Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Бер-беребезне кочып елыйбыз”

Кукмарада яшәүче 9 яшьлек Инсаф Кәримуллин, хәле ничек кенә авыр булмасын, яшисенә ышана. Гел “бишле” билгеләренә генә укыган баланың кинәт башы авырта башлый. Әтисенең дә баш авыртуы булгач, баланың авыртуы узар дип өметләнәләр. Ә менә 2018 елның ноябрь ае алар тормышының астын өскә китерә.

– Улымда кинәт кенә эпилепсия өянәкләре башланды. Башы авыртудан зарлана, коса башлады. Куркып, табиблар чакырдык. Алар исә безне Казанга ук җибәрде, – дип сөйли Инсафның әнисе Гөл­наз. –  Анда баргач, томография уздырдылар. Улымның башында тавык йомыркасы кадәр шеш барлыгы беленде. 2017 елда гаиләбез таркалды. Әтисе өчен өзелеп торган улым бу хәлне авыр кичерде. Төннәрен йоклый алмый башлады. Моңарчы сау-сәламәт, бер дә зарланмаган бала иде бит.

 
Казанга килгәч, Инсафның башына операция ясыйлар. Табиб­лар химия терапиясе билгели.


– Бик күп дәвалану уздык. Нурланыш та алдык. Башындагы вак кына метастазалар беткәндер инде дип уйлаган идек. Әмма  күпме дәваланып та бер үзгәреш булмады. Киресенчә, табиблар метастазалар умырткалыкка күчмәде микән дип тә шикләнә. Мәскәү табибларына күренгән идек. Андагы анализлар да сөендерми: шеш таралган. Үзләрендә дәваланырга чакыралар, – дип сөйли Гөлназ. – Аның бер сеансы 23 мең сум тора. Квота көтеп утырырга вакыт юк: балага куркыныч яный. Болай да анализларны озак көткәнгә күрә, дәвалануның файдасы булмады бит. Газиз сабыемнан башка яшә­вемне күз алдына да китерә алмыйм. Үзе исә әлегә анда нинди авыру икәнен белми. “Монда бигрәк озак яттык, мине нәрсәдән дәвалыйлар соң?”– дип аптырата. Әни, син үлмә инде, яшә, ди. Мин исә, аны кочаклап, яшь түгәм. Сабыемны Мәскәүдә коткарып калырлар төсле. Шуңа да тизрәк анда барасым килә. Инсафның шеш­ләрен бетерү өчен 20 дәвалану сеансына 460 мең сум акча кирәк, диләр.

 

Инсафка ярдәм итәр өчен исәп-хисап реквизитлары:


Саклык банкы картасы номеры: 42307810362103950098 (Газизянов Нургали Нуриевич) – бабасы;
 “Ак Барс” банкы номеры: 42301810507353528798 (Газизянов Нургали Нуриевич);
Саклык банкы картасы номеры: 42307810562000453922 (Каримуллина Гульназ Нургалиевна) – әнисе;
Саклык банкы картасы: 2202 2002 5809 2996 (Каримуллина Гульназ Нургалиевна).
Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 89274363124.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X