Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кыш бабай, хакың ай-һай!

Соңгы арада интернетта тулып яткан игъланнар буенча фикер йөртсәң, бүген һәр ике кешенең берсе Кыш бабай булып эшли. Агентлыклар тарафыннан урнаштырылганнары да, шәхси белдерүләр дә буа-буарлык. Бер-берсен уздырып, игътибарны җәлеп итү өчен нәрсә генә уйлап тапмый алар. Берсе әнә игълан башына: “Кыш бабай белән Кар кызы. Һәрчак аек!” – дип язып куйган. Икенче бер белдерүдә: “Мондый Кыш бабайны күргәнегез юк әле!” – диелгән.

Бәяләр дә төрле. Кыш бабайны өйгә чакыру хакларын гына алыйк. Ел буе зарыгып көткән кунак баланы бусагадан ары китмичә генә тәбрикләп чыксын дисәң, 300–500 сум акчаңны чыгарып бирергә туры киләчәк. Күп дигәндә, ун минут эчендә аксакал сабыйны бәйрәм белән котлап, кочаклап, сез алдан әзерләгән бүләкне тапшырып китеп тә барачак. Балаң бабайга шигырь сөйләргә дә өлгерсен дисәң, тагын 200 сум чамасы өстисе булачак. Кыш бабайның колаклары да бушка гына тыңламый хәзер! Аксакал түргә узып, балалар белән ярты сәгать дәвамында әйлән-бәйлән әйләнеп, җырлап, биеп алсын өчен якынча 1,5 мең сум түләргә кирәк. 20–27 декабрь аралыгында күрсәтелгән хезмәт хакы бу. Аннан соң бәяләр тагын да артачак. Бәйрәм якынлашкан саен Кыш бабай кыйммәтләнә.

Эштәге хезмәттәшләр белән бергә уздырган бәйрәмгә Кыш бабай чакырту исә 1 мең сумнан башлана. Башкаладагы агентлыкларның берсе тәкъдим итә: 15–20 мең сумың жәл булмаса, Кыш бабай кунакка җигелгән атларда киләчәк! Балалар белән уйнап-көлеп кенә калмыйча, сабыйларны чанага да утыртып йөртәчәк икән ул. Хезмәт бәясен кыйммәтсенмәсеннәр дип булса кирәк, “күршеләрегез белән берләшеп чакырсагыз да була, түләү шул ук калачак” дип тә өстәргә онытмаганнар. Кары гына булсын.

Соравына күрә тәкъдиме, билгеле. Хаклары кесәгә ничек кенә бәрсә дә, Яңа елны Кыш бабай белән каршыларга күнеккән без. Сабыеның йөзендә чиксез шатлык хисләре күрү өчен ата-ана күп нәрсәгә әзер. Баланың Кыш бабайга ышану-ышанмавы да игътибардан читтә кала кайчак. Хәер, бу мәсьәләдә

тәҗрибәле психологларның фикере дә икегә бүленә. Белгечләрнең бер төркеме, балалар могҗизага, шул ук Кыш бабайга ышанырга тиеш, моның бер зыяны да юк, дип саный. Психологларның икенче төркеме исә: “Баланың Кыш бабайга ышануы күрәләтә алдану белән бер. Бу күренеш тора-бара баланың ата-анасына да ышанмый башлавына китерергә мөмкин”, – дигән фикерне алга сөрә.

Ышанамы, әллә кыланамы?

Марсель ӘХМӘДУЛЛИН, хәләл мәҗлесләр алып баручы:

– Яшь вакытта туганнарга, дусларга, балаларга бәйрәм бүләк итәм дип, Кыш бабай костюмы сатып алган идем. Үзенә күрә бер кызыклы тәҗрибә булды ул. Ул чакта заказ буенча да йөрдем, үз балаларымны да котларга кердем. Олысына – җиде, кечкенәсенә дүрт яшь тулганчы өч ел кабатланды бу күренеш. Баштарак мине танымадылар. Үсә төшкәч, чамалый башладылар, билгеле. Бала күңеле бик сизгер бит ул. Хәтерләре дә сөбханалла! Кечкенә кызым ул чакта Кыш бабайның оекбашына кадәр игътибар иткән булган. “Алар әтинең оекбашына охшаган иде бит”, – дип әле дә кайта-кайта искә ала ул вакытларны. Шул чакта ничек кыен булганын белсәгез! Үзеңне чыннан да бер алдакчы итеп хис итәсең. Шулай галәмәт рәвештә бер алданганнан соң бала сиңа кабат ничек ышанырга тиеш дигән сорау туа. Ул алданганын искә алган саен син абруең төшә барганны сизәсең. Шушы ачы тәҗрибәдән соң бала чынлыкта булган могҗизаны да күрми, аңа ышанмый да башлаячак. Уйлап карасаң, тормышта могҗизалар бик күп бит. Яңа ел бүләген дә урамнан кергән чит кешегә бирдергәнче, аны бала белән бергә узган елга йомгак ясап, аның уңышларын, һөнәрләрен барлап, мактап, үз исемеңнән тапшырсаң, күпкә яхшырак, миңа калса. Шул рәвешле Кыш бабайга ышану, аны кунакка чакыру, аның кулы белән бүләк бирдертү – тормыштагы кайбер ритуаллар мантыйкка бөтенләй сыймаган, кирәксез, кайчак хәтта зыянлы да булуын ассызыклый торган күренеш дигән нәтиҗәгә килдем мин. Хәзер Кыш бабайларны бакчага, өйгә генә түгел, бәйрәм булган теләсә кайсы урынга чакыртырга була. Алар адым саен күзгә ташлангач, мандарин кебек үк, Кыш бабай да бәйрәм символы булудан туктый кебек.

Лилия Бормусова, психолог:

– Баланы могҗизага ышанудан мәхрүм итмәгез! Кырыс чынбарлыкка үсә төшкәч тә төшенергә өлгерә ул. Балаларга әкият, могҗиза кирәк. Әллә кайчак без – өлкәннәргә дә кирәкмиме ул?! Бала, гадәттә, Кыш бабайга җиде яшькә кадәр ышана. Аннары акрынлап нәрсәнең нәрсә икәнен аңыша башлый ул. Шуңа күрә, вакытыннан алда баланың күзен ачарга тырышып, чынлыкта Кыш бабай юк ул, дип акланырга кирәкми. Еш кына бала олы гәүдәле, озын сакаллы чит кешене күрүгә үкереп елый, курка, борчыла башлый. Шуңа күрә өйгә Кыш бабай чакырырга уйлаганда, баланың яшен исәпкә алырга, аның реакциясе нинди булачагын чамаларга кирәк. Өч яше тулмаган бала янына сакалсыз, кызыл борынсыз Кыш бабай килсә, хәерлерәк. Бала аннан да куркачак дип шикләнсәгез, кунакка Кыш бабай чакыруны берничә елга кичектереп торыгыз.

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ, “Сәлах” мәчете имам-хатибы:

– Ислам динендә Кыш бабайга ышану дигән күренеш юк. Хорафат, имеш-мимеш кенә ул. Бездә генә түгел, христиан динендә дә андый төшенчә юк. Хәзерге балалар Кыш бабайның юклыгын болай да белә инде. Аларны алдалап торасы да юк. Ләкин барыбер динебез буенча хакыйкатьне, дөреслекне сөйләргә тиешбез. Шәхсән мин үзем Кыш бабайны өйгә чакырмыйм. Безнең динебез буенча Кыш бабайга ышану, аннан нәрсәдер өмет итү – дөрес хәл түгел.

Фидәрис МОРТАЗИН, тамада, Кыш бабай булып бәйрәм кәефе тудыручы:

– Балалар могҗизага ышанырга тиеш. Алар өчен истә кала торган бәйрәм ясарга кирәктер. Алар аны, Кыш бабайга ышанып бетмәсәләр дә, көтеп алалар. Кыш бабайның бүләк алып килүе – элек-электән килгән матур традиция бит инде ул. Соңгы арада Кыш бабайларны артык күп чакыра башладылар дигән фикер белән килешмим. Ата-ана барыбер аны йә өйгә чакыра, йә балалар бакчасына килгәненә генә канәгать була. Бәяләргә килгәндә, Кыш бабайны өйгә чакыру – 1,5 мең сум тирәсе. Балалар бакчасына чакыру якынча 3,5 мең – 4,5 мең сумга төшә. Шәхсән үзем заказлар кабул итә башладым инде. Шалтыратулар күп. Кыш бабай булып беренче тапкыр 15 декабрь көнне корпоративта чыгыш ясаячакмын.

Өйгә кыш бабай чакырырга җыенган ата-ана нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

Казандагы бер бәйрәм агентлыгын җитәкләүче Олеся Гарипова түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә:

1. Кыш бабайны ышанычлы агентлыклардан чакырсаң, хәерлерәк. Үз исеменә тап төшерергә теләмәгән оешма бала янына теләсә кемне җибәрмәячәк. Өстәвенә, болай эшләгәндә, бәйрәм чорында аеруча активлашкан кырыкалдарлар тозагына эләкмәмме, дип тә куркасы юк.

2. Яңа елга берничә сәгать кала, шулай ук бәйрәм кичендә Кыш бабай 30–40 минутка соңга калып килергә мөмкин. Бу нормаль күренеш санала. Игътибар иткәнегез бардыр: гадәттә балаларның ел буе сагынып көткән кунагын тиз генә җибәрәсе килми. Нәтиҗәдә Кыш бабайга бер йортта шактый тоткарланырга туры килә. Бәйрәм чорында юлларда “бөке”ләр күбәюне дә исәпкә алсаң, чакырылган кунакның соңга калуы белән килешәсе генә кала.

3. Баланы котларга киләчәк Кыш бабайның тышкы кыяфәтенә дә игътибар итегез. Балада ышаныч уятырлык Кыш бабай басынкы тавышлы, тулы гәүдәле ир-ат булырга тиеш. Җылы тун астында чандыр гына яшь егет яшеренгән булса, бала аны әллә кайдан шәйләп алачак. Аниматорның костюмы да бәйрәм кәефен бозмаслык булсын! Бала күз алдына китергән Кыш бабайның туны озын, сакал-чәче чынбарлыктагыча гади, кулларында җылы бияләй, аягында киез итек, аркасында бүләкләр тутырылган зур капчыгы булырга тиеш. Төсе уңган, таушалган йә булмаса, кыска туннан булган, көндәлеккә кия торган чалбар, аягына кроссовки кигән Кыш бабайны бусагадан ары җибәрмәгез.

4. Кыш бабайның янәшәсендә Кар кызы да булса, хәерле. Ул бәйрәмгә ямь өстәп кенә калмыйча, Кыш бабайдан куркып елый башлаган балаларны да тынычландыра алачак. Моның өчен аның да тышкы кыяфәте сабыйда ышаныч уятырлык булырга тиеш. Пөхтә итеп киенгән, артык нык бизәнмәгән яшь кыз һәркемнең күңеленә хуш киләчәк, билгеле. Шуңа күрә Кар кызының яшенә дә игътибар итәргә онытмагыз.

5. Балалар белән бала телендә аралаша белгән, аларның холык-фигыльләрен, психологиясен төптән аңлаган кеше генә сабый күңеленә ачкыч ярата ала. Шуңа күрә Кыш бабай белән Кар кызы вазифасын башкарган кешенең педагогик белеме булса, яхшы.

6. Кыш бабайны күршеләрегез белән берләшеп чакырсагыз да була. Болай эшләгәндә, балаларның үзләренә дә күңелле булачак. Балалар күбрәк булган җирдә аниматорларга да эшләү җиңелрәк. Аңа карап, хезмәт бәясе шул ук кала бит. Димәк, шактый гына акчаны да янга калдыра алачаксыз.

7. Агентлыкларга мөрәҗәгать итмичә, һәвәскәр Кыш бабайны чакырырга уйласагыз, аңа түбәндәге сорауларны бирергә онытмагыз:

– Кыш бабай булып ничә ел эшлисез? Бала янына, ким дигәндә, өч ел тәҗрибәсе булган белгечне генә якын җибәрү хәерле.

– Күбрәк ничә яшьлек сабыйлар белән эшлисез? “Барысы белән дә” ише җавап яңгыраса, шикләнергә җирлек бар. Тәҗрибәле Кыш бабай һәрбер яшь төркемендәге сабый белән нинди алымнар кулланып, ни рәвешле кызыксындырып эшләве турында кыскача аңлатма бирергә тиеш.

– Нинди программа буенча эшлисез? Үз эшенең остасы булган аниматор калыплашкан сценарий белән генә чикләнмичә, сезгә Кыш бабай белән бала күрешкән мизгелнең 3–4 төрле программасын тәкъдим итәчәк.

– Тәҗрибәле Кыш бабай: “Сез безне улыгыз янына чакырырга телисезме, әллә кыз баланы котларгамы?”, “Балагызга ничә яшь?”, “Сабый нәрсәләр ярата?”, “Нәрсәдән курка?”, “Холкы нинди?”, “Ул көнне йортыгызда барлыгы ничә бала булачак?” – дип тә кызыксыначак.

Фото: 

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев