Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мөбарәк Мөбарәковлар

Быел 90 еллыгын билгеләп үтәчәк районыбыз эшчән, булган кешеләре белән еракларда билгеле. Әлбәттә, аның авылларына берничә гасыр элегрәк нигез салынган һәм ул вакытта кешеләргә фамилияләп дәшү дә булмаган. Халык бер-берсен кушамат яки атасының исеме аша гына белгән дисәк тә, ялгышмыйбыз дип уйлыйм.

Шуларның берничәсен телгә алып китик: күчтәрәләр, кабыклар, чөгендерләр һәм башкалар. Байлар Сабасы тарихын өйрәнгәндә чит-ят тоелган кушаматлар да еш очрый. Кемнәр нәселе икәнлеге, килеп чыгышы белән кызыксынып та куясың. Шундыйларның берсе – Сукыр Бити кушаматы Байлар Сабасының борынгы нәселләреннән берсенә тагылган булып чыкты. Эзләнүләр мине Тукай урамы белән Татарстан урамнары чатында яшәүче Мөбәраковлар гаиләсенә китерде. Миннислам абый үзе 1937 елның 8 октябрендә Байлар Сабасының Дәүләтгәрәй белән Газизҗамал гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган. Әтисе 1945 ел ахырында сугыштан контузия алып кайта һәм 1949 елда вафат була. Миннислам абый аның турында бик хәтерләми дә. Апасы Рәйсә һәм сеңлесе Рәвидә Серов шәһәрендә, ә тагын бер сеңлесе Ризәлә Явлаштау авылында яши. Чыннан да, Миннислам абыйның нәселенә караган шәҗәрәдә аларның нәселе Мәмәт Бушлыгы авылында 1676 елда туган Абдулла бабайдан башланып киткән. Аларның нәселен   Абделкәрим (1701 елгы), Салих (1746), Биктимер (1787), Мөхәммәтша (1822), Мөхәммәтҗан (1851) дәвам иткән. Газизҗан бабасы Тукай урамына каршы якта кибет тотып, авыл бае булып саналган. Төптән килеп уйлаганда бу төп нигездән авылның бик күп данлы шәхесләре чыккан.

Миннислам Байлар Сабасыннан  иптәшләре  Камил (Әһли бабай малае), Радик Хисаметдинов, күршесе Мидехәт белән Үрнәк техникумында берьеллык курсларда укып, трактор йөртүче һөнәре ала. 1956 елда беренчеләрдән булып Казахстанга чирәм җирләрен күтәртүдә катнаша. Палаткаларда яшиләр. Ашлык яхшы уңганлыктан урак кыш көннәренә кадәр сузылган. Аннары Совет армиясе сафларына алынып, Украинаның Житомир шәһәрендә 3 ел да 6 ай хезмәт итеп кайта. Шунда үзенә гомере буена кирәк буласын аңлагандай, шофер һөнәрен үзләштерә. Кайткач МТСта ягулык ташу машинасында эшли башлый. Йөк автомобилен дә йөртә. Хезмәтне яратучан, тырыш, пөхтә егетне МТС җитәкчесе Нурислам Ногманов үзенә шофер итеп ала. Нурислам абыйны алыштырган җитәкчеләр Фәргатъ  Шаһиәхмәтов, Бернард Хәйруллин, Фәрит Нигъмәтҗанов та уңган шоферны үзләреннән җибәрмиләр, аның эшкә карашын, пөхтәлеген бик яраталар. Миңнислам абый пенсия яшенә җиткәч депода комбайн ургычларын ремонтлады. Ләкин  күзенә эретеп  ябыштыру аппараты  чүбе эләгү  аны эшеннән туктарга мәҗбүр итте.

Тормыш иптәше Флера апаның да яшьлеге авырлыкта уза. Ул 1941 елның 15 мартында Пүкәл авылында Габдуллатыйп һәм Шәмсенур гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.  Әтисе параличланып,  җиде ел буе урын өстендә ята, 1945 елда вафат була. Өйдәге өч бала әни тәрбиясендә кала, ягарга утын да,  бер умач пешерерлек он да юк. Әнисе һәм олы апасы урманнан чабык-чыбыкны күтәреп кайталар. Төяп ташырга йортта арбалары да булмый. Үсә төшкәч бу эш Флерага да эләгә. Олы апасы әнисенә ияреп уракка йөри башлый, ә абыйсы Исмәгыйль 9 яшьтән төнге ат көтүен саклый. Әнисенә еллык хезмәте өчен капчыкның өчтән бер өлеше кадәр ашлык бирәләр. Менә шуның белән дүрт җан яшәргә тиеш була. Ашлыкны Шекше ягына урнашкан тегермәнгә илткәндә 6 яшьлек Флера апаны әнисе Өтернәс авылы янында агачлыкта күркә җыярга калдырып киткән. Ашап булмасмы дип абыйсы белән борчак басуына барып карыйлар – каравылчы куып җибәрә. Җитмәсә әтисенә пенсия дә чыкмаган. Шуның өстенә гаилә башыннан заем җыйнаганнар. Әле  ярый, сыер асрый алганнар, аны кышын ашатырга кукуруз арасыннан күкчәчәк җыйнап, аны бәйләп, күтәрә алмагач, тәгәрәтеп алып кайта торган булганнар. Сөттән язган сары майны һәм тавык йомыркаларын, карап торган бозауның да итен сатып, акчасын хөкүмәткә тапшырганнар. Үзләренә сепарат сөте калган. “Задание үтәлмәсә, өйләргә кереп идән астын, базларны, чорма-печәнлекләрне тикшерәләр иде”,– дип искә ала Флера апа. Ул җидееллык мәктәптән соң, Пүкәл авылында оештырылган бүрек тегү, тире теркәү артеленә эшкә керә. Беренче хезмәт хакын алып кайтып биргәч, әнисе ышанмыйча акчаны әйләндерә-әйләндерә карый. Шатлыгыннан бер сүз дә әйтә алмый, чөнки күзләрен яшь каплаган була. Флера апа авылда артель бетерелгәч, Шәмәрдән промкомбинатына күчә. Сменалы  эштән ничәдә чыксалар да, төнме ул, көнме, яңгырмы, буранмы,  җәяүләп авылга кайтып йөриләр. Штат кыскартуга эләккәч, Шәрип абый Зәйниев, үзе белән ияртеп, аларны Байлар Сабасына көнкүреш комбинатына алып төшә. Шулай итеп, Флера апа гомерен тегү эше белән бәйли.

Икеседә “Хезмәт ветераннары”, күп бүләкләү кәгазьләре, мактау грамоталары бар, фотолары урамдагы мактау тактасында торган.  Тормышлар рәтләнеп, тиешле ялларына чыгып, матур гына яши башлагач кына, аларны кайгы сагалап торган икән: уллары Илһам белән оныклары Фәнис фаҗигале төстә аларны калдырып китәләр. Әйе, бик катлаулы гомер юлы узганнар Миннислам абый белән Флера апа, ләкин бу авырлыкларны җиңәргә үзләрендә көч булдырып, тормышта  үз урыннарын таба алганнар. Менә шундый, киләчәгебез өчен көчләрен кызганмаган кешеләр – сугыш чоры балалары яши безнең Сабабызда.

Муса Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев