Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кеше хезмәте белән матур

Озакка сузылган салкын кыштан соң, туган җиребезгә яз аяк баса. Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек. Ә көзге – зәңгәр күк йөзе, йөзеп йөрүче болытлар- ак мамыклар... Агачларның бүрткән бөре исе, җылы язгы күлләвекләр, чыпчык һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы җаннарны иркәли. Бу – табигатьнең уяну вакыты. Матурлык! Нәкъ менә шушы ямьле чорда Яңа Мичән авылында Габделнәкыйп абый белән Фидания апалар гаиләсендә көтеп алынган тәүге бала булып дөньяга килә Гүзәлия.

Кечкенәдән  әти-әнисенә ике бертуган энесен карашуда, өй эшләрен  башкаруда  зур ярдәмче булып үсә ул. Яшел Үзән шәһәренең  медицина көллиятендә фельдшерлар әзерләү  факультетында укып, 1990 елда кулына диплом алган яшь белгечне Югары Симет авылына фельдшер итеп билгелиләр. Яраткан эше белән шөгыльләнү  авыл халкы белән араны  тагын да якынайта. 1991 ел тормышында матур яңалык белән истә кала:  Иске Мичән авылы егете Фәниткә тормышка чыга. Гаиләне ямьләндереп  кызлары  Гөлсирин, аннары  уллары  Булат дөньяга килә.   1995 елда Гүзәлия ханым  Иске Мичән “ Таң” балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнә. Бактың исә, бу вакыйгага да  25 ел узып киткән...  Мөдир булу – авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балалар язмышы белән бәйләгән, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә бар күңелен, йөрәк җылысын салган тынгысыз, көчле рухлы кеше ул  Гүзәлия ханым. Балаларны яратып, үз итеп, әти-әниләр белән аңлашып эшләгәндә генә хезмәтеңнән ямь табарга мөмкин. Ти­рән белемгә һәм зур  тәҗ­рибәгә ия  булган Гүзәлия Габделнәкыйповнаның эшен яратуы  һәр сүзендә чагыла:  “Алдагы еллар белән чагыштырганда, бик күп үзгәрешләр кичердек. Элеккеге балалар бакчасы  урынында (аерым бина булып торды)  үзебезнең яшелчә участогы, чәчәклек урын  бар иде. Бакчабыздан ел да  күп уңыш җыеп алдык. “Иң яхшы бакча” номинациясендә бүләкләнгәнебез дә булды.  Үткәннәрне барласак,  2001-2002  еллар яслегә иң күп - 22 бала йөргән вакыт булды.  Мин эшләгән чорда бакчада тәрбияләнгән сабыйларның үз нарасыйлары кабат “Таң” балалар бакчасына йөри. Аларга карагач, күңелгә моңсу да, рәхәт тә ,- дип хатирәләре белән уртаклаша ул.  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә аңа еш кына киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның гадел, аз сүзле, таләпчән мөдир  булуы  хезмәттәшләре белән  һәрвакыт үзара аңы­шып эшләргә ярдәм итә. Гү­зәлия Шәйхелисламова  җи­тәкчелек иткән чорда  кол­лек­тив  күпсанлы Мактау кәгазьләренә, рәхмәт хатларына ия булды.  2018  елда үзе дә  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының  Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тормыш әкренләп үз агымы белән алга бара... Ба­ла­ларының  икесе дә тормышта үз сукмакларын таптылар. Гөлсирин  Казан химия-технология университетын тәмамлап, Казанның 3нче  икмәк заводында технолог булып эшли. Булат – Эзмә урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы. Гүзәлия апа төп нигездә әткәй-әнкәен олылап,  хөрмәт итеп яшәде. Бүген дә  туганнары белән дус-тату, ярдәмләшеп торалар. 50нче язын каршылаганда, тормышына шөкер итеп, язмышына рәхмәт укып яши ул.

Гөлсирин Мифтахова, Мичән төп мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X