Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Рөстәм Заһидуллин: БЕЗ - БЕРДӘМЛЕГЕБЕЗ БЕЛӘН КӨЧЛЕ

    Рөстәм Фидәил улы белән әңгәмә­без матбугат турында сөйләшүдән башланып китте. Эшебездә күпмедер уртаклык бар, без дә мәдәният өлкәсенә якын кешеләр, азмы-күпме халыкны мәдәни-агартуда хезмәт куябыз. Район мәдәният йортында “Җиңү байрагы” газетасы төпләнмәләре сакланган икән. “Беркөнне шундагы санда мәдәният җитәкчесенең хисап докладына күзем төште. Кызыксынып киттем. Элек ничек булган да, хәзер ничек, дим. Вәзгыять үзгәргәнме? Файдалы табыш булды бу, чөнки язмада китерелгән фактлар мәдәният хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмәбездә фикерләшергә нигез булды”- ди Рөстәм Фидәил улы.

    Аннары дәвам итеп:  Элеккеге мәдәни тормыш белән хәзергесендә аерма шактый бит: заманча яңартылган мәдәният йортларында эшлибез, җылы, якты, кем әйтмешли, бер ишек сабы да куясы юк. Узган ел мәдәният учакларына 36 миллион сумлык ремонт кына ясалды. Энтузиаст, хыялый кешегә иҗат итәргә бар мөмкинлек тә бар. Эшлә генә”,– дип, үзенчә нәтиҗә ясады. Инде Саба тамашачысы күптән белә: җыелыш җыеп таләп итеп кенә калмый, ул үзе дә кул астында эшләүче 335 хезмәткәр янәшәсендә сәхнәгә чыга. Кем әйтмешли, эшнең үзәгендә кайный. Монда аның җитдилеге дә каядыр юкка чыга, тамашачыны үзенчәлекле образлары белән сәхнә тормышына бөтерә дә алып кереп китә...  

    Рөстәм Заһидуллинның мәдәният тармагын җитәкли башлаганына әллә ни күп тә түгел – 5 ел гына. Әмма шул вакыт аралыгындагы кичерешләр – уңышлар, күпмедер ялгышлар турында да сә­гатьләр буе сөйли ала җитәкче. “Сельхозтехника” район берләшмәсендә автослесарьдан башланып киткән хезмәт биографиясендә  автомобиль йөртүче, автотранспорт предприятиесе диспетчеры һөнәрләре дә бар. 2005 елда тормыш юлы бөтенләй көтелмәгән борылыш ала: Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. “Сентябрь ае иде ул, хәтерлим, авылда өченче кат печән чабалар, мин япь-яшь егет, беркемне белмим, шулай бөтенләй таныш булмаган өлкәгә килеп кердем. Җирлектә мең төрле проблема. Иң беренче авылның сайтын булдырдык. Шыңарда нәрсә булганын Мәскәү кешесе дә белергә тиеш дидем. Авыр булса да, эш белән сыналган, күңелле вакытлар дип искә алам ул чорны”,– ди Рөстәм Фидәил улы. Авыл проблемалары яшь җитәкчене сындырмый, чыныктыра гына. Югыйсә алда тагын да җаваплырак тармак - мәдәният өлкәсе көтеп торганын әле башына да китерми яшь җитәкче. “Бу эшне тәкъдим иткәч, башта югалып та калдым, нинди мәдәният, юньләп җырлый да белмим бит инде”- дим, шаяртып. Рәис Нургалиевич шул чакта: “Син беләсеңме, анда күпме җырчы, менә шуларны җырлатырга кирәк”-диде уены-чыны белән бергә. “Шундый ышаныч белдерелгәч, тәвәккәлләдем инде. Элекке җитәкче Мидхәт Гатович тарафыннан мәдәният эшендә ныклы структура булдырылган. Шул юлдан тайпылмыйча эшне матур гына дәвам иттек”, – ди ул. Җитәкче булып билгеләнгән елны, хәтерләсәгез, кыш бабайлар парадына мәдәният хезмәткәрләре үзәк мәйданнан 300 кешелек колонна булып үттеләр, Җиңү Парадында кабат зур состав белән мәйдан тоттылар. Авыл клублары, китапханә, сәнгать мәктәбе коллективларын үзенчә берләштерүе иде бу җитәкченең. Бу бердәмлек, уртак эш белән яну алга таба  районда үткәрелгән һәр чараларда ачык чагыла башлады. Кыскасы, мәдәният өлкәсе гел нинди дә булса яңалык белән игътибар үзәгендә кайнады. Зәвыгы үзгәргән тамашачыны, дөресен генә әйткәндә, шырдый-бырдый әйбер белән генә алдалап булмый иде инде хәзер. Халык гел ниндидер яңалык, шоу көтте. ВЛКСМның 100 еллыгына әзерләнгән программалары 6 тапкыр аншлаг белән үтте, ел саен мәдәният йортындагы Яңа ел кичәсендә  үзләре уйлап чыгарган театральләштерелгән тамаша күрсәтүне гадәткә керттеләр. Әле беренче репетицияләре башланганчы ук кичәгә билетлар алдан сатылып беткән була иде. Район мәдәният йорты каршында оешкан театр коллективының “Ай күлгә сыенганда” спектаклен (авторы - каләмдәшебез Гөлсинә Галимуллина) 12 тапкыр күрсәтеп тамашачы мәхәббәтен яуладылар, гастрольләргә чит районнарга да чыктылар. Узган ел район китапханәләрнең эшчәнлеге дә уңай бәяләнде: Саба  республикада иң күп китап укучы район булып танылды. Авыл клубларында да тамашачыны җәлеп итәрдәй кичә-программалар әзерләү белән ныгытып шөгыльләнделәр мөдирләр. Ә бу ансат эш түгел. Чөнки диванга кырын ятып, смартфон, айпадлар аша сериал карарга яшьләр генә түгел, инде әбиләр дә күнегеп килә иде. Узган ел мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 17160 төрле чара үткәрелгән. Ә районда барлыгы 55 клуб бар, мәдәният учакларында 45 иҗат коллективы эшчәнлек алып бара. Клублар да хәзер күпфункцияле үзәкләргә әйләнде, концерт залында өстәл уеннары, кул эшләре белән дә шөгыльләнергә мәйдан бирелгән, фольклор коллективлары өчен дә җыелырга урын иркен. Тагын бер яңалык: юкка чыккан авылларны барлап, андагы нигез урыннарында нәсел дәвамчыларын очраштыру буенча да изге эш башкардылар мәдәнияттәгеләр. “Балалар, яшьләр белән эшләүгә зур әһәмият бирелә.Районда ике сәнгать мәктәбендә 505 бала шөгыльләнә. “Йолдызлык” фестивалендә укучыларыбыз инде “гран при” алуга да ирештеләр. Бу зур уңыш! Район җитәкчелеге уен кораллары сатып алуда, сәхнә костюмнары тектерүдә зур булышлык күрсәтә”,- ди җитәкче.  Алга таба да эшләре күп, планнары зурдан. Барысын да алдан сөйләп куйсан, кызыгы бетәр,- ди ул. Шулай да бу көннәрдә ныгытып ТАССРның 100 еллыгына әзерләнүләрен яшермәде. ”Мәдәният эшендә “застой” юк. Ялыбыз да чамалы. Кеше бәйрәм иткәндә эшләргә дә күптән күнектек. Моңа беребез дә авырсынмый. Чөнки мәдәнияттә чын мәгънәсендә эшләреннән ямь һәм рухи канәгатьләнү ала торган кешеләр хезмәт куя. Бердәмлегебез белән дә көчле без! – ди җитәкче. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллинның кандидатурасы быел    “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы” республика конкурсына “Ир-ат лидер” номинациясенә тәкъдим ителде. Лаеклы кандидатка уңышлар теләп калабыз!

    Фото: гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: