Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Балтачлар гына белгән Марат. Авыл кешеләре – министр турында

    Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов 16 июнь­дә үзенең гомер бәйрә­мен билгеләп үтә. Тумышы белән Арча районыныкы булса да, бар булмышы – мәктәп елларыннан башлап, беренче хезмәт чыныгулары, хезмәт баскычы буйлап беренче күтә­релүләре, уңышлары-табыш­лары Балтач белән бәйле булганга, ул үзе еш кына: “Мине Балтач үстерде”, – дип кабатларга ярата. Балтачлар исә: “Ул Балтачны үстерде”, – дип өсти.

    Бу “кызыл”, пафослы сүзләр генә түгел. 24 яшеннән – хуҗалык, 29 яшеннән инде район белән җитәк­челек эшенә керешкән ул. Балтачлар әле дә аның белән бәйле эш­ләрне, матур хатирәләрне күңеллә­рендә саклый. Түбәндәге истәлек­ләр­не укып карагыз әле, 20 ел буе республикада иң четерекле тармак­лар­ның берсе булган авыл хуҗалы­гы белән уңышлы идарә иткән Марат Готыф улын сез бөтен­ләй башка яктан ачарсыз. Ул иреш­кәннәрнең тикмәгә түгеллегенә ина­нырсыз. Сезне балтачлылар гына белгән Марат белән таныштырабыз.


    “Риза булсаң, бергә эшләрбез”


    Совет һәм хуҗалык эше ветераны Дамир ага Габдрахманов сөйли:
    – 1976 елның августы иде. Минем Чапаев исемендәге колхозда рәис булып эшләгән чак. Бездә ике ел ветеринария табибы булып эшләгән Фатыйх Сибагатуллинны (бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты) “Правда” колхозына рәис итеп алдылар. Ул үз урынына ветеринария институтын кызыл дипломга тәмам­лаган Марат Әхмәтов исемле егетне тәкъдим итте. “Килеп карасын”, – мин әйтәм. Үзен ничек каршы алганымны Марат Готович минем 60 яшьлек юбилейда менә болай сөй­ләгән иде: “Килдем. Кердем. Зур гына кабинет. Түрдәге өстәл янында кечкенә генә бер абый утыра. “Энем, риза булсаң, сиңа минем белән эш­ләргә туры килер. Әгәр дә иртәдән кичкә кадәр фермада пычрак һәм б.. ерасың килсә, амбарга мен дә, халат белән бутый яздырып ал. Берәр генә җитмәс, икешәрне ал”, – ди бу, шактый усал гына. Әллә риза бул­мас­ка, калмаска инде дип уйлаган идем шул чакта. Тукта, булмаса, эшләп карыйм, дип кенә калдым...”


    Бик актив булды. Оста гармунчы, оста җырчы иде – авыл яшьләре арасында шуның белән дә хөрмәт яулады. Бездә баш бухгалтер урынбасары булып эшләүче Миләүшә белән гаилә кордылар, Хәсәншәехкә барып, туй үткәрдек әле. Сәләтен, хезмәтен тиз күрделәр. Безнең ху­җалык алдынгы иде, эшләргә мөм­кинлеге дә, шартлары да булды.


    24 яшендә “Алга”га рәис итеп алабыз дигәч тә, яшь әле, азрак тәҗ­рибә тупласын, димәдем, белгеч­ләр­гә аяк чалу гадәтем булмады. Районда бу яшьтә рәис булган мәрхүм Рим Зарипов кына (Кукмара районын күп еллар җитәкләгән, Социалистик Хезмәт Герое Р.И. Зарипов – аны 23 яшендә куйдылар – авт.)  – бар иде. Ул чор өчен феноменаль күренеш иде бу. Ә бит икесе дә нинди җитәкчеләр булдылар!


    “Китмәгез!” – дип озаталар


    Марат Әхмәтов 1978 – 1983 елларда районның “Алга” колхозы белән уңышлы җитәкчелек итә. Бу чорда авылларның иң әһәмиятле социаль-мәдәни мәсьәләләре хәл ителә, хуҗалык чын күтәрелеш-яңарыш чоры кичерә, җитештерү арта, районга гына түгел, республикага билгеле хезмәт алдынгылары, новаторлар үсеп чыга.


    Рәис булып эшләгән биш ел эчен­дә шубанлыларның олы ихтирамын, мәхәббәтен яулый Марат Әхмәтов. Авыл халкы аны: “Китмә­гез!” – дип елап озата. Район тарихында күрелмәгән хәл була бу. Без­дә әле дә кайбер җитәкчеләр: “Халык түрәләрне яратмый ул”, – дияргә ярата. Бу – аклану гына. Марат Готович һәм шубанлылар мисалы – шуңа саллы дәлил.


    1982 елда һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып, “районның беренче карлыгачы” булган, озак еллар районда иң алдынгы терлекче дип макталган, күптән түгел генә вафат булган Нурания апа Исмәгый­лева берничә ел элек шулай дип сөйләгән иде:


    – Аның кешелеклелеген, гадилеген, яхшылыкларын сөйләп бетерә торган түгел иде. Мин кырык елга якын тер­лекче булып эшләдем. Ул рәис булганда сыерлар саудым. Төр­ле кешеләр белән эшләдем, төр­ле җитәкче­ләр­не күр­дем. Берсен дә хурлыйсым килми, әм­ма үпкәлә­мәсеннәр, берсе дә Маратка җитми. Ул килгәч, без кул хез­мәтеннән котылдык, бик күп эшләр җиңеләйде. Аның бөтен тырышлыгы шул кеше­ләрнең хезмә­тен җи­ңеләйтү, алар­ның кадерен белү, арттыру иде шул. Ул фермага да конторга йөргән күк йөрде. Кайбер көнне бездән алда килеп, абзарлар буйлап йөреп чыга иде. Син эшләгәндә дә килә ул, син кайтып киткәч тә килә. Кимчелегең­не күрсә дә, тавыш күтәреп, әллә ниләр әйтеп тиргәми, үзенчә, матур итеп, аны тиз генә төзәтеп куярлык итеп әйтә иде. Без аннан курка белмәдек, әмма тыңла­дык. Уйлап карагыз, безгә эшкә килгәндә ул япь-яшь егет иде бит. Күрәсең, белемле, тәрбияле булуы сизелеп торган – аны өлкәннәр дә, тәҗрибәле­ләр дә, яшьләр дә яратты. Кешене эшләтә дә, тыңлата да, кызыксындыра да белде. Ул елларда без фермадан кайтып кермә­дек, зар­ланмадык та, эшләдек тә эшлә­дек. Нинди йомыш-гозеребез булса да, аңа әйттек – беркем дә район җитәк­челәрен борчып йөр­мә­де, барысын да аның белән хәл ит­тек. Өй салганда аннан күргән яр­дәм­нә­ребезне әле дә рәхмәт белән искә алабыз. Картым Марат турында гел: “Күктән йолдыз алып бирә алса, эшләгән кешегә йолдыз да алып бирер иде”, – дип әйтә иде. Бөтен шубанлылар да шулай уйлый дип беләм. Ул киткәндә үткәрелгән җые­лышта бөтенебез елап утырдык. Ул әле дә безне онытмый. Күр­гән-белгән, танышлар артыннан хәл-әхвәлләрне сорашып, сәламнәр әйтеп җибәрә. Без дә аны онытмыйбыз. Гел сагынып искә алабыз.


    “Чистарак эш тапма­дыңмы?”


    СССР Югары Советының унынчы чакырылыш депутаты, ул чактагы Чапаев исе­мендәге колхозның алдынгы терлекчесе Рәшидә Гыйльметдинова – Сәләхетдинова истә­лекләре:


    – Марат Готович турында без ул чакта бергә эшләгән кызлар белән еш сөйләшәбез, сагынып искә алабыз. Мин Дания Габдрахманова белән эшләдем. Ул бик чиста, сыерларны асларына кадәр кереп юа иде һәм эшкә дә бик иртә йөри. Ә Марат (безнең өчен ул чакта Марат иде ул) кайбер көнне миннән дә иртә килә, ди иде. Иртәнге нәрәт­кә барганчы, көн саен башта фермага килә, бөтенесен карый-тикшерә иде. Бу – ветврач эше, монысы – зоо­техникныкы, монысы – ферма мө­диренеке, дип тормады, барысын да эшләде. Һәм өстән-өстән ге­нә эшләмәде, бөтенесен конт­роль­­гә алды, яшел масса кайта башласа, янында торды, чөгендер утасак, чө­гендер утады, дару үләннәре җый­сак, дару үләне җыйды. Ул елларда без бозау үлгәнне дә хәтерләмибез. Борнакта фатирда торып эшләде, без аның ял-бәйрәм дип эштән калганын, авылга кайтам, дип иртә киткәнен яки соң килгәнен дә белмибез. Кайчан кайткан ул Хәсән­шәехкә, ничек килеп җитешкән – аптырарлык. Авыллар арасы якын түгел бит... Җәй көне җәйләү була иде әле. Анда да барыбыздан алда җитешә, иң ахырдан кайта иде. Ул чакта сыерларның буазлыгына кадәр ветврачлар үзләре карый иде. “Шушының өчен унбиш ел укы­дыңмы, чистарак эш тапмадыңмы?” – дип аптырата идек үзен. Ә ул: “Тормыш алдагысын үзе күрсәтә ул”, – дип җавап бирә иде. Менә бит, сә­ләте-тырышлыгы булгач, кая кадәр барып җитте! Әле дә Борнакның ул елларда эшләгән бөтен кешесен исемләп хәтерли, районга кайтып, берәр чарада авылдашлар белән очрашса, якын туганыдай килеп кочаклап ала, борнаклылар турында сораша, диләр. Менә шундый гаҗәеп кеше иде  ул...


    ...Үткәнеңнән матур эшең, даның калса, берничә дистә ел үткәч тә, сагынып искә алсалар, адәм баласы өчен шуннан да кадерлесе юктыр. Шулай эшләргә, яшәргә кирәктер ул.

    Фото: tatar-inform

    http://www.vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: