Бер отыш тарихы
Телевизорданмы, радиоданмы, колакка бер җыр кереп калды: “Дусларыма рәхмәт әйтеп Ярсып тибә йөрәкләр...”
Мондый чиле-пешле “чидибр”ны ишеткән юк иде әле. Рәхмәт әйткәндә йөрәк (һәрхәлдә “йөрәкләр” түгел инде) ярсып тибәрлек булгач, мондый күңел халәте, мөгаен, ниндидер башка төрле вәзгыятьтә күзәтеләдер. Әйтик, кычкырып торган гаделсезлеккә нәфрәтләнгәндә яки бик нык дукынланганда. Гомумән, бу урында кешене ярсытучы сәбәпләрне санап чыгуның кирәге юк, алар күп һәм моны азмы-күпме тормыш иткән кешеләр барысы да яхшы белә. Ә чын дуслар даирәсендәге кешенең йөрәге, рәхмәт әйтәме ул, беркемгә ачмаган серен чишәме, – һәрчак тыныч һәм тигез тибә, бу вакытта күкрәк эчендәге “мотор”га шакылдау куркынычы берничек тә янамый. Шунысы да бар, дуслар булу – ул яхшылык эшләү гамәле түгел, аның өчен рәхмәт әйтмиләр. Шуңа да без күңелгә тынгылык эзләп, бер-беребез белән дуслашабыз, шатлык-кайгыларны уртаклашабыз, үзара аралашудан җанга рәхәтлек алабыз. Психологлар чын дуслыкның ун төп билгесен алга сөрә һәм иң югары ноктасы булып башкалар мәнфәгатьләре хакына үз-үзеңне фида кылу санала. Менә ни өчен, бер акыл иясе әйткәнчә, чын дуслык Ләйлә белән Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә кебек бик санаулы гашыйклар мисалында гына сурәтләнгән саф мәхәббәткә караганда да сирәгрәк очрый. Хәзер үзенә кияү-кәләшне банк картасының “калынлыгына” карап сайлаучылар күбрәк, ә дуска санап йөргән кешең белән ике арадагы дуслык җепләренең ныклыгын тикшерү өчен аннан бурычка акча сорау да җитә. Гудбай, дуслык, ауфвидерзейн. Ә менә алга таба язылачак вакыйганы мин дуслык төшенчәсенең төрле бизмәннәренә салып карасам да, тегеләй дип тә, болай дип тә, гыйбрәт булырлык нәтиҗә ясый алмадым. Бәлки газета укучылар үзләре берәр төрле хөкем-фәлән чыгарыр.
Бу вакыйганы миңа бер танышым сөйләгән иде. Хәйран еллар элек Халисә (исеме үзгәртелде) яшьлек дусты белән Казан үзәгендәге (“Кольцо”) җир асты юлыннан чыгып барганда ихтыярсыздан Яңа ел лотереясы сатучы янында тукталып кала. Шул урында аякларын нидер богаулагандай итә. ”Син лотерея алырга тиеш. Бу гамәлең синең өчен зур сынау булачак”, – ди ниндидер эчке тавыш. Дустының: “Әйдә, ник терәлеп калдың? Киттек”, – дигән сүзләре аны уеннан арындыра. “Мин ни, лотереяга кызыктым бит әле, дустым. Берәр нәрсәкәй чыгып куймасмы. Машина отсам, нишләрсең, ә?” – ди Халисә. “Көтеп тор, чыккан ди менә. Чыкса, мине дә утыртырсың, яме”, – дип көлә дусты. Халисә, шайтан котырткандай сумкасын ача. Әмма анда нибары 67 тиен акчасы була. Лотерея исә бер сум тора. Кыз икеләнеп кала. “Алай аласың килгәч, мә, үзем биреп торам. Баегач, түләрсең”,– дип шаярта яшьлек дусты.
Соңыннан лотереяны тикшергәндә, Халисәнең аяк астында җир әйләнеп киткәндәй була, йөрәге кагарга тотына. Таблицада үзенең номеры каршында “Жигули” сүзен укыганда үз күзләренә үзе ышанмый. Моны ишеткәч, дустының реакциясе ничек булган, дисезме? Кочаклап алган, чын дусларча шатлангандыр дип уйлыйсыздыр. Ялгышасыз. Сез дусларның кырык төрле булганлыгын оныттыгыз бугай. Халисә лотерея өчен түләгәндә әҗәткә алып торган 33 тиенне бик риза булып унлата кайтарыр иде дә – яшьлек дусты бөтенләй башкача уйлый икән. Ул машинаның кесәсеннән биреп торган суммага бәрабәр өлешен үзенә таләп итә. Ягъни 33 проценты берсүзсез аңа булырга тиеш. Чөнки җитмәгән тиеннәрне ул биреп тормаса, Халисә лотерея алачак түгел иде. Фәлсәфи яктан караганда, бу сүзләрдә ниндидер мантыйк та бар шикелле тоела. Ни дияргә дә белмәгән кыз бу хәлне әтисенә сөйли. Унсигез яшьтәгенең акылы белән дөньяда төрлесен күргән кешенең фикерләү дәрәҗәсе бер түгел. “Әгәр шулай әйтергә яраса, син бу бәхеткә очраклы рәвештә генә юлыктың,– дип киңәш итә әтисе. – Малга кызыксаң, дустың белән араң гомергә өзеләчәк. Сизеп торам, син инде аның фикерен үзгәртә алмыйсың. Шуңа күрә, машинаны алып сатарга да, тиешлесен бирергә кирәк. Иң дөресе шул булыр. Бәгыреңне кимереп торачак зур борчудан котылырсың”. Халисә, әтисен тыңлап, отышны фида кыла, 7 меңнең (ул чактагы “Жигули” бәясе) 33 процентын, ягъни 2300 сумны аңа бирә. Шушы хәлләрдән соң бу ике кызның дуслыгы ничек дәвам иткән, хәзер дә аралашалармы икән дисезме – бу сорауга француз язучысы Анатоль Франс сүзләре белән җавап бирергә генә кала: “Дусларның гап-гади танышлар гына булып калганлыгын мин көн арты көн узган саен күбрәк аңлыйм”. Ягъни аралар өзек, квиты, минем синең белән исәп-хисабым бетте. Аның каравы без дошман түгел. Бу вакыйганы таныш адвокатка сөйләгән идем, кычкырып көлде генә. Ягъни дә мәсәлән, юридик күзлектән караганда, автомобильне Халисәнең яшьлек дусты таләп иткәнчә бүлү бернинди хокук кысаларына да сыймый, янәсе. Мондый адымга, мөгаен, чын дуслыктан бигрәк, безгә гомерләре буе алтын киңәшләр биргән әтиләр сүзен хаклап кына барырга була торгандыр. Башкача уйлый алмадым.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев