Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Эш тә кирәкми, бала да

    Утыз ел: күпме, азмы? Ничек саныйсың бит! Имән агачы, мәсәлән, утыз елдан соң чикләвек бирә башлый гына әле. Ә илдәге гаиләләр арасында соңгы өч дистә елда бала тәрбияләүдән тәм табучылар ике тапкыр кимегән. Аның каравы буш вакытын телевизор каршында үткәрергә теләүчеләр арткан. Без ничек үзгәрдек?

    “Левада” үзәге утыз еллык тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иткән. Белгечләр төрле елларда халык арасында үткәрелгән сораштыруларны чагыштырган. Баксаң, 1989 елдан бирле илдәге гаиләләр арасында эшләү теләге белән янып торучылар 23тән 9 процентка кадәр кимегән. Эш кенә түгел, бала да кирәкми. Соңгы 30 елда буш вакытымны балалар тәрбияләүгә багышларга телим дип җавап бирүчеләр ике тапкыр азрак теркәлгән. “Кызыксыз шөгыльләр” исемлегенә китап уку, урманда йөрү, хуҗалык эшлә­рен башкару да эләккән. Аның каравы хәзер тәмле ашарга яратучылар, сәяхәт итүчеләр, кунакка йөрүчеләр, һич югы бер­нәр­сә дә эшләмичә диванда кырын ятучылар күбрәк икән. Дөрес, “Левада” үзәге белгечләре ачыклык та керткән: 1989 елда гаиләләр арасында балигъ булмаган бала тәрбияләүчеләр 50 процент диярлек тәшкил итсә, былтыр андыйлар нибары 37 процент кына булган. Буй җиткән малай-кызга вакыт азрак китә, янәсе. Тик бу да – замана күрсәт­кече түгелме?


    – Элек гаилә җәмгыятьнең бер “күзәнәге” булып саналса, хәзер ул – үзен-үзе тәэмин итүче, мәс­тәкыйль орган, – ди психолог Марина Болотова. – Утыз түгел, соңгы егерме елда гаиләләрдә булган үзгәрешләргә генә күз салыйк: 1995 нче елларда тәүге тапкыр илдә аерылышучылар саны өйләнешүчеләрдән артып китте. Бу әле дә шулай. Бүген Россиядәге ир-атларның 80 проценты гаилә институты, гомумән, кирәк түгел дип саный. Андыйлар өйләнергә, бала тәрбияләргә дә ашыкмый. Бу ник болай килеп чыкты соң? Сәбәбе бик гади: элек гаиләне рәсми рәвештә теркәлүдән башка күз алдына да китереп булмый иде. Җәмгыять мондый күре­неш­не кабул итмәде. Җәза бирергә дә күп сорап тормыйлар иде хәтта. Кияүгә чыгасың икән – гыйффәтле кыз булып, кунакханәдә кич кун­саң – паспорттагы штамп кирәк. Югыйсә шәхси эшкә үк шелтә язып куярга, айлык пре­мия­не “кисәргә” мөмкиннәр. Бүген исә бер җенесле никахлар турында күз дә йоммыйча сөй­ләшәбез.


    Моннан ун ел элек үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең күпчелеге аерылышуга китергән төп сәбәпләр дип ир яки хатынның хәмер яратуын, үз торагың булмауны һәм туганнарның гаилә эшләренә тыкшынуын атаса, хәзер эшсезлек, хыянәт һәм җенси канә­гать­сезлек алдынгы урынга чыккан. Хыянәт дигәннән, бүген һәр икенче ир-ат бер тапкыр гына хыянәт иткән хатынын гафу итәргә риза.


    Көчле затлар йомшаклык күр­сәтсә, гүзәл затлар – кире­сенчә. Grant Thornton International бәй­сез консалтинг оешмасы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, Россия җитәкче хатын-кызлар саны буенча алдынгы урында тора. Ил күләмендә топ-менеджер кәнә­филәренең 40 процентында гүзәл затлар утыра, дигәннәр. Чагыштыру өчен: Германиядә әлеге күрсәткеч – 14, Япониядә 8 процент тәшкил итә.


    Заманасы да үзгә хәзер. Социология фәннәре кандидаты Люция Гомәрова әйтүенчә, бүген баласыз яшәүче гаиләләр саны арта.


    – Чайлдфри, ягъни балалардан ирекле тормыш күренеше җәм­гыятькә торган саен күбрәк үтеп керә. Бүгенге яшьләрнең 15 проценты өйләнешкәч тә, тиз генә бәби табарга теләми. Һәр өченче гаиләдә диярлек баланы әнисе генә үстерә. Шуңа күрә гаилә­ләрнең тәрбияви роле кимеде”, – ди ул. Ә тормышта кызык-мызык беткәнмени? Телевизор, дуслар, сәяхәт... Саный китсәң, кулдагы бармаклар да җитмәс.

     

    2-2

    Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

    http://vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: