“Ни калган авылда?”
Тагын авыл турында язам. Нихәл итим, авыл баласы бит мин! (алдан ук әйтеп китим: мин гомуми язам, үз авылым турында түгел бу).
Авыл тормышыннан читләшкәннәр: “Ни калган авылда?” – дияргә яраталар. Янәсе, авылда күңелсез, кызыксындырырлык та, буш вакытны рәхәтләнеп үткәрерлек тә берни юк... Күңел күзе ничек күрә бит әле! Әгәр телгә алып яки төртеп күрсәтерлек бернәрсә дә юк икән, бу бит шунда яшәүчеләрнең булдыксызлыгы. Фәлән авыл халкына ниндидер эшкә башлангычны читтән килеп кем бирсен?
Хәзерге заманда оештыру эшләренә идея табарга да авыр түгел. Интернетта социаль челтәрләрдә башкалардан үрнәк күрергә, хәтта киңәш алырга да мөмкинлек зурдан. Бу мәкаләмдә сәхнәдә үткәрелә торган мәдәни чаралар турында язарга алынмадым мин. Ләкин социаль челтәрләрдә Татарстан, Башкортстан буйлап сибелгән мәдәният хезмәткәрләре белән даими аралашып торгач (сценарийлар җыентыкларым дуслаштырды), күпләренең үзгә бер төрле, гадәти булмаган чаралар оештырганнарына еш сокланам, аларга хөрмәтем тагы да арта...
“Вконтакте”да Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы мәдәният йорты мөдире Мөслимә ханым урнаштырган фото бер карау белән онытылмаслык исемдә калды. Бу авылда “Көлтә бәйрәме” оештыралар икән. Уракка төшкән көннәрдә (әлбәттә, урып-җыю техника белән!) гореф-гадәтләрне барлап, аны яшь буынга күрсәтеп, өлкән апалар, урта яшьтәгеләр алъяпкычлы, бала итәкле күлмәкләрдән, яулыкларын чөеп бәйләп, иңбашларына урак асып, элекке кебек чәйләп алу өчен төенчекләр төйнәп кырга юл алалар, урак уралар, көлтә куялар. Сурәтне җанландырып эченә керәсем, шунда катнашасым килде. Кызганыч, үзем мәдәният йортында эшләгәндә бу идея миндә булмады. Әлеге бәйрәм бик матур үтәдер, ул көнне Таусты Байлар авылы халкының яшәеше милли төсмергә байыйдыр, тагы да ямьләнәдер дигән фикеремнән ни дисәгез дә кайтмыйм. Күңелем түренә кереп урнашты!..
“Авыл кечкенә, мәктәп бетте, яшьләр юк”, – диләр. Бу да сәбәп түгел икән дидем Арча районы, Кышкар авылына очрашуга барып кайткач. Бердәнбер укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һәм өлкән яшьтәге актив апа-абыйлар бергәләшеп рәхәтләнеп авылда гөрләтеп яшиләр икән. “Язгы бер көн ел туендыра” дигән гыйбарәне белмәс җаннар түгел, ямьле майның бер көнендә (былтыр май аенда матур, җылы көн берничә генә булды бит), китап хакын хаклап, зур әдәби кичә оештырганнар. Авыл халкы егылып китап укый икән биредә! Әдәби әсәр персонажларының сәхнәдә театраль күренешләрдә “җанлануын” үз әсәрем булганы өчен генә түгел, ә бер татар авылы халкының күңелле, гамьле итеп яшәвен карап сокландым. Язып үткәнемчә, чарада катнашучылар – өлкәннәр. Алар авылның яшәеше өчен җан атып йөриләр! Барысы да көчле рухлылар, авыл җанлылар, тырыш кешеләр.
Күңелең киң булмаса, халкыңа ихлас хөрмәт хисе геннарыңда ятмаса, җәмгыять эшен кайгырту уйга да кермәскә мөмкин, булган очракта да һәркемнең кулыннан да килми әле ул. Бүгенге заманда коллектив өчен янып-көюләрне көлкегә санау, авыл тормышына кагылышлы эшләрдән ерак йөрүләр шаккатарлык нәрсә түгел. Гаҗәпләндергәне: “Ни калган ул авылда?” – дип, шәһәрдә яшәүче балаларыбызның туган йортларына әллә нигә бер кайтулары! Туган нигезгә кайтып төшүнең, якыннар һәм туганнар белән җылы аралашуның, аларга эштә булышуның үзе үк күңеллелеккә, рәхмәтле, игелекле гамәлгә, күңел ризалыгына әйләнүен яшьлеге белән төшенеп бетмидер шул алар. Аңламаганнар соңрак – ата-ана бакыйлыкка күчкәч, туган нигездә якты йөз белән көтеп торучысы калмагач аңлыйлар. Алдагы гомерләрдә: “Көтәр кешең булганда кайт икән”, – дип елыйсы көннәр булмаса иде ул.
Хәзер бит күпләребезнең авылдашлар белән аралашуны чикләп, бикләнеп яшәп ятышыбыз. Уртаклашыр мәсьәләләр булмагангамы бу, әллә битарафлык галәмәтеме? Менә шул үз алдың белән генә яшәү, бернигә ис китмәү бу җәмгыятьнең бер бәласедер инде. Халык көнкүреше өчен янып йөргән тынгысыз кешеләр шушы битарафлык белән очрашкач, күп вакыт идеяләрен тормышка ашыра алмый калалар. Иң гаҗәбе – шул башлангычны күтәрмәгән кешеләр телендәге: “Ни бар инде безнең авылда...” дигән сүзләр. Мөмкинлегең булганда оештыручының идеяләрен хуплап чарада катнашу үзең өчен дә файдага, авыл тормышын бер ямьләндерү, җанландыру да бит инде ул. Авылның яшәеше шунда яшәүчеләр кулында! Моны һәркем аңлый, ләкин гамәл генә кылмый. Хәзер бит идеяләр уйлап та баш катырасы түгел. Интернеттан үз зәвыгыңа, мөмкинлегеңә карап сайлап ал да, рәхим итеп оештыр гына. Инде ике ел күрше Кече Елга авылы халкына (Лаеш районы) кызыгам. Биредә кышын оешкан төстә күңелле итеп чаңгыда шуулар үткәрәләр. Интернетта аларның кышкы урманның матур кочагында чаңгыда басып төшкән сурәтләре соклану катыш ак көнләшү тудырды миндә. Ялларда туган авылыннан читтә яшәүчеләр дә кайтып кушыла икән. Нинди матур башлангыч! Кыш башында, чаңгы юлын ачкач бер бәйрәм оештырсалар, чаңгы сезоны тәмамланганда халкыбызның онытыла барган йоласы – “Карга ботка”сы үткәрелә. Оештыру эшенә кешенең һөнәре дә мөһим түгел икән – Саклык банкы хезмәткәре Фаяз Гарипов башлангыч биреп гадәткә керткән аны. Ә бит даими чаңгы шуучыларның яше илледән югары! Хәтта җитмеш яшьлекләр дә читтә калмаган. Бу бит сәламәт яшәү рәвеше!
“Ни калган авылда?” – дип пессимистик уйлар кичергәнче, авыл тормышы җанлансын өчен үзең нәрсә дә булса эшләргә кирәк шул һәм мәдәният хезмәткәрләренә генә дә салынмаска. Әгәр үзең оештыра алмыйсың икән, һич югында, актив авылдашыңның идеясен күтәреп алып гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә, катнашырга була. Ә бит игелекле эшләр белән янып, үз җирлегендә авылдашларының тормышын ямьләндерергә тырышучылар нәкъ синең белән минем кебек үк үз тормышы, үз проблемалары булган кешеләр һәм аларга аның өчен акча түләмиләр.
“Ни калган авылда?” Бу сүзләр һич кенә тынгы бирми миңа. Ни бар? Әйе, авылда туган нигез бар, газиздән газиз әти-әни, кадерле туганнар бар... Гомерне ничек үткәрсәң дә үтә. Авыл кешеләре үз тормышларын үзләре ямьләсен иде ул, үзешчән яки килгән артистлар концерт куйганда гына кузгалып өйдән чыгу актив тормыш итү түгел лә. Нигә әле, мәсәлән, башка авылларга да югарыда үрнәк итеп күрсәткән авыллар кебек эшләмәскә? Чананы җәйдән әзерләргә куша мәгълүм мәкаль. Әллә соң быел ук шуарга тәвәккәлләмәсәк тә, чаңгылар алып куябызмы? Кыш буе компьютер каршында, телефонда казынып, хәрәкәтсез утырып какшаган сәламәтлекне ныгыту максатыннан чаңгыга басабызмы?
“Ни калган авылда?” – дип берәрсе авыз ачса: “Кыш көне дә күңелле безнең авылда!” – дип авызын томалыйсы, авылда яшәвең белән горурланасы, кызыктырасы иде. Чынлап та, авыл тормышын җанландырырга, күңелле итеп яшәргә мөмкинлекләр бар бит!
Рәсемнәрдә: Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылында “Көлтә бәйрәме”; Арча районы, Кышкар авылының китап сөючеләре һәм сәхнә яратучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев