Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әбиләргә ни җитми?

“Өйдә оныкларын тәрбияләп утырасы урында атна буе мәчет-мәдрәсә юлын таптыйлар”. Соңгы вакытта кайбер зыялыларыбыз әбиләребез адресына шундыйрак дәгъва белдерә башлады. Икенче караганда, социаль челтәрләргә “чумып”, сериалларга һушы китеп намазга басу турында уйлап та карамаучылар аз түгел. Алтын урталык кайда? “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юныс белән шул сорауга җавап эзләдек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Беренчедән, әбиләребезгә рәхмәтле булырга кирәк. Мирхәйдәр Фәйзинең 120 ел элек язылган “Галиябану” әсәрендә Бәдри хакында, кырык яшьлек карт, дип әйтелә. Ул вакытта, чынлап та, 40–45 яшьлек агайларның шактые җәй көне капка төбендә аягына киез итек, башына куян бүрек киеп, фани дөнья белән араны өзәргә вакыт җитеп киләдер, дип утырган. Хәзер, 120 елдан соң тормыш ничек үзгәрде, дөнья көтү нинди җиңеләйде. Хаҗга ярты көндә барып җитәбез, элек ел буе барганнар. Хәзер физик эш бик аз. Элек көзен, колхозның бәрәңгесен, чөгендерен, кишерен алып бетерми торып, авыл җирендә мәктәптә юньләп уку юк иде. Бүген кул эше азайды, авыр эш бетте. Сер түгел, физик хәрәкәтләнү кимегәч, төрле-төрле авырулар да барлыкка килә. Гомер озынлыгы да артты. Миңа соңгы вакытта, хәзрәт, 80, 85 яшьлегемне уздырып алыйк әле, дип мөрәҗәгать итүче апалар, әбиләр күбәйде. “Миңа бу әллә ни кирәк тә түгел, әмма балалар бик тели, икенчедән, туганнарымның җыеласы килә, туганлыкны ныгыту өчен мөһим, шул ук вакытта табынга хәләл ризык куеп үткәрәсем килә, шуңа күрә сине чакырабыз”, – диләр. Әле күптән түгел 83 яшьлек бер әби кафега, үз туган көненә машинасында килде, телефонында Инстаграмда лайклар куеп утырды. Заманнан калышмыйлар. Мин бер караганда бу гамәлләрен хуплыйм. Әгәр юбилейларын хәләл ризык куеп, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытып, вәгазь тыңлап үткәрсә, бер каршылыгым юк.
Шулай ук соңгы елларда шактый әби-абыстайларыбыз мәчетләргә юнәлде. Мин боларны да хуплыйм. Чөнки күбесенә элекке заманда дин белемен алырга туры килмәде. Динсезлек чорында эшләделәр, яшәделәр. Телевизордан сериаллар карап, гайбәт сөйләп утырганчы, алар гыйлем алу юлына басты. Әнә Пәйгамбәребез: “Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алыгыз!” – дигән. Мөселман кеше үлгәнче гыйлем алырга тиеш. Мәчет-мәдрәсәгә килгәннәр икән, димәк, алар хәерле юлда! Кызганыч, мәчет-мәдрәсәләребездә сабак тыңлаучылар арасында ир-атларга караганда, хатын-кызлар, әбиләр саны күбрәк. Ни өчен Аллаһы Тәгалә җомга намазына ирләргә килүне мәҗбүри иткән? Ни өчен хатын-кызларга бу эш мәҗбүри түгел? Чөнки ир кеше, әти кеше, җомга намазында сөйләгән вәгазьләрне өйдәгеләргә җиткерергә тиеш. Ягъни гаилә әтидән ишетергә тиеш. Гаиләдә әти – тәрбияче. Әтидән ишетелгән сүзгә хатын да, балалар да колак сала. Ни кызганыч, ирләрнең моңа йә вакыты җитми, йә бу эшнең зарурлыгын аңлап бетерми. Әлбәттә, ирләр күбрәк йөрсә иде дип телик. Хатын-кыз гаиләне дә тартып бара, гыйлем дә ала. Менә шушы хатын-кызларның, мәчет-мәдрәсәдә гыйлем алганнан соң, өйдә әкрен-әкрен үгетләп, нәсыйхәтләп ирләрен дә намазлы, хаҗлы иткәннәре дә бик күп.
– Мәдрәсәдә гыйлем эстәгән абыстайларның оныкларына тәрбия-белем бирергә вакыты каламы соң?
– Дини тәрбия бирү өчен әүвәл үзеңә белем алырга кирәк. “Хәзер дин белеме алам да кызыма да сөйлим, оныгыма да аңлатам”, – дип уйлый ул. Гыйлемсез, динсез әбидән тәрбия алуга караганда, мәчет-мәдрәсәдә өч-биш ел укучы әбидән сабак тыңлавың күпкә хәерлерәк. Чөнки болар җир белән күк арасы кебек. Әби оныкны догага, Коръән укырга, Аллаһны яратырга өйрәтә. Дини гыйлем алмаган әби, билгеле, мондый гыйлемне бирә алмый. Шуңа күрә без әби-апаларның мәчеткә тартылуын тискәре күренеш дип карамыйбыз.
– Хәзрәт, шул ук вакытта өч еллык курсларда, кабат-кабат килеп, биш-ун ел укучы әбиләр дә бар.
– Монда инде нәрсә әйтим?! Димәк, кемдер гыйлем алудан тәм тапкан. Ул шушы юлга баскан. Фатиры бар, телевизор карамый ул. Намаз укырмын, вәгазь ишетермен, белмәгәнемне белермен, дип килә. Бәлки оныклары да юктыр. Бәлки аралашмыйдыр. Театрга, концертларга йөрмәсә, гайбәт сатып утырулардан өстен булса, мәчеткә йөри. Без моның зыянын күрмибез. Билгеле, өй эшләрен калдырып, ирен карамыйча, оныкларын күрмичә, туганнары белән аралашмыйча, шәхси бурычын үтәмичә, гел мәчет юлында йөри икән, без моны хупламыйбыз. Хатын-кыз мәчеткә йөрергә тиешме дигән мәсьәләне хәтта Пәйгамбәребез алдында да күтәргәннәр. “Гыйлем алырга, сабакка дип барсалар, хатыннарыгызны мәчеткә йөрүдән тыймагыз. Дөрес, өйләре алар өчен хәерлерәк”, – дип җавап биргән ул бу уңайдан. Гомумән, намаз уку өчен аларга мәчеткә йөрергә кирәкми. Өйдә намаз укысалар да, ирләре кебек, 27 савап алалар.
– Җомга көнне “Ярдәм” мәчетенең икенче катында шундый хәлгә юлыкканым бар. Бервакыт берничә абыстай безгә: “Хатын-кызларның намаз укый торган урыны бит бу”, – дип дәгъва белдерде.
– Без мәчетебездә ирләр күбәя икән, хатын-кызларны аска төшерәбез. Әгәр ирләр тагын да күбрәк килә икән, хатын-кызларга, җомга намазына килмисез, дип әйтәбез. Дөрес, безгә чит төбәкләрдә яшәгән хатын-кызлар да вәгазь тыңларга килә. Вәгазь үзенә күрә кешегә рухи азык та бирә. Шунсыз кеше бушый, күңелгә бозык уйлар керә башлый. Кем генә булмасын, мин мәчеткә килгән кешене гаепләү ягында түгел. Чөнки мәчеткә теләсә кем килә алмый. Мәчеткә килү өчен, беренчедән, Аллаһның рәхмәте, икенчедән, шайтанны җиңәргә ихтыяр көче кирәк. Әгәр мәчет әдәбен үтәп, тиешле гыйлем алып, тиешсез сүзләр сөйләмәсә, тавыш чыгармаса, аларга бернинди каршылыгыбыз юк. Киресенчә, аларның мәчеткә йөрүләрендә файда бар. Беренчедән, алар ярдәмчел. Сер түгел бит, саран кешеләребез – иң байлар, иң юмартлар – пенсиядәгеләр. Безнең илдә пенсиядәгеләрдән дә юмарт кеше юк. Ул коммуналь чыгымнарын түли, бик кирәкле нәрсәсен ала да, мәчеткә өлеш чыгармыйча калмый. Хәзрәтләрдән хәлләрне сорашып, улларына, оныкларына әйтеп мәчеткә ярдәм кулы суздыручылары да бар. Алар авыз ачу мәҗлесе, Коръән ашы да уздыра, аш уздырганда пешерергә, җыештырырга да булыша. Бүген, ни кызганыч, мәчеткә нигездә хатын-кызлар тормыш бирә. Коръәни-Кәримнең “Тәүбә” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Мәчеткә тормыш бирүчегә бик күркәм карыйм”, – дип әйтә. Мәчетнең дивары, түбәсе, бүлмәләре бар. Әле тагын аның эчке рухи тормышы бар. Хәзер менә безнең “Иске таш” мәчеткә йөзләп апалар, абыстайлар, шул исәптән ирләр, яшьләр дә дәрескә йөри. Аллаһы Тәгалә шушы рәвешле мәчетнең гыйлем, вәгазь мәркәзе булуын тели. Алар шушы вазифаны үти.
– Бервакыт, бәхетле тормышның берничә нигезе бар, дип сөйләгән идегез. Шуларны кабат искә төшереп китик әле, хәзрәт.
– Бәхетле тормышның алты нигезе бар. Аның беренче нигезе – иман, дин. Икенчесе – сәламәтлек. Өченчесе – ризык. Дүртенчесе – гаилә. Бишенчесе – эш. Алтынчысы – җәмгыятьтә тоткан урының. Ислам дине безгә шушы нигезләрнең һәрберсенә бертөрле игътибар бирергә куша. Шуларның берәрсе онытыла икән, өйдә гауга чыга башлый. Аллаһтан хәбәр килде дигән сүз бу. Эш белән генә мавыкмаска, балалар белән чаңгы шуып та кайтырга кирәк икән. Без еш кына акча, ризык кирәк дип, сәламәтлекне кайгыртырга онытабыз. Әнә кайбер мөселман егетләребез иртәнге намазга скандинав таяклары тотып килә. Җәяү килә, сәламәтлеген кайгырта. Тормышта бездән алда барган, уңышка ирешкән кешеләргә карагыз әле: шушы нигезләрнең барысына да игътибар бирергә тырышалар. Ул баласы белән дә уйнап алган, әти-әнисенең дә хәлен белешеп чыккан. Эшендә дә яхшы. Футбол уйнарга да вакыт тапкан. Һәрберсенә бертөрле игътибар бирсәк, тормышыбыз дөрес бара.
Рухи якка зур игътибар биреп, мәчеткә еш йөрүче, озаклап утыручы ирләрне беләм. Гаиләсе ничек яшәргә дип аптырый, мохтаҗлык кичерә. Чөнки бу ир, әти кеше көн-төн мәчеттә. Алай да булмый. Гомәр ибне Хаттаб хәлифә булган вакытта иртәнге намаздан, Кояш чыкканнан соң кем дә кем мәчеттә Коръән укып утырса, син ике аяклы, ике күзле, дип аны куып чыгарган. Кояш чыкканнан соң гыйбадәт эшкә күчәргә тиеш. Төне буе Коръән укыгансыз икән, көндез шуның гамәлен кылыгыз! Хәтта безнең “Җомга” сүрәсендә дә Аллаһы Тәгалә: “Әй иман китергән бәндәләр! Җомгага азан тавышы ишетелсә, сәүдәгезне калдырыгыз да намазга ашыгыгыз. Намаз бетүгә, тагын эшкә китегез”, – ди. Ягъни эшләргә тиешбез. Кайберәүләр җомганы ял көне дигән була. Аңлашыладыр: намазны укып бетерүгә, тагын эшкә ашыгырга кирәк. Ягъни мөселман кешесенең тормышы: гыйбадәт – эш – гыйбадәт – эш. Билгеле, арада ашы, ялы да бар. Менә шулай гел алмашынып тора.
Мәчеткә йөрүче хатын-кызларга да әйтәм: гел гыйбадәттә яки сабак тыңлап утырып, хәләл җефетегез назыгызны, кайгыртуыгызны күрмәсә, өйгә кайткач, хөрмәтләп каршы алучы булмас. Алган белемеңне дөрес итеп файдаланмау бу. Хәзерге вакытта байтак кына әти-әни кызларын бәйсез, мөстәкыйль итеп тәрбияләргә тырыша. Вузда укыганда ук фатир алып бирергә, аннан яхшы гына эшкә урнаштырырга тырыша. Әле машина да алып бирсәләр, иренә ул хезмәт күрсәтүче итеп кенә карамасмы?! Шул сәбәпле хәзер күп кенә ирләр гаиләдә икенче урында калып бара. Ирләренең беренче урында булырга тиешлеген таный алмаган, мәчеткә йөреп тә шул вазифаны үтәмәгән хатын-кыз, әлбәттә, үзенең хакын үтәми торган кеше булып чыга.
– Хәзер укучы балалар, яшьләр генә түгел, кайбер әбиләр дә озаклап социаль челтәрләрдә утыра.
– Әгәр эшлекле тәкъдимнәр, вәгазь куясың, изгелеккә чакырасың икән, интернет – яхшы нәрсә. Сәүдәгәрләр аны үзләрендәге малны рекламалау, сату өчен файдаланырга тырыша. Бу – икенче әйбер. Рәсемнәреңне, пешергән ризыкларыңны, сәфәрләреңне интернетка куеп мактану – мәгънәсезлек ул. Шушылай башкалар каршында масаеп, тәкәбберләнеп, бүтәннәрне көнчелеккә, хөсетлеккә этәрәләр. Нәтиҗәдә күз тидерәләр, сихергә тап булалар, тормышларының бәрәкәте китә. Социаль челтәр – бик куәтле чара, әмма аны дөрес кулланырга кирәк. Тел дә бик куәтле нәрсә: яман сүз кеше үтерә, дип юкка гына әйтмиләр. Ахирәткә баргач, менә шушы кесә телефоннары өчен әле җавап бирәчәкбез. Нинди генә чор, технология булмасын, динне дөрес аңлап тоткан кеше бу дөньяда адашмаячак.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев