Саба таңнары

Сабинский район

18+
Язмалар

«Иреңне карарга, тәмле аш­лар пешереп каршы ала да белергә кирәк икән...»

Тормыш хәлләре

Мин әни һәм әби тәрбиясендә генә иркә кыз булып үстем. Өй эшлә­ренә, аш-суга мине катнаштырмадылар. «Укы гына», — дип тукып тордылар. Шуңа күрә кияүгә чыкканда мин хәтта йомырка да кыздыра белми идем. Әмма ирем моңа нигәдер бер дә аптырамады.

Аш-су белән бәйле эшләрне үз өстенә алды. Аш пешерү, бәрәңге кыздыру аның өчен әллә ни авыр түгел иде, ахрысы. Шәһәр егете булса да ул бу эшләрне белә иде. Икебез дә банк хезмәткәрләре. Югары белемебез дә шул юнәлеш буенча. Эштә таныштык та.

«Ирне көйләргә кирәк» дигән җөм­ләне миңа әби дә, әни дә беркайчан әйтмәде. Бары иремнең әнисе генә бер тапкыр: «Әтисез үскән кызга ир белән торганда бик игътибарлы булырга кирәк», — дип әйтеп куйган иде. Ирем туйлар узуга ук савыт-саба юу машинасы сатып алып кайтты.

«Икегезгә күпме тәлинкә инде сезнең?» — дип көрсенде каенана аны күргәч. Өч ел шулай үтеп китте. Өй эшләрен авырсынмыйча башкарырга өйрәнә алмадым мин. Никахыбызга дүртенче ел киткәч иремнен миннән суына башлавын сиздем. Алай гына да түгел, ул эштән соң банкта кала башлады. Янәсе көне буе өлгерә алмый.

Җитәкче булгач, эше бермә-бер арткан иде аның. Мин өйгә берүзем кайтып китәм. Әмма күнегелгән гадәт буенча ашарга пешермичә иремне көтеп утырам. Ә беркөнне ул кунарга кайтмады. Әллә нәрсәләр уйлап, елап, шешенеп бетеп, икенче көнне эшкә килдем. Иремнән сәбәбен сорагач, ул күзләрен яшерде. «Безгә аерылырга кирәк», — диде.

Үзеннән дүрт яшькә өлкән, балалы хатынга китеп барды ирем, мине ялгыз калдырып. Хәзер бик үкенәм. Мәхәббәт, ярату белән генә әллә ни ерак китеп булмый, ахрысы. Иреңне карарга, тәмле аш­лар пешереп каршы ала да белергә кирәк икән. Бик соң аңладым мин моны.

Рәхилә.Чаллы
«Татарстан яшьләре»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев