Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Лилиянең күңел бизәкләре

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” республика конкурсы старт алды. Конкурсның “Хатын-кыз – бизнес леди” номинациясендә райондашыбыз, “Саба сувенирлары” остаханәсе җитәкчесе Лилия Илфир кызы Вафина катнаша.

Без – хатын-кызлар шу­лай яратылган инде. Нәфис, хисле затлар буларак, күңел белән матурлыкка, купшылыкка тартылабыз. Илһам килсә, күңел халәтен бизәк итеп кул эшләренә яки кәгазь битенә төшерәбез. Моңа өстәп Ходай Тәгалә сәләт дигәнен дә җәлләмәсә... Хәер, энә-җеп тотып карамаган хатын-кыз сирәктер инде ул. Кечкенә чакта нәни куллар курчакларга күлмәк теккән, үсә төшкәч, егетләргә хәсиятләп кулъяулык чиккән... Лилиянең дә кул эшләренә хирыслыгы сабый чактан беленә. Кечкенәдән тик тора белмәгән, артык чая-шук кызчык әнисе янында аш-су тирәсендә дә бөтерелә, шул арада пумала белән рәсем ясый, медицина белән дә кызыксына. Кыскасы, булачак әни, хатын, хуҗабикә өчен кирәкле барлык шөгыльләрне дә үзләштерә. Мәктәпне тәмамлагач, Лилия Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Хезмәт юлы Эзмә урта мәктәбендә башланып китә. Шул вакытта читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Иҗат эшенә хирыслыгы аны яңа ачылган “Саба дулкыннары” телерадикомпаниясенә алып килә. “Биредә эшләгән чагымны биогра­фиямнең иң мөһим чоры дип саныйм, - ди Лилия. Бөтен эш нульдән башланды, яңа коллектив тупланды. Сюжетлар ясау, тапшырулар төшерү кызыклы да, мавыктыргыч та иде. Иҗат эше булгач, бу һөнәр дә минем күңелемә якын иде, үземне яңа яктан ачтым”,-дип искә ала ул чорны Лилия. Шулай да декрет ялыннан соң ул хезмәт юлын һөнәре буенча- мәгариф системасында дәвам итә. Көндезләрен үзен педагогика, тәрбия эшләренә багышласа (хәзер ул Сабаның “Балачак” балалар бакчасында өлкән тәрбияче), кичләрен яраткан шөгыленә дә вакыт калдыра. Тормыш иптәше Фәрит хатынының чигү эшенә хирыслыгын күреп, көннәрдән бер көнне хәләл җефетенә үзенчәлекле бүләк ясый: профессиональ чигү машинасы алып бирә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X