Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мин белгән Әхмәт

Беркөнне хастаханәгә баргач, табибка керергә торучы белән сөйләшеп киттек тә, яңа танышым, сүз иярә сүз чыгып, Шәмәрдәндәге төзү-монтаж участогында мастер булып эшләгән Әхмәт Газизовны да искә алды.

.  Гозере төшеп янына баргач, ярдәм кулы  сузганын әле дә онытмаган. Яхшылык хәтердә озак саклана шул.  Үзем дә, хезмәт елларым шул оешмада узгач, Әхмәтне яхшы беләм. Эштә гел башлап йөри иде. Башта мастер, аннары инженер дәрәҗәсенә күтәрелде. Соңгы елларда Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесендә эшләде. Анда баш инженер вазифаларын башкарды. Бервакыт кыш көне безнең Иштуган авылында  су бетте.  Халык, тиз генә булмас инде дип кайгырыша башлады. Җир туңган бит, казырга  кирәк. Торба тишелгән  урынга барсам – инде җирне актарып  яталар. Сораштырган  идем: ”Әхмәт барында сусыз озак тормассыз. Авылларда кар салган  урыннарга алдан  ерып бара   ул”,– диделәр.  Шуларны уйлап, Әхмәт Газизовның эш урынына сугылырга булдым. Әмма соңарганмын. Элек бергә эшләгән хезмәттәшемнең предприятиедән киткәнлегенә ике ай булган. Өенә киттем. Керсәм – аякларын стенага күтәреп ята бу. Аптырап кызыксынуыма, елмаеп: “Пенсияң  аз чыккан дип, шушыны да өстәп бирделәр”,– дип җавап кайтарды. Берничә тапкыр микроинсульт булган, аягына операция ясаткан икән. Эш турында сөйләшеп киттек. Коммуналь хуҗалык  мәшәкатьләре хәттин ашкан бит. Канализация, су челтәрләрен төзек тоту,  янган насосларны  алыштыру, котельныйлар төзетү, башнялар утырту, төзекләндерү, чүп  чыгару эшләре – болары әле мин белгәннәре генә. Иштуганда район җитәкчеләре  катнашында үткән халык җыеннарында зиратка юл салу мәсьәләсен биш ел  күтәрдем. Аллага шөкер, халык гозере үтәлде. Зират юлын да Әхмәтләр, ягъни Шәмәрдән күптармаклы  предприятиесе төзекләндерде. Коммуналь хуҗалык – четерекле тармак, эшче  көчләр һәрвакыт  кирәк. Яхшы кадрлар табу да – инженер вазифасы. Әхмәт Газизов хезмәтен яратып башкарды. Инде пенсиясенең игелеген   күрсен, саулыкка бәйле  борчу-проблемалары булмасын.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.  

Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев