Нигә миңа “лайк” куймадың? Алайса мин дә сиңа “куймыйм!”
Соңгы вакытларда сәеррәк кенә бер шөгыль таптым. Автобуска, трамвай яки метрога кердемме, үзем дә сизмәстән, смартфоннарына текәлеп утырмаган кешеләрне саный башлыйм. Дистәдән уртача шундый 1-2 кеше табыла. Ә инде метрода барганда – тагын да азрак.
Универсиада авылы янәшәсендә яшим мин. Шуңа күрә, кая төртсәң – шунда студент. Транспортта да – асылда шул белем “ташы”н кимерүчеләр. Һәм аларның барысы да диярлек чынбарлыктан “өзелгән”. Смартфон экраныннан тыш, берни күрмиләр, ишетмиләр. Ә экранда ни күрәләр? Кызлар гадәттә кием-салым, аяк киеме, сумка, шул ук смартфон кебек әйберләргә “моңарчы күрелмәгән” ташламалар тәкъдим итүче фирма-кибетләрдән килгән хәбәрләрне “актара”. Ә егетләр? Йә Хода, боларына да шул кирәк! Модалы кроссовкалар, куртка, тагын шул “мобила”... Араларыннан хет берсе чит тел өйрәнсен яки яңалыклар белән кызыксынсын, китап укысын!.. Һаман шул чүпрәк-чапрак, сәяхәт, банклар кредитлары!
Әле менә шушы көннәрдә генә Боҗрадан Җиңү проспектына метрода ике кыз арасында утырып кайтырга туры килде. Берсе – чибәр, икенчесе – ямьсез. Ямьсез генә түгел, егетләр карамаслык дәрәҗәдә шыксыз, килбәтсез. Нәкъ менә шул шыксызы модалы кием каталогларын әй актара инде... Белерсең, шул модалы чүпрәк кенә егетләр алдында аны бер дөнья гүзәленә әйләндереп калдыра... Ә тегесе – сөйкемлесе “ВКонтакте”га “элгән” соңгы селфи-фотоларына күпме “лайк” куелуын карап утыра. Күз кырыем белән генә боларның “яңалык”ларын караштырам. Чибәркәйнең, иреннәрен кабартып, арт шәрәфен ялтыратып ваннада утырган сурәтенә нибары дүрт “лайк” кына куелган. “Фейсбук”ка – шундый ук фотоларын урнаштырган ахирәтләре янына “кереп китте” дә: “Нигә миңа “лайк” куймадың? Алайса мин дә сиңа “куймыйм!”– дип үпкәсен белдереп алды бу. Ә уң ягымда утырган теге ямьсез кыз: “Ничек уйлыйсың, бу кием миңа килешерме икән?”– дип бер бармагы белән күз иярмәслек тизлектә язып куйды. Шундый тиз яза, хәтта Рихтер хәтле Рихтер да роялендә шуның кадәр тиз уйный алмастыр...
Урта яшьләрдәге бер ир-атның: “Мин әле метрода барам. Ә син кайда?”– дип бөтен вагонга акырып җибәрүе генә мине бу “кызык” шөгылемнән аерды. Хәер, әлеге сорауны бүген генә дә кимендә бер ун тапкыр ишеткәнмендер инде. Колхоз базары янында урнашкан пединститут бинасыннан, “бөке”гә “баткан” Болак күпереннән чыкканда, Бауман урамында бер әби кемгәдер шушы урамнан текелдәве турында сүз катканда, “Боҗра” универмагында, каһвәханәдә, метрода барганда... Аларның барысы да кайда икәнлекләрен белдереп, үз, чиратларында: “Ә син кайда?”– дип сорады. Сүз уңаеннан, сорашып-белешү нәтиҗәләренә караганда, телефон аша бирелә торган “Ә син кайда?” дигән сорауның бөтен дөнья күләмендә беренче урында “баруын” әйтеп үтим. Димәк, аны һәр көн саен бөтен илләр һәм континентларда миллиардларча тапкыр кабатлыйлар. Бөтен кешелек, адашып, берсен-берсе эзли диярсең...
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев