Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Халык артисты” исеменең шатлыгын, котлауларны күреп өл­гермәде (сагыну)

“Алыштыргысыз кешеләр юк” дигән гыйбарә бар... Гыйбарә бар, әмма алыштыргысыз кешеләр дә бар шул... Алыштыргысыз да, кабатланмас та артист иде Идрис Мәсгуди. Камал театрында аның урыны һаман да буш. Сүз грим бүлмәсендәге урыны турында түгел, әлбәттә. Идрис, бик талантлы булуы белән бергә, сирәк очрый торган үзенчәлеккә ия иде.

Табигать аңа гына биргән аерым сыйфатлар хас иде бу артистка. Тышкы кыяфәтен­нән башлана иде бу аерма. Тү­гәрәк йөзле, юантык, нык гәүдәле, аксыл җирән чәчле, алсу йөзле. Ни аяныч, шундыйрак пландагы тагын бер талантлы артистыбыз Габ­делфәрт Шәрәфиев та арабыздан бик вакытсыз, ир­тә китте. Идрис холык-та­би­гате белән дә үзенчә кызыклы, кабатланмас шәхес иде. Зур гәүдәле бу ир-ат балаларча самими, ышанучан, эчкерсез, хәйләсез. Үзе әйтмешли “ми­шәр саналса да, әрсез түгел” иде. Әйе, мишәрләргә хас чаялык аңа хас түгел иде. Ул соңгы көненә кадәр үз көенчә, тыйнак кына, чәчрәп чыкмыйча, мин-минләнмичә, хөсет­лән­­мичә, театрны, сәх­нәне, һәр башкарган ролен, гаи­лә­сен, туганнарын, гали­җәнап табигатьне яратып, сөеп я­шә­де, иҗат итте. Идел буеннан би­релгән уч төбедәй коры җир­не үз куллары бе­лән алмалы-чияле гөлбакча итте. Апасы аның турында: “Изге җанлы иде ул, беркемгә бер авыр сүз әйтмәде. Бик нечкә күңелле, сабыйларча эченнән генә үпкәләп, күзлә­реннән хәзер яшь агарга тора иде. Әмма сиздерми иде, беркайчан зарланмады, йө­рәгенә җыеп баргандыр, кү­рәсең, барысын да”, – дигән иде авылларында Идрисне искә алу кичәсендә.

 
Ул Чистай районының Гаделша авылында дөньяга килә. Әтиләре Мөдәррис – тегермәнче, оста гармунчы, мәҗлесләрдә “Ал Зәйнәбем” дип, хатынына багышлап, өз­дереп җырлар җырлаган. Әти­­се ягыннан Идриснең башка туганнары да бик моң­лы-җырлы булган, берсе скрип­када уйнаган. Мөдәр­рис агай гаиләсендә ун бала туа. Бик туган җанлы, тату булып, сигезәү үсә алар. Ид­рис араларында иң кызыксынучаны, тынгысыз җанлысы, зи­рәге, җитезе була, китап­ха­нәдәге бөтен китапны укып чыга. Ниләрдер кыланырга ярата, кечкенәдән “әртис­лә­нә”, мәктәп спектакль­лә­рендә, клуб концертларында катнаша, бии, гармун уйный. (Идриснең апасы Гайсә дә җырга оста иде. Ул театрда озак еллар киемнәр цехында эшләде.) Мәктәпне тәмам­лагач, Казан театр училищесына кабул итү игъланын күреп, Идрис иптәш малае белән башкалага юл тота.

 

Бер урынга 20ләп кеше дәгъва кылган уку йортына аны кабул итәләр. Марсель Сәлим­җанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Шах­сәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина укыткан курста, Илдар Хәйруллин, Фир­дәвес Хәйруллина, Да­мирә Кузаева, мин фәкый­регез белән Идрис уңышлы итеп беренче курсны тәмам­лады. Бер мизгел һаман истә саклана. Май бәйрәмендә без курс белән табигатькә чыктык. Учак янында көлдә пешкән бәрәңге ашап, җыр­лашып утырабыз. Һаман китабын кулдан төшермәгән Идрис көтмәгәндә кычкырып җибәрде (матур акцентлы тавышы һаман колакта): “Тың­лагыз әле нәрсә дигән! “Деньги паттерял (потерял), ничего не паттерял, друга паттерял, все паттерял!” Акыллы яш­үс­мернең мәгънәле фикерне әнә шулай дусларына да җит­керәсе, “йоктырасы” килгән. Яхшы сыйфат...

 

Аннан ул ил алдындагы хәрби вазифаны үтәргә чакырылды. Гер­ма­ниядә элемтәче булып хезмәт итте. Укуын армиядән кайткач, инде Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөл­фирә Зарипова, Фирая Әкбә­рова белән сабакташ булып, 1974 елда тәмам­лады. Аннан унике ел Әлмәт дәүләт драма театрында эш­ләде. Кызыклы төп рольләрдә уйнады. “Та­тар­станның атказанган артисты” исеменә лаек булды. 1986 елда М. Сәлим­җанов шә­кертен академия театрына кабул итте. Шунда ук К. Тин­чуринның “Зәңгәр шәл”ен­дәге усал, явыз Җи­һанша образын бирде. Тормышта тавык суйганны да карап тора алмаган йомшак табигатьле артист Идрис Мәс­гутов сәх­нәдә тис­кәре образларны бик яратып, бай төс­мерләр белән гаҗәп тормышчан башкара белде. Һәр ро­лендә гаять табигый, ышандыргыч, гади, гүя үзе шундыйдыр кебек тоела башлый иде. Андагы талант уйнаган об­разының уе-ха­лә­тенә аның үзен дә тәмам ышан­дыра ала иде, ахры. Бик күп төрле характерлы роль­ләр иҗат итте Идрис данлы сәхнәдә егерме ике ел дә­верендә: Тархан – “Хуҗа Насретдин” (Н. Исән­бәт); Базарбай – “Ахырзаман” (Ч. Айтматов), Гарәп – “Таһир-Зөһ­рә” (Ф. Бурнаш); Миңле­баев – “Су төбендә сөйгәнем” (З. Хәким); Шакирҗан – “Җан Баевич” (Г. Исхакый); Кыпчакгол – “Иде­гәй” (Ю. Сафиуллин); Ислам – “Әни килде” (Ш. Хө­сәенов); “Әби­ләргә ни җитми” (Ф. Бү­ләков) һ. б. Ид­рис татар киносы булган тәкъдирдә, үзенең тормышчан уены, ихласлыгы белән экран йолдызына әй­ләнгән булыр иде. Аны мәс­кәүлеләр “Ревизор” филь­мында татар сәүдәгәрен уйнарга чакырдылар. Кинога төшү урыны Прага шәһә­рендә була. Никита Михалков, Армен Джигарханян, Марина Неелова кебек артистлар ансамблендә югалып калмау гына түгел, режиссер­ның аерым мактавына да лаек була ул.

 

Комедия, сатира жанрында рәхәт­ләнеп йөз­гән кебек, җитди әсәрләрдә дә камил иде Идрис. “Зө­ләй­ха” спек­таклен­дә (Гаяз Исхакый трагедиясе буенча Празат Исәнбәт куйды) Идрис уйнаган Поп образы турында аерым әйтү тиеш. Ул бер-ике генә күренә сәхнәдә. Әмма шул аралыкта үзенең осталыгы, таланты белән, татарларны көчләп чукындыру фаҗи­га­сен, та­рих­ның шул коточкыч вакыйгасын, явыз рәвеш­тә кешенең хокукларын ки­сүче, динен­нән яздыручы җәмгы­ять­нең чын йөзен мәр­хәмәт­сез, катгый дин әһе­ле ролендә ачты да бирде. Кыяфәте, күз карашлары, хәрәкәте, тавышы, хик­мәтле эчке куәте белән образны шундый дәһшәтле итеп гәүдәләндерде ки, аңа карау да күңелгә шом сала, куркыта иде... “Әбиләргә ни җит­ми?” драмасында исә, киң күңел­ле, игелекле бер җан­ны, йомшак кына кет-кет көлеп тә куя торган ярдәм­чел, миһер­бан­лы татар картын сурәтлә­де. Идрис әле бик җитди, фәл­сәфи роль­ләр уйнарга да хыяллана иде. Һаман уйнаган да булыр иде. Ни кызганыч, әллә әйткән сүз­лә­ре ”амин” сә­га­тенә туры килгән... Сеңлесе бер­вакыт аңа: ”Акчалырак эшкә күчә­сең­ме әллә, абый?” – дигәч, “Мин сәхнәдән башка яши алмыйм, сеңлем, театрда үләм”, – дип әйткән була ул. Шулай булды шул... Ун ел элек 12 ноябрьдә алт­мыш яшен тутырып, дулкынланып юбилей кичәсенә әзерләнеп йөр­гән­дә, 23 но­ябрьдә үзе­нең грим бүлмә­сендә соңгы сулышын ала Идрис. Табиб­лар әйтүен­чә, йөрәк өянәген­нән...

 

Ид­рис­нең күзләрендә гел яшь чагын­дагы кебек кызыксыну, нидер көтү, өмет, чиста кү­ңе­ле чагылыр иде. Ул бервакытта да, кайбер сәхнә кешеләре кебек, үзенә нык ышанган, өстән генә караучы канәгать карашлы булмады, гәрчә талантлы икәнен белсә дә. Соңгы арада гына бу күз­ләр арыган, уйчан кебек тоелды. “Ничек башкарып чыгармын бу юбилей мәшәкать­ләрен?” – дип борчылган, күрәсең... Юбилеенда тапшырылырга тиеш булган “Халык артисты” исеменең шатлыгын, алкышлар, котлауларны күреп өл­гермәде. Юбилей искә алу кичәсенә әйләнде... Ә чәчәк­ләр инде каберен генә күм­де... Ә бәлки, күрмәсә дә сизгәндер җаны, шатлангандыр: нәкъ шул төнне Идрис ризык тулы зур өстәл артында утырган булып, төшемә кергән иде...

 
“Беркайчан да төшен­ке­леккә бирелмәскә!” дип яшә­гән артист үзенең иҗатында да тамашачыларына якты күңеленең җылылыгын мул өләште. Урыны оҗмахта булсын. Театр ноябрь азагында ”Хуҗа Насретдин” спектак­лен артист­ның 70 еллыгы уңаеннан, аның якты ис­тәлегенә багышлады. ­

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев