Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ҖИРЕН БИЗӘҮЧЕ ҖИТӘКЧЕ

Шуңдый кешеләр була – алар белән сөйләшсәң, киңәшсәң, үзеңне дөньяга яңадан туган кебек хис итәсең. Иртәгесе көн өчен ышанычың арта, өмет чаткысы кабына. Аларның хак сүзләре, мәгънәле фикерләре, сине үзе белән тигез күреп, шәхес итеп сөйләшүләре тормышка карашыңны үзгәртә, яшәргә көч бирә. "Сабагаз" идарәсе җитәкчесе Исмәгыйль Мөхетдинов әнә шундыйлардан.

Хөрмәтле  Исмәгыйль  Ибраһим  улы!  Сезне  бердәм, дус коллективыбыз, профсоюз оешмасы исеменнән  олы юбилеегыз  белән  тәбриклибез.  Сезне  һәрвакыт яңалыкка омтылучы, таләпчән, кешелекле, абонентларга  игътибарлы  җитәкче булганга хөрмәт итәбез. “Сабагаз”  идарәсен республикада таныту өчен күп хезмәт куйдыгыз. Сездәй миһербанлы, олы җанлы, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер җитәкчеләр сирәктер. Сезгә нык сәламәтлек,  эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, озын гомер телибез. Гел шулай көчле рухлы, изге күңелле булып, кадер-хөрмәттә, игелек күреп яшәргә язсын.

 

Исмәгыйль Ибраһим улы 1950 елның 1 гыйнварында Югары Шытсу авылында туган. Әтиләренең хезмәтенә бәйле рәвештә яшәү урыннары гел үзгәреп торганлыктан,  ул урта  белемне Икшермә, Сабабаш, Килдебәк  мәктәпләрендә ала. Әтисе Ибраһим, әнисе Нураниягә үзеннән кече энесе Ринатны,  сеңелләре Равия, Венера, Рузияне тәрбияләүдә, аякка бастыруда зур ярдәмче була ул. Яниль техник-һөнәр училищесына да әти-әнисенең ризалыгын  алып  керә, аннары  Кукмарада оештырылган шоферлар әзерләү курсын да тәмамлый. Хезмәт юлын 1967 елда халыкка  көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тракторчы булып башлый. 1969 елда армия сафларына алынып, хәрби хезмәтен Германиядә үтә. Солдат шинелен  салгач, Азин МТСында  тракторда, бераз соңрак МАЗ-503 машинасында эшли. 1972-1984  елларда Саба автотранспорт идарәсендә автобус шоферы булып эшләүче егет үзен үрнәк, тырыш, булдыклы хезмәткәр итеп күрсәтә. Һай, ул каршылыклары, уңыш-куанычлары, мәшәкатьләре белән үрелеп барган еллар! Шыгрым тулы автобусны тиешле урынга исән-имин илтеп җиткергәч, өстән авыр йөк төшкән кебек жиңеләеп калулар, кыш көне юлдагы кар көртләрен үтә алмыйча, халыкны якындагы авылга таратып, өч көн юлда кунулар  егетнең эшкә булган җаваплылыгын тагын да арттыра. Белемгә омтылган егет читтән торып Минзәлә совхоз-техникумының агрономнар әзерләү бүлегенә укырга керә. Егетнең хезмәтен күреп,  АТП җитәкчелеге аны 1984 елда предприятиенең баш инженеры итеп билгели. Җитәкче әлеге җаваплы вазифаны башкарган елларда хезмәт дисциплинасын ныгыту, автобусларны һәм йөк машиналарын техник яктан төзекләндерү, куллану коэффициентын һәм пландагы башка күрсәткечләрне үстерүгә ирешә.

1985 елда  Исмәгыйль Ибраһим улын газ оешмасына җитәкче вазифасына тәкъдим итәләр.  Ул башта әти-әнисе белән киңәшә. Ибраһим абый улына хәер-фатыйхасын бирә. Ул чорда  газ хуҗалыгында 20 кеше, “клетка” дип йөртелгән 2 автомобиль була. Җитәкче беренче көненнән үк абонентларга баллоннарны өйләренә илтеп бирү оештыра. “Сабагаз” идарәсенең киләчәгенә нигез  халык өчен янып-көюдән салына.

Бераз соңрак, Саба һәм Теләче районнарына караган авылларны газлаштыру башлана. Исмәгыйль Ибраһим улы җитәкчелегендәге коллектив “Авылларны газлаштыру” республика программасын үтәү буенча зур хезмәт куя. Төзелгән газүткәргечләрнең –39, газлаштырылган хуҗалыкларның 56 проценты “Сабагаз” идарәсенә туры килүе, моңа ачык дәлил.  Абонентлар белән үзеңне әдәпле тоту, эшеңдә  төгәллек, алдыңа куелган бурычны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, ныклы дисциплина, бер-береңне аңлау, ихтирам итү. Үзенең алдагы җитәкче булып эшләячәк дәверенә менә шундый максатлар куеп, ныклы адымнар белән килә Исмәгыйль Мөхетдинов. Кешеләрдә дөреслекне, хаклыкны, эчкерсезлекне, әдәплелекне һәм намуслы булуны бәяли ул. Хезмәткәрләренең көнкүрешенә, ялына, хезмәт шартларының уңайлы булуына һәм һөнәри белемне заман югарылыгына күтәрүгә зур игътибар бирә. Үзе дә 2006 елда читтән торып Мәскәү социаль-гуманитар институтының “Икътисад, бухгалтер хисабы һәм аудит” бүлеген тәмамлый.  Лениногорск шәһәренең Нефтьчеләр әзерләү техникумы  дипломы да бар.

Шәхси тормышына килгәндә, Тәнирә Абдулла кызы белән 46 ел гомер кичерәләр.  Мәктәп елларыннан башланган дуслык мәхәббәткә әйләнеп, уртак тормыш кора алар. Кызның озын толымнары, шаянлыктан очкынланып торган шомырт күзләре, самими тыйнаклыгы, сылу буй-сыны гашыйк итә егетне.  Уллары Ирек, кызлары Илсөяр тугач, гаилә тормышы тагын да түгәрәкләнә. Инде бүгенге көндә онык­ларга куанып, балаларының, киленнәре Лилиянең, кияүләре Булатның илтифатын тоеп бәрәкәтле, матур гомер итәләр. Эштән бушаганда Исмәгыйль әфәнде бакчачылык белән шөгыльләнә. Чангыда һәм велосипедта йөрү – аның яраткан спорт төре. “Таттранс­газ” җәмгыяте оештырган “Кышкы спартакиада”да, район оешмалары җитәкчеләренең чаңгы ярышында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Ул җәмәгать эше белән дә актив шөгыльләнә. 1990-1995 елларда җирле үзидарә Советы, 1995 елдан алып һәр чакырылыш саен район Советы  депутаты булып сайлана.

Исмәгыйль Ибраһим улына 1995 елда “Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хезмәткәре”, 2008 елда “Газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре” исемнәре бирелә. 2003 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, 2006 елда Россия Энергетика һәм сәнәгать министрлыгының Рәхмәт хаты, 2009 елда  “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Исмәгыйль Ибраһим улы үзенең төгәллеге, эшенә бирелгәнлеге, һәр нәрсәгә җаваплы карашы, тыйнак­лыгы, кешеләргә карата нечкә тоемлау сәләте, ихласлыгы белән җитәкчелекнең “Сабагаз” идарәсенә караган биш район халкының, үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләрнең тирән ихтирамын яулады. Ул бервакытта да кайгы-хәсрәт, авырлык килгән кешене игътибарсыз калдырмый. Һәрвакыт ярдәм кулы суза. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә, балалар йортларына, ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә матди ярдәм күрсәтә. Район күләмендәге хәйрия чараларының да башлап йөрүчесе ул. 2003 елда үз көчләре белән җиһазландырылган балалар уен мәйданчыгыннан бүген дә сабыйларның шат авазы яңгырый. Байлар Сабасын саф суы белән сөендереп торучы чишмәне дә җитәкче үз коллективы канаты астына алды.

Исмәгыйль Ибраһим  улы гомер  бәйрәмен Яңа елның беренче көнендә үк билгели. Күпме сулар аккан, ел фасыллары алышынган. Тик бер генә көн, бер генә сәгать тә бушка узмаган. Халыкка яшәү өчен армый- талмый хезмәт ителгән. Юк, жәлләмәде үзен Исмәгыйль әфәнде. Гомернең кешегә бер тапкыр бирелүен аңлап, дөрес юл сайлап, тормышка, чынга ашар максатлар куеп, җиргә нык басып, яшьнәп яши.

Ихтирам белән сез җитәкләгән “Сабагаз” идарәсе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев