Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Безнең өчен әле сугыш бетмәгән...

Ялгышмасам, бөек рус полководецы Суворов: “Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый”, дигән. Югары уку йортларында оешкан эзләнү отрядлары ел саен яу узган җирләргә барып, күмелми калган солдат сөякләрен җир куенына урнаштырып кайталар, димәк, әле бездә сугыш бетмәгән...

1941 елның матур июнь аенда башланып, 5 ел дәвам иткән сугышның илебез халкына салган төзәлмәслек ярасы онытырлык түгел. Үзем 1941 елда туып,  инде 80 яшькә якынлашып киләм, күргән- белгәннәремне һәм әниләр сөйләгәннәрне яшь буынга  гыйбрәт өчен язып калдырасым килә.

Сугыш башлану белән авылның төп көче булган ирләр, яхшы атлар, барлы-юклы техника фронтка җибәрелә. Авылдагы бар тормыш  хатын-кызлар, яш­үсмер балалар кулына кала. Әйтергә генә ансат, яңа гына оешып килүче  колхоз басуларындагы игеннәрне урасы, сугасы, яңадан чәчәсе, колхоз малларын һәм аерым хуҗалыктагы терлекләрне карыйсы бар. Фронттан кайгылы хәбәрләр  килү дә туктамады. Колхоз малларын карау  бик  авырлашты. Фермада эшләүчеләр - олы хатыннар һәм 13-14 яшьлек малайлар, кызлар. Кышын бөтен җирне кар баса. Басудагы бер йөк саламны ач, хәлсез атлар белән  иртән китеп, кичкә чак алып кайталар. Өс-башлары начар, аякларында йон оек һәм чабата. Ашарга ризык юк, булганы да бәрәңгегә  әз генә он кушып пешерелгән чиле-пешле ипи. Фермада эш бик  авыр, чиләк-көянтә белән су ташыйсы, күтәреп азык кертәсе, арба-чанага төяп басуга тирес чыгарасы, иртән сәгать 5тән эшкә килеп, 8-9 да кайтасы. Әле салкын ферма өендә чиратлап дежур торасы да бар. Клубта көнаралаш җыелышлар була, анда да мәҗбүри катнашасы, бармасаң, хезмәт көнен кисәләр. Авыллар көннән көн ярлыланды.  Халыкның ягарга утыны бетте. Авылда  бер агачны да кистермиләр. Халык бөтен ягардай әйберне якты: капка-койма, абзарлар һәм мунчалар- бар да ягылып бетте. Авылда хәллерәк кешеләрдә генә берничә мунча калды. Халык утын таба алса, шул мунчаларга чиратлап ягып керә иде. Фермада эшләүче хатыннар да кич белән качып-посып су җылыту казанында юынып чыгалар иде.  Колхозның атлары да авыл халкы кебек бик авыр хәлдә калды. Ерак юлга йөрүче атларны яхшырак ашаталар: юлга чыкканда әз-мәз солы, тышта тотылучы яшь тайларга, колыннарга борчак саламы бирелә иде.

Авылда тегү артеле һәм сельпо бар иде, аларга йөкне Казаннан, Шәмәрдәннән колхоз атлары ташыды. Авыл зур булганлыктан,  “Марс” һәм “Шверник”  исемендәге ике күмәк хуҗалыкка  бүленгән.  Кыр эшләре дә бик авырлык белән барды, атлар хәлсез, ач, җитмәсә корчаңгы чире дә таралды. Атларны дәвалау өчен махсус “газ камералары” ясалды, атларны шунда ябып дәвалыйлар иде.

Кыр эшләренә үгезләрне дә җиктеләр. Мескеннәр атлар чистый ачыгып, аякларына баса алмас хәлгә киләләр. Аларны таганнарга асып куялар иде. Әйбәт атларны фронтка  алдылар. Шушы авырлыклар булуга карамас­тан, зур корбаннар биреп булса да, сугышта инициатива безнең якка үзгәрде. Әмма  авыллардагы тормыш кына  элеккечә  калды. Халыкка түләп бетерә алмаслык салымнар, юк акчадан “заем” түләү бәгырьгә үтте. Безнең гаиләдә  өч кешегә әти өчен 75 сум пенсия бирелә, ул акчаны заемга алып калалар иде. Әни, мескен, үкереп елап кайта иде. Шунысы да бар: пенсия акчасы сугышта үлгәннәргә бертөрле, хәбәрсез югалганнарга икенче төрле итеп түләнә иде. Күп кешеләргә язмышлары билгеле булса да, шундый кәгазь җибәргәннәр. Әтинең ике туганы да сугыш кырында ятып калган, әби мәрхүмә алар өчен дә бер тиен дә акча алмады.

Соңгы вакытта матбугатта Сталин турында бик күп язалар. Минемчә, “авылдагы ярдәмчеләр” аңа артыграк ярдәм иткәннәр. Әни сөйләгән бер истәлекне язып үтәсем килә. Күршебездә Хисаметдинов Шакир дигән бик эшлекле кеше яшәгән. Гражданнар сугышында катнаша, башына кыйпылчык тиеп бик каты яралана. Ярасын дәвалыйлар, ләкин аңа “ярты баш” дигән кушамат тагалар. Шул килеш тә ул авылда яши, берничә атны бергә җигеп басу тырмалый. Бервакыт иптәшләре янында тирләгән баш киемен салып ата да: “Чукынып китсен дөньясы”,- дип куя. Шундагы бер бәндә бу сүзләрне тиешле урынга җиткерә. Икенче көнне Шакир абзыйны алып китеп төрмәгә  ябалар һәм ул мескен шунда вафат була.

Авылда мондый очраклар бик күп була. Авыл халкы актык көченә эшләсә дә, “хезмәт көне” дигән түләүдән артыгын ала алмады. Хезмәт көненә 300-500 грамм икмәк бирәләр иде, халык анысына да бик канәгать булып яшәде. Ул түләү системасы 1962 елга хәтле үзгәртелмәде.

Сугыш тәмамланды, аның нә­тиҗәсе: авыл тулы ятим хатыннар, балалар, тормыш кора алмаган, алма кебек кызлар, җимерелеп беткән авыл... Без дә үсеп, мәктәпләрдә китапсыз, дәф­тәрсез, әби тегеп биргән киндер букча белән 7 классны 1956 елда тәмамладык һәм колхоз тормышына кереп киттек. Мәктәптә укыганда 2 ел ат, бозау көттем. 7 ел килешү нигезендә көненә 2 хезмәт көне хисабына эшләдем. Хәзер көненә әллә ничә миллион акча алып эшләүче бәндәләр бар дип язалар,  акчаларын кайларга куеп бетерәләр икән?

Шул уңайдан тагын бер истәлекне язып үтим. 1962 ел дип истә калган, колхозны ул вакытта армиядә хезмәт итеп кайткан Ишниязов Файзелхак абый җитәкли башлаган иде. Колхозның отчет җыелышы төгәлләнеп килә, Файзелхак абый карар проектын укый һәм хезмәткә түләү мәсьәләсенә туктала: “Иптәшләр, шушы елдан башлап хезмәт көненә акча бирергә уйлыйбыз, шулай да 1 хезмәт көненә 5 тиеннән дә ким булмас”, ди. Әйтеп бетерүе генә була, фермада эшләүче 15ләп хатын-кыз урыннарыннан сикереп торалар да: “Ишниязов, безне ач калдырма, безгә акча кирәк түгел, икмәк бир”, дип кычкыралар. Китә тавыш, шау-шу, Файзелхак абый (хәзер мәрхүм инде) җыелышны чак тәртипкә салып: “Иптәшләр, без икмәк бирәбез, шуның өстенә акча да бирергә уйлыйбыз”,-ди. Бу инде тарихка “каты 5 тиен” булып кереп калды. Ул вакытта балаларга кино билеты- 5тиен, 1 буханка арыш ипие 16 тиен тора иде.

Кызганычка каршы, ул чорда чиксез җәфа чиккән әниләребез, әтиләребез, апа-абыйларыбыз хәзерге матур тормышны күрә алмыйча бакыйлыкка күч­теләр. Әбиебез Латыйфа, әниебез Мәшүдә барча газапларны күреп вафат булдылар, икесе дә үләр алдыннан: “Әтиегез исән, ул кайтыр”,- дип, безне ышандырырга тырыштылар. Без ике малай һәм безнең кебек бик күп ятимнәр, әтиләребез кайтыр дип гомер иттек. Инде күпләребез мәңгелеккә күчте.  Шулай булса да, безнең өчен әле сугыш бетмәгән.

Сатыш авылыннан 241 кеше фронка алына, 124е кырында ятып кала, 117 кеше әйләнеп кайта, хәзергесе көндә берсе дә исән түгел инде. Бу язмам мәңгелеккә күчкәннәргә дога булып ирешсен иде.

Габделәхәт Шакиров.

Сатыш авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев