Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Онытылырлык фаҗига мени!

Сөйләүләре буенча, Чулпыч авылында фикерләү сәләтендә дә, сөйләмендә дә кимчелекләр булган Ислам (исеме төгәл шулай икәнлегенә шигем дә бар) атлы кеше яшәгән. Әллә ни эш тә башкара алмаган. Сугыш вакыты. Кеше җитмәү сәбәпле, моны Шәмәрдәнгә ашлык тапшыру олавы уртасындагы бер атка утыртып, кулына дилбегә тоттырганнар.

Ислам Шәмәрдәнгә җиткәч: “Чуен юлның теге ягында да СССРмы?”,– дип сораган ди. Уңай җавап ишеткәч: “Ай-һай, Гитлер монда хәтле килеп җитә алмас, бик ерак җир икән”,– дип хәйран калуын белдергән. Чулпычтан Шәмәрдәнгә кадәр ат адымы белән бик озак барасы, шактый ерак ара шул.

Авылга әйләнеп кайткач, Ислам очраган бер кешегә, алай гына да түгел, өй саен кереп: “Күрмәгән җирем калмады, чуен юлны да, поезд да күрдем”,– дип куанычын уртаклашып йөргән.

Гитлер гаскәрләре Мәскәүгә җиткәч тар-мар ителсә дә, миллионлаган егетләребезне, ир-улларыбызны тартып алып, һәлак итте шул. Бик күбесен гарип, күпме гаиләләрне ятим-тол калдырды. Тылда халык күп кырылды. Шагыйрь әйтмешли, онытмасын заман беразга да, безнең буын йөз меңәрләп үлде, ирләр кулы көткән буразнада. Бу фаҗига беркайчан да онытыла торган түгел.

Мәгъдәнур Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев