Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хыяллар ни өчен тормышка ашмый?

2014 елгы Сабан туе. Егетләр турникта күтәреләләр. Беренче урынны 35 тапкыр күтәрелгән егет алды. Аны сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. “Мин дә өйдә турникта 15-17 тапкыр күтәреләм лә! Тәк, әгәр ел дәвамында күрсәткечләрне ике тапкыр арттырсам, мин дә җиңә алам икән бит!” – дип уйладым. Уйладым да, программа төзедем. Димәк, мин 6 айдан соң ике тапкыр, 1 елдан өч тапкыр күбрәк турникта тартыла алырга тиеш.

Шөгыльләнә башладым. Күрсәткечләрем айлап түгел, атналап арта. Ә бервакыт арып кайттым да, шөгыльләнергә ирендем. Аннан, эш буенча каядыр барырга туры килде һәм күнегүләрем бер атна ясалмады. Өлгерермен әле, вакыт бар бит дип уйладым.

Ә бит салкын акыл белән уйлап карасаң, елмаерга һич сәбәп юк. Чөнки программам буенча мин 22 түгел, 40 тапкыр күтәрелергә тиеш идем. “ВКонтакте” челтәрендә Сабан туенда район “глава”сы кулны кысып бүләкләгән фото кайда? Ә ул юк...

Максатларның, хыялларның тормышка ашмавының башы шул “әй, ярамаган тагын, бер тапкыр гына эшләмәүдән берни булмый”да икән бит.

БДИга кадәр ике ел вакыт бар, өлгерермен әзерләнергә дисең, ә ике елдан институтның бюджет бүлегенә укырга керә алмыйсың...

2015 ел җәендә Сабан туена кайта алмадым. Әмма җәйге аланда ял иткәндә 22 тапкыр турникта күтәрелдем. Балалар шаккатты: “О-о-о, сез молодец!” – диделәр. Бер мизгелдә миңа игътибар бермә-бер артты. Оялам, ә үзем елмаям, рәхәт...

Миңа 25 яшь кенә бит әле, киләчәктә эшләрмен, яшь чакта “гүләйт” итим дисең, ә 35 елдан артыңнан берни калдырмыйча дөньядан китәсең.

Бүген син бер сәгать гомереңне юкка сарыф иттең ди, ә бит гомер узган саен хыялларны тормышка ашыру өчен вакыт та калмаячак.

Өйгә чылтыратырга вакыт таба алмыйбыз. Һәрвакыт әти-әниләр үзләре чылтырата безгә. Көннәрдән бер көнне сөйләшәсе килер, әмма телефонның икенче очында беркем дә җавап бирмәс...

“Беркайчан да соң түгел” дисәләр дә, вакыт үткән саен нәрсәгәдер соңарабыз...

Фото: https://pixabay.com | annca

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев