Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КАЛӘМЕҢНЕ КИПТЕРМӘ, ЯЗ, ЗАМИРӘ!

Миңа райондашыгыз Зами­рә Сәмигулли­наның «Кем син, насыйп яр?» исемле китабын уку насыйп булды. Менә бит безнең милләтнең нинди байлыклары бар! Андый мәгънәле, тирән эчтәлекле әсәрләр язучылар, үз халкын яратып, үз телендә әхлакка өндәүчеләр булганда беркайчан да үлмәс милләтебез.

Әсәрләрдәге геройлар да башкаларга үрнәк булырдай. Сабый чактан алып, әби-бабай булып ахирәткә күчкәнче, нинди булырга, ничек авырлыкларны үтәргә, ничек намусыңа, милләтеңә, илеңә тугры булып калырга өйрәтә алар. Дөнья байлыгына кызыгу, аны «эләктерү» өчен нинди генә юлларга төшмәү һәм капма-каршы, авырлыклар, югалтулар, кимсенүләр аша үтеп, саф күңелле булып калуны бик гади, халыкчан телдә сөйләп бирә ул. Хәзерге заман «каләм тибрәтүчеләре» кебек, геройларны «чишендерми», икәү генә белергә тиешле интим серләрне, күренешләрне тасвирламый. Аның кешеләре гади, эч­керсез, ялгышсалар да, үкенү хисен югалтмыйлар.Халкыбызның йолаларын сак­лап яшиләр. Армиядән гарьләнеп кайткан егет, акча сорап килгәч, укытучы апаның намазга җыенып, яулык бәйләгәнен күргәч, оялып, гафу үтенеп китеп бара. Зәмирә ханым Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышану, намазлар уку-безнең милләтнең бәхет-сәгадәт юлы икәнен бик нечкә, ләззәтле итеп сурәтләп бирә.

Һәм, әлбәттә, бу әсәр мәңге мәртәбәле урында булачак. Автор үзе дә Аллаһны зурлаганы өчен, дөньяда да, бигрәк тә, ахирәттә, дә­рәҗәле урында булачак! Мәк­тәп программасына да кер­терлек әсәрләр диясе ки­лә. Аллаһы Тәгалә насыйп ит­сен. Уңышлар сиңа,Зәмирә ха­ным. Каләмеңне киптермә - яз.

Изге теләкләр белән

Лениногорск районыннан Нурия Сәлманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев