгә – әти-әнигә, әби-бабайга, абый-апага... Яхшысын гына алсалар ярар иде, ким­челекләреңне бик тиз эләкте­рәләр. Шуңа күрә, ата-ана иң элек балаларына күркәм үрнәк күрсә­тер­гә тиеш. Әгәр гаиләдә ана тарафыннан атага ихтирам юк икән, кызының да иренә хөрмәт күрсәтә алуы шикле. Әгәр атасы хатын-кызга кешечә мө­гамәләдә булмаса,  улының да бу кагыйдәне үзгәртүе икеле. Шуңа күрә, борынгылар: “Мең матур сүз сөйләүчегә караганда, бер үрнәк күрсәтүче хәер­лерәк”, – дигән.  


– Кайбер ата-ана, ана телендә укыган балага имтихан бирү кыен,  аның киләчәге ничек булыр, дип борчылып, татар мәктә­беннән читләшү ягын карый.  Юкса урысча укыган баланың да һәрберсе профессор булып кит­мәвен дә беләбез.


–Укымаган бала кайда да укымый инде ул.  Без  Сарманда гомуми фән­нәрне урыс телендә укыдык. Рус теле, әдәбияты укытучысы Сәил Әхәтович бик әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын. Шөкер, ана телебезне дә беләбез, Пушкин телен дә яратабыз. Ана телен белү, татарча уйлау, матур төшләреңне татар те­лендә күрү бик мөһим, әмма урысчасын да күп кенә урыслардан да яхшырак белергә тырышырга ки­рәк. Дөресен әйткәндә, мин мәктәп елларында бик шук малай идем, укы­тучыларның иң яхшы, иң тың­лаулы укучысы була алмадым. Анда укымаган романнарны хәзер вакыт табып укыштырам. Машинада йөр­гән­дә дә аудиокитаплар тыңларга тырышам. Ә техник телдә язылган, бизнес китаплары укып кына тел­нең серләренә төшенеп булмый Стив Джобс бөтен дөньяны гаджетларга утыртса да, үз өенә берсен дә кертмәгән диләр. Компьютерда уйнап, ватсап, фейсбукта утырып, вакыт сарыф иткәнче, китаплар укысак, күпкә белемлерәк булыр идек. 


– Соңгы вакытта нинди матур әдәбият укыдыгыз?


– Дини китаплар уку – көн­дә­лек эш, шулар аша вәгазьләргә, дә­ресләргә әзерләнәсең. Ә әдә­бият­ка килгәндә, соңгыла­рыннан  истә кал­­ганнары  Гаяз Исхакыйның “Сөн­­нәтче бабай”, Л. Толстойның “Хаджи Мурат” әсәрләрен аудиоязма  рәвешендә тыңлап чыккан идем.  


– Балаларның өстәленә нинди китаплар куясыз?


– Әлбәттә, дини китаплар күп бүген. Әмма, гел бергәләп китап укып утырабыз, дип мактана алмыйм. Колхоз эшенә чумып, кайчак балаларга игътибар җитеп бетми.  


– Беренче сентябрьдә укырга барганда нинди киңәшләр биреп озатасыз?


– Үгетне беренче, икенче сен­тябрьдә генә түгел, гел тукып торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә кешегә бү­ләк итеп биргән иң кыйммәтле нәр­сәләрнең берсе – акыл. Вакытында акылы эшләп бетермәгән ке­шенең кулларына, аякларына күб­рәк авырлык төшә. Ә акыл сандыгына белем кирәк. Өй салырга уй­ласаң, проект сыздырырга, санап-хи­сап­лап эш итеп була. Ә бала тәр­бияләү буенча беркем дә төгәл сызым сыза алмый. Бала үсте­рү­че­ләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен! Бөтен го­мерләрен бала тәр­бия­ләү­гә, педагогикага багышлаган кеше­ләр­нең дә кайчак балалары тәр­биясез булып чыга. Алла­һы Тә­галә­дән балаларыбызга тәү­фыйк-һи­даят сорарга кирәк. Без бит күп вакыт сәламәтлек сорыйбыз, анысы да бик мөһим. Әмма, балаң сә­ламәт булып, гомер буе синең ка­ныңны эчеп яшәсә, аның саулыгыннан кемгә файда? Сукса тимерне өзәр­дәй таза улың, үзен кая куярга бел­мичә, урамда кеше кыйнап йөр­сә, сырхау булуы хәерлерәк түгелме икән дип уйлап куярсың. Бүген заманалар, дөньялар бик матурланды, бай, ялтыравык тормыш  яшь­ләрне нык алдый, акылдан яздыра. Аллаһы Тәга­ләдән, балаларым ялгыш юлларга, ялгыш адымнарга кереп китә күр­мәсен, дип сорарга кирәк.  


– Кайбер ата-ана баланың сумкасына дога салып җибәрә. Сездә андый гадәт бармы?


– Доганы баланың  йөрәгенә салмасаң, букчасына кыстырып җи­­бәргәннән артык файда булмас. Баланы үз сүзе белән, үз телендә Ал­лаһы Тәгалә белән сөйләшергә өй­рәтергә кирәк. Өйдән чыкканда, хә­ерле көннәр, янында хәерле ке­ше­ләр булуын сорасын. Мине хә­ерсез кешеләрдән арала, үземне хәерсез кеше булудан сакла дип теләсен. Хөкүмәт мәктәпләренең  максаты – балаларга күбрәк дөнья­ви белем бирү. Ә рухи тәрбия бирү  иң элек ата-аналарның җилкәсенә төшә.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интервью