Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Чудненький” укытучым

Гомернең иң бәхетле, иң гүзәл еллары дип мин балачактан да бигрәк студент елларын саныйм. Казанда узган биш ел ярым гомерне. Ул еллар искә төшсә, ни хик­мәттер, күз алдына тулай торактагы гаҗәеп күңелле тормыштан да алдарак уку йортларының шау-шулы коридорлары, аудитория-лабора­торияләр, беренче һәм икенче курс, аның авырдан да авыр фән­нәре, зачет, имтиханнар килеп баса. Һәм дә лекцияләр.

Укытучы артыннан дәфтәргә кабаланып төшереп барган су буе формулалар аңлашылып бетми генә түгел, күңелдә шом да тудыра. Ничек аларны истә калдырасы да кайчан да бер килеп җитәчәк сес­сия­не ничекләр бирәсе булыр? Ә бирмичә һич тә ярамый. Студент булу, данлы уку йортында гыйлем алу, сала баласы булып та олы калада яшәү – мондый абруй һәм сөе­нечне югалтырга ярыймы соң. Бү­ген уйлыйм: менә шул “яра­мый”­ны аңлау өстәмә җаваплылык тудырып, аңламаганны аңларга, төбенә төшәргә, гыйлемгә хөрмәт белән карарга өйрәткәндер безне. Ә инде сессияне исән-имин җиткереп, имтихан биреп чыккач сөенүләр ул елларың катлы-катлы бәхетенең иң югары ноктасы, кульминациясе бул­мады микән? Ихтимал, булгандыр. Күтәрә алмаслык тоелган авыр­лыкларны җиңү – җиңүләрнең иң татлысы бит...


Аудиториянең олы көрән тактасы формулалар, математик тигез­ләмәләр белән тулган. Урта яш­ләр­дәге күзлекле укытучы, сөйли-аң­лата, акбур белән яза-яза килеп тактаның буш калган бер уч җиренә соңгы билгеләрне төшерә дә тео­реманың, ниһаять, исбатланганын белдереп, шаян елмаеп безгә карый һәм: “Гаҗәеп шәп! Монысы да булды”, – дип куя. Укыту урыс телендә булганлыктан, моны ул, әлбәттә инде, урысча әйтә. “Чудненько!” – ди. Пар саен, лекция саен, исбатланган һәр теорема саен диярлек шулай. Ул гынамы, укытучыбыз ахыр ноктаны куйганчы да кызык һәм хикмәтле сүзләр кыстыргалап кына тора. Алар аның запасында җитәрлек.


Югары математиканың махсус бүлекләренә – без башлап җибәр­гән чиксез зур һәм чиксез кечкенә эзлеклелекләр дип аталганының асылына әле бик төшенеп җитмә­сәк тә, аның лекцияләрен баштан ук күпмедер үз итәбез, яратабыз. Фәнгә мөкиббән булмаганнар да аның авызына карап тора, тагын нинди хикмәтле сүз чыгар икән дип көтә. Төркемнәрдәге берән-сәрән кыз-кыркын исә уку башында ук аңа мәхәббәт тулы күзләрен бага башлый. Өченчеме, дүртенчеме шундый лекциядән соң ук, һич тә сүз куешмастан, без күзлекле укытучыбызга үз итеп “Гаҗәеп шәп”, ягъни “Чудненько” дигән кушаматны тагып та куйдык. Өч группадан торган бөтен агымыбыз белән.


Укытучыбызның чын исеменә килгәндә, ул – Энгель Мөхәммәт улы Исхаков. Махсус математика ка­федрасының доценты. Хәер, башкалардан аермалы буларак, мин әлеге үзенчәлекле укытучы белән азмы-күпме таныш та идем инде. Ул гынамы? Коткаручым дип үк әйтмәсәм дә, әле бер ай элек кенә түбәмне күккә тидереп алган кеше бит ул.


Керү имтиханнары биреп йөрибез. Дүрт имтиханның икесе – математика. Иң авыры – әлбәттә, язма имтихан. Анысын, Ходай кушып, “дүртле”гә бирдем. Бу уңыш санала, чөнки иң югары билге алганнар бик сирәк. Икенчесен – телдән имтиханны “бишле”гә бирергә кирәк иде. Ни дисәң дә конкурс хәйран, физикасын әйбәт биргәндә дә, урыс теленнән ни аласын әле белгән юк. Әмма ул сынауда мин “бишле” ала алмадым. Ун ел буе бөтен фәннәрне дә татарча уку комачаулады димим. Белем бар иде. Тик терминология­дә бераз буталып, белгәннәремне урыс телле укытучыга ачык итеп сөйләп бирә алмадым.


Карл Маркс урамындагы беренче корпустан, аңа якын гына урнашкан тулай торакка бераз сөмсерем коелып кайтып керүгә бүлмәдәшләр, гадәттәгечә, ничек бирүем, ничәле алуым хакында төпченә башлады. Бүлмәдәшләр дигәннән, зур гына бүлмәдә без алтау. Өчебез абитуриент булса, калган өчебез – кайсыдар заводта практика үтеп йөрүче өченче курс­ка күчкән студентлар. Бу урында бераз чигенеш ясап шуны әйтәсе килә: хәзергесен белмим, ул заман­ның яхшы үзенчәлеге – ничәдер курсны инде җиңгән, гыйлем гранитын кимереп тешләре шактый чарланган студент халкы безгә – “сары авызлы” кичәге мәктәп баласына, шул исәптән русчасы шәптән булмаган авыл малайларына да аз гына да кырын карамый иде. Кыерсыту, “дедовщина” бөтенләй дә юк. Бергә утырып чәй эчәбез, бергә гитарага җырлыйбыз, хәтта кинога бергә барган чаклар да булды.


Шул студентларның берсе миңа – балтасы суга төшеп кайтып кергән “абитура”га төпле киңәш бирде. Кабул итү комиссиясенә барып имтиханны кабаттан – татар телендә тапшыруга рөхсәт алырга кирәк сиңа, диде. Әйткән – эшлән­гән. Комис­сиядәге кеше мине тыңлады да каядыр шалтыратып ал­ганнан соң фәлән көнне фәлән сәгатькә фә­ләненче аудиториягә килергә кушты. Шулай эшләдем дә. Аудитория ишеге төбенә басып биш минут та көтмәдем, 40-45 яшьләрдәге күз­лекле укытучы килеп җитеп, аның белән икәүләп парта арасына кереп утырдык. Күзлекле башта билетсыз гына татарча берничә сорау биреп, җа­вапларымны тыңлады, аннан соң дүрт-биш тигезләмә эшләтте. Язганнарымны ашыкмый гына карап чыкканнан соң дәшми генә мин кичә алган “дүртле”не калын итеп сызып ташлап, өстенә “бишле” куеп чыгарып та җибәрде. Шатлыктан балкып, бәхет канатларымны җил­пеп тулай торакка йөгердем. Ул вакытта андый-мон­дый юморы си­зел­мәгән бу “юмарт” укытучының студент булгач та безне укытасын, югары математиканың тирән күл­ләренә ныклап чумдыра­сын-ба­тырасын, математик анализ аша уйларга, фикерләргә өйрәтәсен мин, әлбәттә, белми идем әле...


“Чудненько” лекция саен тактада барысын да шулай шома гына ерып чыкса, шаяртса да, күреп, чамалап торабыз, фән шактый авыр. Тир­лиселәр алда. Хәтсезебез ул катлы-катлы формулаларны, чикләмә­ләрне әлегә аңламый да. Имтихан дигән сират күпере җитүен хафаланып көтә. Тик бөтенләй үк өметсез дә түгелбез. Җитди фән булса да, беренче карашка бик үк җитди булмаган юморлы укытучы укыта ич. Имтиханны да бәлки ул шулай уйнап-көлеп кенә алыр, батырмас. Шаяннар шәфкатьле була бит. Тик ташламалар көтеп йөрүчеләрнең дә, башкаларның да буш хыяллары беренче коллоквиумнан – семестр барышындагы кече имтиханнан соң тәмам юкка чыкты. Бер шаяртусыз “икеле”ләрне тезде генә Исхаков. Төркемдәге егерме ничә студент арасыннан уңай билге алучылар бер кулның бармаклары санынча гына булды. Аларның да “өчле” дә “дүртле”. “Бишле”ләр юк. Менә сиңа “Чудненько”, менә сиңа ул сипкән мәзәкләр! “Берәүнең ике улы була: берсе – акыллы, икенчесе интеграллар чишкән”, имеш. Мәзәк ясады бу бездән!


Бүгенге көн күзлегеннән караганда, барысы да яхшы аңлашыла кебек: укытучыбызның безне айнытуы, чын-чынлап энә белән кое казырга, үз фәненә үтә дә җитди карарга өйрәтүе иде бу. Ул чакта андый хакыйкатьне барыбыз да аңлап бетермәсәк тә. Шәхсән миңа шәп сабак булды ул коллоквиум. Авыр “икеле”мне җилкәмә салып, тагын да авыррак уйларымны башымда әйләндереп, Ирек мәйданына урнашкан 5 нче корпустан тулай торакка – Горький паркына таба җәяүләп кенә киттем. Бүген дә хә­теремдә: октябрьнең пыскак яңгыр сибәләп торган шыксыз киче, ка­раңгы инде төшкән. “Болайга кит­кәч укып булмас, ахрысы. Минем өчен түгелдер ул институт дигән­нәре. Нишләргә соң? Авылга кайт­саң – хурлыгы, “укый алмады”, дия­чәкләр! Юк, лекцияләрне янәдән кат-кат карап чыгарга, барысына да төшенергә кирәк! Кереп китәргә, матанның булдыра алган кадәр төбенәрәк төшәргә! Сессиядә “өч­ле” булса да алу өчен”.


Һәм менә гыйнвар, беренче сессия. Матанализ – имтиханнар исемлегендә беренче. Аннан кала әле тагын аналитик геометрия дә бар. Анысы аз булса да җиңелрәк. Икенче омтылышта “дүртле”гә биргән теге коллоквиум күпмедер өметле итсә дә куркыта: калын гомуми дәфтәрдәге өч дистәгә якын лекцияне, тигезләмә, формула, чикләмәләрне яза-яза өйрәндем. Инде күпмедер беләм дә кебек. Бер кереп киткәч төшенәсең икән ул. Тик төшенү – бер нәрсә, әле истә дә калдырырга кирәк бит. Без укыган чорларда шпаргалка куллану, күчерү дигән нәрсә гомумән юк иде. Имтихан бирәсе аудиториягә берьюлы дүрт-биш кешедән артык кертелми. Кергәннәр укытучының нәкъ каршына утырып әзерләнә.


Соңгы көнне иртәнгә чаклы әзерләнеп утырып, имтиханга йок­ламый гына барырмын дисәм дә, йоклап кителгән. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бүлмәдәшләрем дә башка группалардан. Шулай да арадан берсе, исенә килеп, мине сәгать уникенче киткәч төрткәләп уятты. Башка килгән беренче уй – беттем, йоклап калдым, автомат рәвештә “икеле” чәпәячәкләр. Ятып калганчы атып кал, дигән икенче фикер өскә чыгып, мин, юынып та тормастан, зачеткамны гына кесәмә салдым да, ашык-пошык киенеп, институтка чаптым. Тирләп-пешеп килеп җиткәндә, бәхетемә, имтихан алу төгәлләнмәгән иде әле. Имтиханнан чыкканнар да, никтер өй­лә­ренә таралмыйча, коридорда йө­ренәләр. Беркемгә бер сүз әйт­мәс­тән, берни сорамастан, бәреп диярлек аудиториягә килеп керсәм, анда җәмгысы дүрт кеше. Дүртенчесе – “Гаҗәеп”, укытучыбыз. Әлегә җавап бирмәгән, мине күпмедер коткарган өч группадашым укытучы алдында язып, әзерләнеп утыра. Энгель Мөхәммәт улы миңа карап көлемсерәп кенә куйды да билетларга таба ымлады: янәсе, йоклап калганың кыяфәтеңә чыккан, шулай да бәхетең – өл­гер­дең, әйдә, әзерлән дә җавап биреп кара, күрербез ниләр белгәнеңне.


Беренче сорауга кагылышлы беренче тигезләмәләрне язганда тәмам тынычланган идем инде. Группадашларымның берсе, бир­гәндерме имтиханны, юктырмы, кау­шап, кызарып, озак итеп җавап биреп чыгып китүгә, калган икәве әле һаман кыштыр-кыштыр язып утыру сәбәпле, укытучыбыз каршына мин киттем. Билет буенча җавапны тиз тоттым. Тик синең белем дәрәҗәң барыннан да бигрәк өстәмә сорауларда ачыклана. Аларын да ерып чыктым кебек. Соңгы сорауга җа­вап биргәндә Исхаков зачеткамны кулына алды һәм мин аннан ялгыш та көтмәгән бер җөмлә әйтеп куйды: “Мин инде сиңа “бишле” куярга җыенган идем, соңгы сорауга җа­вабың кытыршырак булды. “Дүрт­ле”. “Бишле” булмаганга аз гына да борчылу юк, түбәм – күктә, сөене­чем чиксез иде. Матан тикле матаннан “дүртле”! Ул гынамы? Төп яңа­лык мине коридорга чыккач көткән булып чыкты. Төркемнең яртысы имтиханда баткан – “икеле” алган. Барысы бер “бишле”, минеке белән исәпләгәндә җәмгысы ике “дүртле”, калган­нар­ның – “өчле”. Ягъни “тирләргә” те­лә­мәгән­нәргә янә дә бер сабак. Соңыннан, бераз акыл кергәч, рәх­мәтле булсыннар өчен.


Ул көнне бәхетем шул дәрәҗәдә түгәрәк булуы – бер хәл, мин үземнең, ягъни мәсәлән, авылдан килгән “без­нең – каткан тезнең”, биредә укый аласына гына түгел, теләгәндә яхшы укый аласына да ышана башладым. Үз-үземә ышанырга мине ма­т­анализ һәм аны укыткан укытучы Энгель Мөхәммәт улы Исхаков өйрәтте дисәм дә, һич арттыру булмас төсле... Икенче курста матема­тиканың инде бүтән бүлеген – ихтималлылык теориясен өйрәтә башладылар. Анысын башка укытучы – үтә дә кырыс һәм бөтенләй үк юморсыз, ләкин гадел Иван Ильич Вовченко алып барды. Тик кем генә укытса да, укый башлаган мәлләрдә булган курку беткән иде инде. Ул гына да түгел, математика яраткан фәннәрнең берсенә әй­ләнде, дисәм дә, дөрес булыр. Һаман да шөб­һә­ләнеп, шыңшып йөргән кайбер сабакташларыма, аптырап, мәгълүм спектакльдәгечә: “Их, егет­ләр, ат урлауның тәмен, рәхәтен белмисез сез!” – дип әйтәсе килгән чак­лар да була иде...


Күптән түгел генә тәвәккәлләп махсус математика кафедрасына шалтыраттым. Ниятем Энгель Мө­хәммәт улының исәнлеген белү һәм, мөмкин булса, аңа сәлам җит­керү иде. Минем кебек Исхаковта укыган студентлар йөзләр, меңнәр белән исәпләнсә дә, хәт­сездән пенсиядәге кешегә элекке шә­кертенең сәламе артык булмас дип уйладым. Теләгем шул көнне үк тормышка да ашты, дия алам. Кафедра мөдире әйтүенчә, укытучым 88 яше белән барса да, инде укытмаса да, исән-сау. Алай гына да түгел, мөдир төштән соң кафедра утырышы булачагын, анда без сокланган һәм хөрмәт иткән укытучыбызның да чакырулы булуын әйтте. Сәлам һәм теләкләрне бик теләп җит­керәчәген ышандырды.


...Укытучымның бер минем генә истә шундый уникаль шәхес булып калмаганын белсәм дә, фикер­дәш­ләр табу теләге белән барыбыз да кулланган “пәрәвез”гә кердем. Интернетта “Укытучы турында” (“ПроПрепода.ру”) дигән сайтта Энгель Мөхәммәт улын күпкә ныграк зурлаганнар: “Бөек укытучы”, “Легендар кеше”, “Кырыс, ләкин гадел”, “Алтын зат”, “Мәңге исебездә”... Бәхетле студент чакның шатлык-бәхетләрен тагын да тулырак иткән, үз фәне аша безне уйларга өйрәткән кабатланмас укытучыма минем дә озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм мәңге сарыкмас юмор хисе теләп каласым килә.

Фото: https://pixabay.com | nikolayhg

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев