Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җилкәдә күтәрә алмаслык салымнар иде

Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул сугыш турында язасы да язасы, сөйлисе дә сөйлисе әле. Тыл темасы да читтә кала алмый. Авыл халкы күпне күрде. Колхозчылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән һәр нәрсәдән салым түли: сөт, ит, йомырка, йон, бәрәңге...

Ашарыңа каламы, юкмы, өй тулы балаң ачка тилмереп утырамы – анда берәүнең дә эше юк. Ел  саен 300 литр  сөт, 300 данә  йомырка, 300 кило бәрәңге, 44 кило ит,  500 сум хәрби,  300 сум  ялгызаклар салымнары һәм тагын нидидер гаделсез  түләүләр бар  иде. Мал исәбе  ел саен  алынды.  Алдан белә калса, халык вак  малны яшерергә өлгерә. Әле дә истә,  күршебез кереп “сөенче”  алгач, әти тиз генә  ике  сарык бәрәнен  кеше  күрмәслек итеп  яшерде. Чөнки сарыкмы  ул,  бәтиме,  бер башка 200әр грамм йон салымы түлисе.  Мал  исәбе  алучылар абзарны барлап,  өйне  күздән  кичереп, чыгып барганда авыл  Советы рәисе сарык булып бәэлдәмәсенме!  Моңа  каршы яшерелгән бәрәннәр шунда ук “бә-бә” дип тавыш бирделәр.  Фаш ителдек. Шулай итеп,  ике  бәрән сарык исәбеннән исәпкә алынды. Шунысын да әйтим, авыл  Советы рәисе әти белән әнинең туган тиешле кешесе дә иде әле. Аларның “силсәвиткә” рәнжеп, үртәлеп  калулары  һаман онытылмый. Шулай ук апама  баласызлык  салымын кәнсәләргә  чакырып түләттергәндә  әти белән әнинең  кәефсезләнеп  йөрүләре  дә хәтердә. Кияүгә чыга  алмаса,  кыз бала шул салымны гомере буе түләргә тиеш була бит инде.

 Кеше генә түгел,  маллар  да интекте.  Фермадагы  кайбер  сыерлар аркан белән алдан-арттан урап,  өрлеккә бәйләп  куела   иде.  Сөтеннән бигрәк  малны ничек саклау турында  уйлыйсың. Терлекне  исән калдырачак чирәм  чыкканын түземсезлек белән  көтә идек. Йөк ташучы атларның да байтагы   күтәрәмгә куелган. Ачлыктан бичара  хайваннар да бик нык  интекте.  Колхоз эшенә атлар җитмәгәч,  сыерларны җигәргә өйрәтә башладылар. Калын карлы басуга чананы тартып  алып чыгып, шуңа  сыерны җиккәч, дулап китеп тәртәне  сындыруы әле дә   күз  алдында.  Кая барсын,  ахырда  өйрәнде.  Арандагы  малларга чанага сыер җигеп,  хәйран  азык ташылды. Үгезләргә  ел әйләнәсе эш бетмәде, әкренгә булса да, күп  эш башкардылар  алар.

 Хәзерге сыерларны  мин патшабикәгә тиңлим.  Ризыклары балансланган, витаминга баетылган,  көненә 30-40 литр  сөт бирәләр.  Аларны “Робот”  исемле  “чибәрләр”  сава.  Ул җилен  янына  килә,  аны  йомшак щетка, җылы су белән әйбәтләп юа. Аны сава торганы  алыштыра һәм аппаратның имчәкне эзләп табуына исең-акылың китәрлек. Боларны район ветераннары белән роботлаштырылган  фермаларга  экскурсиядә  йөргән чакта  күрдек. Шушы  үзгәрешләргә хәйран  калып карыйм да,  хәерлегә генә булсын  иде дим.  Йә, Раббым, берүк, рәхмәтеңнән ташлама.

Мәгъдәнур Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев