Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ник ирегезне табибка алып бармыйсыз?

“Озакламый безне, кешеләр­не, Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе. Кешелеккә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ирләр, әкренләп, хатын-кызга әверелә бара”, – дип чаң суга ирләр сәламәтлеге клиникасы хуҗасы, уролог-андролог Любовь Мумладзе. Ир-атлар­ның сә­ламәтлеге мәсьәләләре бе­лән 40 елга якын шөгыльләнә инде ул.

Бу хакта тәҗрибәле белгеч “Та­тар-Информ”да узган матбугат оч­рашуында сөйләде. Хә­зер­ге көндә республикада яшәүче ир­ләр арасында җенес әгъзалары­ның хроник чирләре киң таралу күзәтелә икән. Моннан тыш, нәкъ менә безнең төбәктәге ирләрдә мә­ни бизе яман шеше күрсәткеченең шактый югары, ә тестостеронның шактый ук түбән булуы да борчый аны.

“Барлык хатын-кызларга мө­рә­җәгать итәм. Хатын-кыз бит – гаилә учагын, гаиләнең барлык әгъза­ла­рының сәламәтлеген саклаучы зат. Ләкин хатын-кызлар нишләптер үз канат асларында балалары гына түгел, кайгыртуга мохтаҗ ирләре дә барлыгын онытып җибәрә. Хәзерге вакытта яшьләр дә картлык авырулары белән чирли башлады. Мәсә­лән, тромбозлар ешайды. Кече оча әгъзаларында кан әйләнеше бозылган икән, димәк ирләрнең җенси дәрте кими дигән сүз. Хатын-кызлар, ник ирләрегезне табибка алып бармыйсыз? Ник улларыгызны кечкенә чакта ук тикшертмисез? Ирләрнең организмы бик четерекле итеп яратылган, бик нәзберек. Аеруча бала чакта аңа игътибарлы булырга, ир баланы яшьтән үк хирург, уролог кебек табибларга күрсәтергә кирәк, – дип сөй­ләде андролог ханым. – 50 яшь­тән узган ир-атлар сәламәтлеге шулай ук аерым сөйләшүне таләп итә. Монысы инде – һәр гаилә өчен диярлек трагедия. Онытмагыз: 50 яшь ирләр өчен хөкем карары түгел әле. 50 яшьлек ир-ат – сәламәт, барлык ирлек функцияләре эшли торган кеше ул. Бары тик тиешле вакытта диспансеризация узып торырга гына кирәк. Ләкин халык андый тик­шерүләргә йөрми. Вакытсыз үлемнәрдә табибларны гаеп­ләп калдырырга яраталар. Табиб­лар, чир соңгы стадиясенә җиткәч, берни эшли алмый. Иң мөһиме – чир азып киткәнне көт­мичә, алданрак тикшеренеп тору. Ирләр сәламәт­леген тикшерү өчен махсус скрининглар бар, килегез генә. Мә­сәлән, мәни бизе яман шеше бу­лу-булмауны билгели торган анализ (простатспецифик антиген – ПСА) тапшыру утыз яшьтән узган ирләр өчен мәҗбүри (шул хакта Россия Сәламәтлек саклау ми­нистр­лы­гының 50 нче номерлы боерыгы бар). Әмма мондый анализның барлыгын халыкның 15-20 проценты гына белсә беләдер.

Тагын бер әһәмиятле тема – холестерин. Холестерин төерләре йө­рәктәге, муендагы кан тамырларын да каплый ала, ә җенес әгъза­ларындагы кан тамырлары бит бик нечкә. Төерчекләргә аларны томалау берни тормый. Холестерины югары булган кешеләрдә, әлбәттә, импотентлык барлыкка килә инде.

Ирләрдә җенси юл белән йоктырылган чирләр дә бик күп очрый. Без, табиблар, айсбергның өске өле­шен – тикшерелергә килгән ке­ше­ләр­не генә күрәбез. Ә йогышлы чир­ләрнең иң күбе тирәндәрәк ята, алар вакыт узу белән, әле анда, әле монда калкып чыга: кысырлык, җе­нес әгъ­засының хроник ялкынсынуы, сукыраю, буыннар авырту рә­ве­шендә (хламидиоз һәм гонорея буыннарга һөҗүм итә). Сүз уңаеннан, хламидиоз – гаять мәкер­ле инфекция, аны ачык­лау бик кыен. Хламидия күзәнәк эчендә яши, күзәнәкне үтерә һәм әгъзаның эшчәнлеген боза. Кысырлык шулай барлыкка килә. Заманча медицинада бала таптыру­ның ЭКО, ИКСИ кебек юллары бар, билгеле. Тик андый ысул белән дөнь­я­га ки­терелгән балалар күп төр­ле чир­ләргә бирешүчән була. Әгәр гаи­ләдә бала булмауда ир-ат гаепле икән, ясалма юл белән тудырылган ир балага да шул ук проблема күчәчәк”.

Республика онкология диспан­серының урология бүлеге мөдире Марат Насруллаев әйтүенчә, мәни бизе яман шеше – ирләр арасында иң күп таралган чирләрнең берсе. Шуңа күрә табибларның төп бурычы – чирне башлангыч стадиялә­рендә үк ачыклау. “Республикада тикшерелгән 100 ир кешенең егер­ме-утызында яман шеш табыла. Авы­ру “яшәрә”. Яшь кешеләр күб­рәк авырый башлаган дигән сүз түгел бу. Берничә ел элек чир 3-4 нче стадиясенә җиткәч кенә бе­ле­нә, кешене инде терелтеп булмый, табиблар ничек тә булса аның гомерен озайту һәм тормышын җи­ңеләйтү турында гына уйлый иде. Ә хәзер медицинадагы югары тех­но­логияләр ярдәмендә яман шешне башлангыч стадиясендә үк ачык­лау, чирдән тулысынча коткару мөмкин. ПСА анализы тайпылышлар барлыгын күрсәткән очракта, урологлар үзләре дәваларга алынмасын, ә пациентны онкологларга җибәрсен иде. Онкологлар яман шешне иртәрәк күреп алыр һәм дәвалый башлар, – ди ул. – Чыннан да, ир-атлар тикшерелергә, дәва­ланырга курка. Ә инде сүз яман шеш турында барганда, бигрәк тә югалып калалар. Чөнки элегрәк яман шеш белән бергә мәни бизе бөтенләй алып ташлана һәм кеше импотент булып кала иде. Ирләрне аеруча шунысы куркыта һәм еш кына алар опера­циядән баш тарта. Хәзер дәвалауның башка ысуллары да бар, бизне дә, аның функ­цияләрен дә саклап калып була”.

Ирләребезне яман шештән ничек сакларга соң? “Симертмәскә, нәр­сә ашауларына, спорт белән шөгыльләнүләренә игътибар итәр­гә, – дип киңәш бирә Марат Насруллаев. – Дөрес тукланган, спорт белән шөгыльләнгән кешедә беркайчан да простата рагы булмый, дип кистереп әйтү мөмкин түгел анысы. Шулай да бар яклап сәламәт булган ир-ат яман шешкә сирәгрәк бирешә. Җенси тормыш шулай ук бик әһәмиятле. Җенси якынлык атнага ике-өч тапкырдан да ким булмаска тиеш. Нә­сел­дәнлек тә зур роль уйный. Әгәр якын туганнары арасында яман шеш белән авыручылар бар икән, ирегез­нең ел саен (елга ике тапкыр булса, тагын да яхшырак) ПСА анализы биреп, мәни бизенә УЗИ үтеп торуы зарур”.

Фото:www.pixabay.com | rawpixel

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X