Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бүген, 25 гыйнвар, студентлар көне билгеләп үтелә

Студент вакыт яшьлекнең иң матур һәм күңелле чагы. Өмет - ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры... Бу көн – хәзерге төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең генә түгел, студент еллары артта калганнарның да уртак бәйрәме. Бүгенге көндә районыбызның 1600 дан артык егет һәм кызы югары, махсус уку йортларында белем ала. Түбәндә аларның берничәсеннән студент тормышы, буш вакытлары һәм булачак белгечлекләре турында сораштык.

Динә Вилданова, И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты III курс студенты:

Мин Чебоксар шәһәрендә урнашкан уку йортында III курста белем алам. Без Татарстаннан бер группада өчәү укыйбыз. Укыган шәһәрем Казаннан 170 чакрым ераклыкта урнашса да, Сабама бик еш, сагынып кайтам. Укудан бушаган арада дусларым белән Чебоксар шәһәренең истәлекле урыннары белән танышабыз. Бу шәһәр миңа яңа дуслар табарга ярдәм итте. Уку- энә белән кое казу диләр. Бу, дөрестән дә, шулай. Бигрәк тә имтихан вакытларында йокы сәгатьләре кыскарганнан кыскара. Дәресләрдә алган теорияләрне төрле хастаханәләрдә практика белән ныгыта барабыз. Балаларның сәламәтлеге белән бәйле һөнәр алуым бик җаваплы да, бераз куркыта да. Мин кичә генә кышкы сессиямне ябып, әти-әнием, якыннарым янына каникулга кайттым. Буш араларымда җырларга, сәнгать яңалыклары белән танышырга яратам.

 

Әмир Галәвин, Идел буе физик культура,спорт һәм туризм дәүләт университетының спорт менеджмент факультетының 1 курс студенты:

Кечкенәдән спортны үз иттем һәм максатчан рәвештә шушы уку йортына керергә әзерләндем, 7 нче сыйныфтан башлап, физкультура фәненнән олимпиадаларда катнаштым. Теләгем шушы фәннән бөтенроссия олимпиадасы призеры булу иде. Ә бу –югары уку йортына имтиханнарсыз,бюджет бүлегенә керү, дигән сүз. Физкультура укытучыбыз Ленар Ренат улы Вафин бар көчен, күңелен биреп безне олимпиадага әзерләде. Нәтиҗәдә, узган ел бөтенроссия олимпиадасында сыйныфыбыздан бер укучы җиңүче, өч укучы призер булдык. Хәзерге көндә дүртебез бер факультетта белем алабыз, Универсиада авылында тулай торакта яшибез. Спорт юнәлеше булганлыктан, физик яктан да, уку буенча да күп көч,тырышлык таләп ителсә дә, студент тормышы бик ошый. Университет үткәргән чараларда да,Казанда үтүче спорт ярышларында волонтер буларак та катнашырга тырышабыз, “Сәләт” берләшмәсенең мөһим проектларының берсе “Әйдәманнар мәктәбе”ндә укыйбыз, шулай ук ,инглиз телен камилләштерү максатыннан өстәмә курсларда белем алырга да вакыт табабыз. Беренче семестрны 6 зачет, 1 имтихан тапшырып,уңышлы тәмамладык. Мәктәп укучыларына шуны әйтәсем килә,кечкенәдән үзегезгә максат куеп,тырышып укыгыз.Тырышлык нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була!

 

Зөлфия Хафизова, Казан Дәүләт медицина университеты, “Лечебное дело” факультетының 1 курс студенты:

Әтием ягыннан бабам табиб булгач, кечкенәдән аның һөнәрен белеп, кешеләрне ничек дәвалаганын күреп үстем. Үземнең дә шулай кешеләргә ярдәм итәсем килде, шуңа күрә киләчәгемне медицинада күрдем. Бу уку йортында белем алу миңа бик ошый. Бу айда Казанның бер хастаханәсендә практика үттем һәм шунда дөрес һөнәр сайлаганыма тагын бер кат инандым. Группадашларым да бик әйбәт, бер-беребезне якын итеп, булышып укыйбыз. Буш вакытлар аз кала, бөтен игътибар – укуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев