Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ГРИПП КӨЧӘЯ – САКЛАНЫЙК

Саба районында вируслы кискен сулыш юллары (ОРВИ) һәм грипп авыруларының узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда 1,9 тапкыр артуы күзәтелде.

Мондый диагноз күбрәк нәтиҗәле профилактика чарасы буларак прививка  ясатмаган  кешеләрдә күзәтелә. Февральдә районда гриппның лаборатор расланган 11 очрагы теркәлде. Аларны берсе дә прививка алмаган булып чыкты. Аеруча  A(H1N1)sw09 типлы грипп вируслары өстенлек итә. Икенче төрле  «дуңгыз гриппы» исемен алган диагноз 11 кешенең 8енә куелды. Авыру  антибиотикларга бирешми һәм дөрес дәвалау булмаганда, нык өзлегүләргә  китерергә мөмкин. Грипп  вирусы  кипкән хәлдә 2-5 атна саклана ала. Шуңа күрә бүлмәне еш җилләтергә, идәнен юеш чүпрәк белән еш сөртеп торырга кирәк. Грипптан һәм ОРВИдан  сак­лану  өчен  кизү  вакытында кеше күп була торган  урыннарга, бигрәк ябык биналарга керергә тырышмаска, авыру  яткан  бүлмәдә   битлек белән йөрергә, аны 2 сәгать саен  алыштырырга, юылмаган  кул белән авыз-борынга,   күзләргә орынмаска  кирәк. Авыруның билгеләре беленә башлауга  өйгә участок табибын   чакыру   мөһим.

Резеда Фәттахова,

үзәк хастаханәнең эпидемиология

мәсьәләләре буенча баш табибы

 урынбасары.

Фото: https://pixabay.com | Capri23auto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X