Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ДӘҮЛИТОВ БАЯЗИТ: «КОЯШ ҖИРНЕ ЯКТЫРТА, КИТАП – МИНЕ»

Уңышка ирешер өчен 5% талант һәм 95% тырышлык кирәк, диләр. 8нче сыйныфта укучы сыйныфташым Дәүлитов Баязит үзенең белемнәре белән шаккаттыра.

7нче сыйныфта укыган вакытта ул, төрле олимпиадаларда катнашып, район этабында 8 призлы урын яулады, шуның бишесе – беренче урыннар, шулай ук математикадан республикакүләм “Олимпка юл” олимпиадасында призёр булды. Бу уку елында, ягъни 8нче сыйныфта, Баязит муниципаль этап олимпиадаларында 9 призлы урын алды, алар арасында беренче урыннар бишәү. Әлбәттә, аның укуга бик зур сәләте бар, ләкин югары үрләргә ирешер өчен, Баязитка җитди тырышлык, озак әзерлек, сабырлык, игътибарлылык һәм китап белән дустанә мөнәсәбәтләр ярдәм иткән.  Халык мәкалендәгечә, “Кояш җирне яктырта, китап – мине,”- дип әйтә Баязит, чөнки нәкъ менә кече яшьтән һәрчак китап уку аны җиңүләргә китергән. Баязит кечкенәдән олыларча фикер йөртүе белән кешеләрне шаккаттыра иде, аның һәр әйткән җөмләсе фәнни һәм дәлилле, ә эшләгән эше нәтиҗәле. Уңышка ирешү серләрен ачыклау өчен, мин Баязит белән әңгәмә кордым.

–  Баязит, олимпиадаларда катнашырга нәрсә этәргеч бирде?

– Белемгә омтылыш этәргеч бирде. Иң баштан ук белдем: олимпиада – мине өскә күтәрә торган лифт. Мин, олимпиадаларда катнашып,  үземне акыл һәм рух ягыннан тәрбиялим. Әзерлек вакытында туган сорауларга җавап табу минем белемне күпкә арттыра, ә олимпиадаларда җиңү киләчәк тормышка зур стимул бирә. 

– Ни рәвешле һәм кайсы вакыт кысаларында олимпиадаларга әзерләнәсең?

– Башлангыч сыйныфларда олимпиадаларга әзерләнү күпкә җиңелрәк иде, чөнки материал катлаулы түгел һәм вакыт күп. Югары сыйныфларга күчкән саен бу факторлар капма-карша якка юнәлеш алдылар: материал да катлауланды, вакыт, киресенчә, әзәйде, олимпиадалар да күбәйде.

Ләкин авырлыкларга карамастан, мин олимпиадаларга әзерләнергә вакыт табам, әзерлекне уку белән берләштерәм,аерым консультацияләрне хуплыйм.  Әзерләнү ысулларында гадәттән тыш бернәрсә дә юк: материалны тирәнтен өйрәнәм, узган елларның эшләре белән танышам.

– Тормыш  буенча девизың нинди?

– Беләге булган берне егар, белеме булган меңне егар!

– Үзеңнең иң зур җиңүең турында сөйлә. Ул синдә нинди хисләр тудырды?

– Минем иң зур җиңү – 2019нчы елда математикадан “Олимпка юл” олимпиадасында призёрлыкка ирешү. Мин җиңүчедән берничә баллдан гына калдым. Бу моңсу булса да, әлеге факт мине сөендерде.

– Баязит, син бөтен фәннәр белән дә бер төрле кызыксынасыңмы, яки кайбер фәннәргә өстенлек бирәсеңме? Иң авыр, күп әзерлек таләп иткән кайсы фәнне атый аласың?

– Кызганычка каршы, мин һәр олимпиадага да бер үк дәрәҗәдә әзерләнә алмыйм.  Шуңа күрә, мин үзем белмәгән фәннәргә өстенлек бирәм.  Геология фәненнән олимпиаданы иң авыры дип саныйм, чөнки ул үз эчендә башка фәннәрне дә камап тора.

– Топ-5 иң яраткан китапларыңны ата. Алар сиңа тормышта, олимпиадаларда ничек ярдәм итте?

– “Борынгы Рим ”- тарих белән кызыксынуга юл ачты; “Җир планетасы” энциклопедиясе без яшәгән җиргә төрле яклардан, тулаем карарга өйрәтте; Л.Н. Толстойның “Кавказ тоткыны” рус әдәбиятына яңа караш бирде; “Кыйссаи Йосыф” әсәре тормышның бар яклары турында да уйланырга мәҗбүр итте; “Гади телдәге экономика” китабы бу өлкәнең иң гади принциплары белән таныштырды. Ул миңа җәмгыять белеменнән олимпиадада ярдәм итте.

– Синең яхшы укуыңа, олимпиадаларда җиңүеңә сыйныфташларың, дусларың ничек карый?

– Төрлечә була. Чын күңелдән җан атучылар бар, чөнки җиңүләрем классны күтәрә, кемдер битараф мөнәсәбәттә, ә кайберәүләр хәтта көнләшә.

– Хәзерге заманда күпчелек яшьләр тормышларын гаджетларсыз күз алдына китерә алмыйлар. Смартфоннар, ноутбуклар куллануга син нинди мөнәсәбәттә? Алар синдә бармы?

– Гаджетларга карата мин төрле мөнәсәбәттә: гаджет – ул мәгълүмат чыганагы, тиз эшчәнлек, зур результатлар. Бу уңай яклары. Шул ук вакытта, смарфоннар, ноутбуклар һ.б. сәламәтлекне боза, вакытны күп ала һәм көтелмәгән проблемалар тудырырга мөмкин. Кирәк чакта мин алар белән кулланам. Ләкин минем персональ гаджетларым юк.

– Олимпиадада катнашучыларга һәм яхшы укырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

 Киңәшләрем бик гади һәм таныш булып яңгырар, ләкин аларны тырышып куллансаң, югары үрләргә ирешеп була: вакытыгызны дөрес бүлегез, эзләнегез, китап укыгыз!

Айлия ХАҖИЕВА

Фото: yalkyn.ru

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев