Өтер генә куя беләбез
Тормышымда истә калырлык хәлләр күп булды минем. Шуларны хәтердә яңартып, мәкалә арты мәкалә язган көнем. Аллага шөкер, газетада басылып торалар...
Бервакыт Мәгъсум Вәли улы Галиуллин, сүз иярә сүз чыгып: “Мәгъдәнур абый, өтер-нокталарны дөрес урынга куярга каян өйрәндең син?” – дип сорап куйды. Шаяртып әйтсә дә, күңелгә ятышлы килеп чыкты. Ул үзе дә бик тапкыр, шаян-шук, булдыклы шәхес.
Кеше тормышында мәктәптә алган белеме зур роль уйный. Ә гыйлем, белем орлыкларын сиңа кем сала – анысы бәхет эше. Бер укытучы да үзендә булганнан артык белем бирә алмый. Ул яктан мин уңдым. Шуңа күрә Мәгъсүмгә дә: “Җидееллык мәктәпне Оет авылында тәмамладым. Укытучыларым бик белемле, галим кешеләр иде”, – дип җавапладым. Чыннан да, татар теленнән укыткан Наилә апа һәр теманы күңелләргә тирән уелып калырлык итеп аңлата торган иде. Гаҗәеп сабыр, итагатьле, кешелекле мөгаллимә иде ул. Татар телен бик яратып укыдым, матур язарга өйрәндем. Истә әле букча тотып йөргән еллар. Укытучыларымнан Суфия апа Габдерахманованы телгә алмый калсам да, зур гөнаһлы булачакмын.
Оеттагы мәктәбебез Мирза бай йортында урнашкан иде. Беренче катында авыл Советы, Мәкъсут абый – сәркатип. Өстә без укыйбыз. Тавышланырга ярамый. Мәкъсут абый унлы лампа өстенә паяльник куеп кыздырып, якын-тирә авыл кешеләренең радиоларын төзәтеп тә игелекле эш башкарды. Квартал беткәч, Наилә ападан мине сорап алып, матур язулы булсын өчен отчетларын күчертә иде. Махы бирмәдем. Авыл Советына керүчеләргә хезмәтемне: “Менә язу шушындый булырга тиеш ул”,– дип күрсәтеп чыга иде. Наилә апа килгән кеше – Мөхәммәтнур абыйларда (хатыны Фәйрүзә) фатирда торды. Бик тә тыныч гаиләдә безнең дәфтәрләрне тикшерде. Фәйрүзә апа ир бала алып кайткач, исемен Мәгъдәнур дип куштылар. Ул вакытта миңа күңелле булган иде. Хәзер уйлап йөрим дә, бу Наилә апа тәкъдиме булмадымы икән дип тә куям. Мәгъдәнур исемле кешеләр бик аз бит. Ншлисең, хәзер сорап булмый. Урыны җәннәттә булсын, дияргә генә кала.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев