Саба таңнары

Сабинский район

18+
Язмалар

«Гаилә альбомы»н карыйбыз: Нуруллиннар

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе «Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсын игълан иткән иде. Әлеге конкурска тәкъдим ителгән эшләр арасында Тимершык авылында яшәүче Зәфирә һәм Илдар Нуруллиннар гаиләсе турында да истәлекләр бар.

Гаилә хатирәләре белән язма геройларының кызлары Гөлнар Шәфыйкова уртаклаша.

Гаилә альбомын карыйбыз...

  Язмамда иң элек Нуруллиннар (әти ягы) һәм Нурмиевлар (әни ягы) гаиләсенең серле бәйләнеше хакында сөйләп үтим. Илгиз бабам һәм Фәнәви бабам икесе дә 1930 нчы елгы, алар яшьтәшләр, бергә армия сафларына алыналар. Һәм Мәскәү шәһәрендә бер җирдә хезмәт итү бәхетенә ирешәләр. Яшь, гайрәтле, хыялый чаклары, әлбәттә, аларның да булган. 1нче фотографиядә уңнан беренче Илгиз бабай, сулдан беренче Фәнәви бабай. Менә шул армиядә киләчәкне күзаллап хыялланып утырганда болар сүз куешкан ди. Армиядән кайткач, икесе дә бер көнне өйләнеп җибәрәчәкләр, балалары булгач, кодалар булачаклар, ди.

Исән – сау кайткач, Илгиз бабай Гөлсем әбигә 1956 нчы елның 1 нче апрель көнне өйләнгән, ә икенче көнне Фәнәви бабайга хатынлыкка Гөлҗиһан әбине алып кайтканнар. Беренче балалар әти һәм Дания апай 1957 нче елда туа, бер сыйныфта укыйлар. Икенче балалар да 1958 нче елның азагында әни һәм Тәслимә апай туа, өченчеләр Ильяс абый һәм Минсәрия апай, дүртенчеләр Илдус абый һәм Миңсылу апай. Ә инде кодалар булырга дигән хыял – теләк чынга аша, әти белән әни 5 ел матур гына йөргәч, 1981 нче елның 16 маенда өйләнешәләр.

Менә шулай, 1948 елда әтиләре хыялланган никах күкләрдә укылган булып чыга. Әти белән әни 44 ел бергә, туган авылыбызда, төп нигез җылысын саклап парлы гомер итәләр.

Танышу тарихы. Танышу дип әйтеп тә булмый бу вакыйганы, чөнки бер авылда туып үскән кешеләр бер - берсен яхшы белә, аның өстенә әле әти-әниләре дә дус, үскән чакта бер - берсен туганнар дип уйлап үсә алар. Армиядән ялга кайтып клубка чыккач кына гашыйк була әти әнигә. Шул чакта гына күзе ачылып әнигә башкача карый солдат егет. Солдат киемнәреннән озатып кайтып, шуннан очрашып йөреп китәләр. Аннары инде армиядән көтеп алу, кичке уеннардан бергә кайту...шулай 5 ел үтә.

Ул арада әни мөгаллимлек эшендә кайный, әти яшь өметле механизатор - алдынгылыкны бирмичә эшләп, ВДНХның бронза медаленә лаек була, яхшы эшләүче буларак Германиягә дә барып кайта.

Туй. Сиксәнче еллардагы барлык туйлар кебек бик күңелле үтә бу мөһим вакыйга. 1981 елның 12 апрелендә кыз сорарга киләләр, туй көне сөйләшенә. 15 май - никах укыла, авыл мулласы Гайҗан бабай укый. 16-17 май егет ягында, 19-20 май кыз ягында икешәр көн гөрләтеп туй ителә.

Туй өстәлендә ул еллардагы төп сыйлар: кискән токмачлы аш, итле бәрәңге, мичтә пешергән ипи, винегрет, кабартма, гөбәдия, җимеш бәлеше.

Гореф-гадәт буенча балдакларны, күлмәк, фатаны кияү ала. Туй күлмәге ул елда 105 сум, фата - 28 сум, балдак: егетнеке 185 сум, кызныкы 179 сум була.


Шулай ук матур традиция буенча килен туйның икенче көнендә кияүнең өен киендерә: тәрәзәгә челтәр-пәрдә, караватка ястык, юрган, карават чаршавы, 2 мендәр, өстенә чигелгән япкыч, урындыкларга киезләр, ашъяулык, сөлгеләр, тастымаллар. Тагын бер гадәт: әти-әниләргә, бертуганнарга бүләк бирү. Егет кешеләргә зәңгәр нейлон күлмәк, кызларга күлмәклек материал.

Ул чакта авылда бер-ике генә автомобиль була. Аларда Камил абыйныкы, ничәмә - ничә парның туенда иң затлы машина булган инде ул зәңгәр жигули. Фотографияләрдә дә матур итеп сакланып калган ул (4нче фотографиядә күренә). Шул зәңгәр машина артыннан урам буйлап автобус та иярә, анысы яшьләр, туганнар өчен.

Туйны шаһитлар алып бара, алар икесе дә иң якын дуслар: Мөнир һәм Миләүшә. Туй күңелле үтә: гармунга кушылып җырлап, көлешеп, ишегалдына-капка төбенә чыгып биеп, такмаклар әйтеп (3нче фотографиядә). Туйда гармунчылар - әтинең дуслары - Мәҗит һәм Рафаэль абыйлар була.

ЗАГС. Рәсми төстә язылышу авыл советы бинасында, андагы аерым бүлмәдә үткәрелә, стенада, әлбәттә, Ленин бабай рәсеме  Авыл советы секретаре - Нәсимә апа язылышу тантанасын алып бара. Тантаналы өлешне фойега чыгып биюләр дәвам итә. Соңыннан һәйкәл янына чәчәкләр салына.

Мунча-коймак. Әйе, иң кызык-күңелле көн буларак үтә икенче көнге бу йола. Егет ягында да, кыз ягында да мунча керү көне күңелле оештырыла: мунча керүчеләрне гармун уйнап, озатып - каршы алып йөриләр.

"Саматлар". Ул чорда әтиләр бергә дуслашып йөргән егетләр үзләренә атама табалар -"Саматлар" дип йөртәләр. Заманында танылган дуслар булалар инде алар. Шулай күңелле итеп бер - бер артлы гаилә корып, балалар үстереп, авылда калалар, күп бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. 1980 еллардагы "саматлар" менә алар: Илдар - Зәмфирә, Шаһинур - Дания, Мөнир-Гөлфәндә, Гыйният-Рәфисә, Гаптелхай-Нәсимә, Мәҗит-Хаҗәр, Рафаэль-Рәйханә, Миннислам-Дания, Вәсил-Нәсимә.

Әти - Нуруллин Илдар Илгизәр улы белән әни - Зәмфирә Фәнәви кызы Саба районы Тимершык авылында, төп нигездә 94 яшьлек әби белән бергә яшиләр, 3 бала тәрбияләп үстерделәр, 6 оныклары бар. Алар икесе дә мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыктылар, әти озак еллар технология-трактор, әни татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Әни Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек.

Безнең газиз кешеләребезгә ныклы сәламәтлек телибез. Мең рәхмәт, Сезгә!

Гөлнар Шәфыйкова.

#полистаемсемейныйальбом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев