Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Картлык ничәдә килә? Табиб киңәшләренә колак салыгыз

Картлыктан куркырга кирәкме? Гомер озынлыгы, картлык көннәрен сәламәт итеп үткәрү турында еш сөйләшә башладык. Бу пенсия яшенең күтәрелүенә дә бәйле булды. Әмма картлыктан күпләр курка. Авырулар, киләчәк өчен борчылу, ялгыз калу күңелгә шик кертә.

Бүген Россиядә пенсия яшен­дәге 33 миллионнан артык кеше бар. Бу – ил халкының 23 проценты дигән сүз. 2025 елга бу күр­сәткеч 28 процент булыр дип көтелә. Россия Фәннәр академиясе академигы, А.Н.Бакулев исе­мендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәгенең кли­ник-диагностика бүлеге җитәк­чесе Юрий Бузиашвили картлык турындагы үзенчәлекле фикер­ләре белән уртаклаша.
 

– Картлык куркыта. Чынлыкта  ул болай беркемгә дә комачауламый кебек. Әмма аның турында уйлар борчый башлый. Картайган көннәрем ничек узар, башкалар ни уйлар? Шул ук вакытта бөтен кеше дә озак яшәргә тели. Ә олыгайгач, үзе үк картлыкны гаепли башлый. Адәм баласының өлкәнәя барган саен балалар өммәтендә булуын да беләбез. Балалар шатлыгы белән аларның шатлыгы бер була. Ә менә күзләр башкача карый.
 

– Картлыкның кайчан башланасы билгесез. Моны кешенең яшенә карап кына билгеләп булмый, фикерләве һәм кәефе буенча чамаларга мөмкин. Хәтта 80-90га җиткәч тә энергияле, тәвәк­кәл, эшлекле булып калган кеше­ләр бар. Яшьләрне дә уздыралар. Ә формаль рәвештә кеше чын картлыкка 75тән соң аяк атлап керә дип санала. Иртә картлык 60тан соң башлана. Бу чорда дошманыңа да теләми торган бер әйбер бар. Ул – ялгызлык. Кеше картлыгында балалар, яшьләр янәшәсендә булырга тиеш. Алар­ның хәтта үз балалары булуы да мөһим түгел. Тормыш гөрләп барганын тоеп яшәү хисе киме­мәсен. Әгәр кеше өлкәнәйгәч тә планнар корып яши икән, бик әйбәт, бу аңа көч кенә бирә. Эш белән мавыгып үткән картлык яхшырак та әле. Америкада яшәүче туганым үзенең бизнес-партнеры белән таныштырган иде. Әлеге кешегә ул чакта 79 яшь иде. Кемдер 80дә яхшы партнер була ала.

 

– Картлыкка ничек ­­әзер­ләнергә? Моны кайчан башларга дигән сорауга балачактан дияр идем. Монда өч төрле әзерлек күздә тотыла. Сәламәтлек, әйләнә-тирә һәм шәхси тормыш. Барысы да картлык көнендә зур роль уйнаячак. Бо­ларның берсе генә булмаса да, кешенең тормышы газапка әйләнә. Яшь килеш тә картайган кешеләр бар. Аларны депрессия, төрле борчылу чиргә сабыштырган. Үткәндәге бәхетле вакытларын хәтерләмәгән кеше дә – бүген карт кеше. Күзләр сүнә, аларда яшәү дәрте калмый. Бу теләсә кайсы яшьтә куркыныч. Үзегезгә һәрва­кыт “мин яшь, сәламәт, көчем бар” дип кабатлагыз. Тик моның һәрчак шулай булмаячагын да аңларга тиешбез.

 

– Үткәннәрне еш искә төшерү картлык билгесе түгел. Бу баш миенең физиологиясе шундый, истәлек-хатирәләр балачакта да, яшьлек елларында да була. Үт­кәннәрне уйлау, киләчәккә өмет баглау, кайгырту безнең тормышта кызыл җеп булып сузылып бара. Акыллы гыйбарәләрдәге үт­кән эшкә үкенмә, киләчәктә ни буласын уйлап хыялланма, булганын сакла дигән фикер дә дөрес.


– Физик яктан картаюдан качып булмый. Ә рухи картаю кешене бигрәк тә көчсезләндерә. Картлыкта үлемнән курку аркасында яшьлекне уйлап рәхәтлек кичерү хисе кими бара. Депрессия дә шул ук. Киләчәк өчен курку барлыкка килә, яшәү теләге кимү, өмет өзелү кешене төшенкелеккә китерә. Картлыктан көләргә ярамый, без барыбыз да шунда таба барабыз. Ничә яшьтә булсаң да, тормышка карата кызыксыну кимергә тиеш түгел. Бу – картлыктан котылу чарасы да. Үлемнән котылу дияргә дә була. Кешедә иң көчле инстинкт – үз-үзен саклау. Әмма тормышка карата кызыксыну кимесә, яшәргә теләмәсәң, бу сыйфат та юкка чыга башлый. Бу урында сәламәтлек күп нәрсәне хәл итә. Сораштырулар күрсәт­кәнчә, Россия халкының 85 проценты сәламәтлеген бәхет дип санамый. Әле яңарак кына актив тормыш алып баручы өлкәннәр турында сөйли башладылар. Ә бит Көнбатышта олы яшьтәгеләр күптән шулай яши. Аралашалар, ял итәләр, матур итеп киенеп кафеларга йөриләр.


– Картлыкка рухи яктан да, физик һәм матди яктан да әзерләнергә кирәк. Физик яктан әзерләнү – үзеңне саклау, сәла­мәтлегең турында уйлау дигән сүз. Рухи яктан әзерлекле булу яхшылык эшләү, игелекле эшләр башкаруга кайтып кала. Башкалар сине начар яктан телгә алмасын. Рәхмәтле булу һәм хөрмәтләү сезнең картлык көннәрегезне бизәргә мөмкин. Ходайга якынаю да рухи яктан тормышыгызны бае­тыр. Табиблык һөнәре мине бик еракка ук карамаска өйрәтте. Без шулай дип уйларбыз, чынлыкта алай барып чыкмас. Без барыбыз да Аллаһыга һәм таби­гатькә бәйле. Картлыкта да рә­хәтлек кичереп яшәргә була, моның өчен гомерне дөрес һәм гадел үткәрергә кирәк.

Фото: https://pixabay.com | Marvin_SNCR
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев