Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Эш-гамәле – халык мәнфәгатендә

    Кемгә нинди тормыш юллары узасы тугач та ук Аллаһы тарафыннан язмышыбызга языл­ган була торгандыр ул. Кай­берләребез туган үскән җирләрдән читтә гомер итә, ә күбебез туган ягында яшәп, төбәге тарихына үзе­нең сәхифәләрен яза. Сабабыз горурлыгы Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллин шундый шәхесләрнең берсе дияр идем. Үткән буын вәкилләренең күбесе, читтә яшиләрме алар, район үзәгендәме, Байлар Сабасы тарихын, аның үсешен бу олы җанлы, балалар укытуга, аларга тирән белем биреп, һәрберсен олы тормыш юлына кертеп җибәрүгә күп көч куйган шәхестән башка күз алларына да китерә алмыйдыр.

    Нурислам Фәтхелислам улы сугыш алдыннан  – 1940 елның 15 апрелендә ул вакытта Саба районына кергән Урта Мишә авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Яшьтән тырышлыгы, белемгә омтылуы белән аерылып тора. 1957 елда Олы Нырты урта мәктәбен “5”ле билгеләренә тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Диплом алгач, район мәгариф бүлеге боерыгы белән Мәртен мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Яшь егетнең тырышлыгын, оештыру сәләтен  күреп, 1963 елда  район комсомол оешмасына II секретарь итеп күчерәләр. “Беренче” дә була.  Теләче урта мәктәбендә директор булып эшләгәндә, ягъни 1966 елда Биектау районы Казаклар авылында колхозчы гаиләсендә туган югары белемле укытучы Суфия Гыйлемхан кызы белән гаилә кора.  Ә 1968 елның август аеннан аны Саба урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Ул тырыш, бердәм педагогик коллектив оештырып, мәктәпне республикабыз буенча алдынгылар сафына чыгара алды. Мәктәбебездә балалар укыту, аларга өстәмә белем бирү дә даими игътибар үзәгендә иде. Укучылар арасында өлгереш яхшырды. Шулай  ук укытучыларның тормыш, яшәү шартлары турында да кайгыртылды. 1980-1981 уку елында Татарстан Республикасында Саба урта мәктәбе тәҗрибә участогы җиңүче булып таныла. Балаларның уку, укытучыларның  белем  би­рү шартларын яхшыртуга, социаль ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә.  Шуның нәтиҗәсе булып 1976 елда Сабада 640 урынлы мәктәп төзелә һәм  педколлектив бер сменада укытуга   күчә.

    Нурислам Насыйбуллинның алдагы хезмәт  юлының  21 елы  совет һәм хакимият  органнарында  эшләү белән бәйле. Авыл Советлары җи­тәкчеләре, депутатлар белән  кулга-кул тотышып эшләп, намус белән тартты  ул авыр  йөкне. “Мин район Советы рәисе  урынбасары вазифаларына  алынганда  Арташ, Симет якларына юллар юк, Олы Нырсыга барасы булса, машиналы атлар тартып чыгара иде. Әлеге проблемалар   уңышлы хәл ителде, район икътисадый үсеш кичерде. Миңа совет органнарын кадрлар белән тәэмин итүдә, яхшы  җитәкчеләр белән эшләргә  язган  булып чыкты”,– дип искә ала совет эше ветераны.

    Реклама

    Кыскасы, Сабаның зур ихтирамга лаеклы  шәхесе кай­сы гына урында эшләсә дә, үзен оста, тырыш оештыручы, кыенлыкларны җиңә белүче җитәкче итеп күрсәтә. Тырыш хезмәте өчен “Халык  мәгарифе отличнигы”, “ТАССРның атказанган укытучысы”, “Хезмәт ветераны” медале, Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы, Совет Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.Тормыш иптәше Суфия ханым белән ике кыз үстереп олы тормыш юлына чыгаралар, дүрт оныклары бар.

    Шушы олуг шәхеснең юбилее көннәрендә без аның укучылары аны гел яхшы яктан гына искә алабыз. Хәзер дә ул тормышыбыз белән кызыксынып, киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Рәхмәт аңарга.  Тормыш иптәше Суфия апа белән тигезлектә, матур тормышта, муллыкта, сау-сәламәт яшәүләрен телибез.

    1974 елда Саба  урта мәк­тә­бенең X “а” сыйныфын тә­мам­лаучылар исеменнән  Муса Аб­дуллин

    Фото: социаль челтәрдән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 15 апрель 2020 - 23:12
      Без имени
      Муса, классташым зур рэхмэт сина!! Горурланам!! 1974 елда, 10"А"класын бетереп чыктым Нурислам абый белэн СУФИЯ апаны балалары идек без, 32 бала идек!!! Сэлэмэтлек, бэхет, шатлык хэм тигезлек сезгэ безнен яраткан укытучыларыбыз!!!