Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Син лайкка лаекмы?

Интернет челтәренә бер кереп китсәң тиз генә чыгармын димә. Ниндидер тылсымы бар шуның. Әз генә керми торсаң да синнән башка әллә нәрсәләр булып ятадыр кебек тоела. Кем кая барган, кем нәрсә эшләгән, кем туй, туган көн уздырган, кемдә кайгы, кемдә шатлык – барысы да шушында. Рәхәтләнеп лайкылдатып кына утыр. Әлеге мәкаләм дә нәкъ менә шул “лайкылдату”, яки лайк турында.

Инде бик күптән беләбез лайк сүзен, хәтта әбиләр дә, бәбиләр дә беләләр. Үзебезнең татарча сүз кебек тоела башлады бу инглиз сүзе. Татарчага әйләндерсәң лайк – ошату дигәнне аңлата. Тик бер кеше дә син минем фотоны ошаттыңмы, яки нишләп фотога ошату куймадың дип сөйләшми. Барыбыз да лайк дибез, лайк куйдым, лайк куйдыңмы дибез. Хәзер инде остару бөтенләй җитте, тәки татарчалаштырдык теге сүзне – лайкылдату дигән сүз барлыкка килде. Беләм, бөтен кеше дә алай сөйләшмәскә дә мөмкин, әмма сөйләшүчеләр бар. Менә шул лайкны куйсаң – бер, куймасаң – бер. Ошаган фотога, яңалыкка куясың инде аны. Ә кайчагында кайгылы, фаҗигале хәлләргә тап булганда бер басарга, бер басмаска белмисең шул йөрәк билгесенә. Кеше кайгысын ошату, аңа сөенү кебек тоела кайвакыт. Югыйсә куелган очракта әлеге күренешкә битараф түгеллегеңне аңлатуыңны да беләсең инде. Минемчә, монысы өчен аерым бер билге кирәктер.

Ни дисәң дә, менә шул лайкларны барыбыз да яратабыз. Ә кемнәрдер лайк җыю өчен бөтенләй нишләргә белми. Хәзер интернет челтәре дә шул лайк җыюга кайтып калган кебек тоела башлады инде. Бу бигрәк тә “Вконтакте” битләрендә сизелә. Әйдәгез, тәртибе белән...

Статистика күрсәткәнчә, әлеге челтәргә көн саен 80 миллионнан артык русияле керә. Ләкин аларның бик күпчелеге лайк куеп тормый икән, чөнки кеше санына караганда лайклар саны бик аз.

“Бәхет өчен сезгә күпме кирәк?” дигән сорау бирә бер төркем. Астындагы беренче рәсемдә аягына үзбәк кәлүше кигән, кулына ал төстәге итек тоткан бер кыз сурәтләнгән. Икенче рәсемдә аяк киемнәре урыннарын алмашкан. Язуы уйланырга мәҗбүр итә: “Ятим кыз итекләре өчен дә сөенә, ә менә кайберләребез айфоннары соңгы модель булмаганга елап йөри”. Күпме лайк җыйган диярсез инде бу язманы? Нибары 3490, димәк, айфон өчен күбрәк борчылабыз булып чыга.

Менә тагын ике өлешле бер сурәт: аның беренчесендә озын чәчле яшүсмер малай басып тора, икенчесендә ул инде чәчләрен кистереп кулына тоткан. “Начар авырудан интегүчеләргә ике ел буе чәч үстергәне өчен кимсетелүләргә түзгән малай”га барлыгы 3370 лайк кына тәтегән.

“Әлеге тавышны бары тик сирәкләр генә хәтерли” дигән язу астында без кечкенә чакта телеүзәктә санитар көн булганда (ялгышмасам) телевизор экранында пәйда булучы шакмакларны һәм берөзлексез “пиииииии” дип чинап утыручы сигналны 8357 кеше хәтерли икән – лайклар саны шуны күрсәтә.

Чираттагы фото – магнитлар белән шыплап тулган суыткыч ишеге. Анда язылган “Суыткычыңда бер булса да магнит бармы?” дигән сорауга 13128 кеше уңай җавап биргән. Бүләк итеп бирсәләр ябыштырып куям, үзем алганым юк, ник алдашып торыйм.

Сарымсак, бал һәм уксус кушып ясалган, үлеп баручыны да аякка бастырырга сәләтле дип язылган рецепт бары тик 4796 кешене генә җәлеп иткән.

“Кесәл кимерүнең ни икәнен аңламаган буын белән нәрсә сөйләшергә мөмкин. Кемнең кесәл кимергәне бар – тавыш бирегез!” Әлеге сүзләр астында без кечкенә чакта чынлап та кимереп булырлык шакмаклы брикет каты кесәл сурәтләнгән. Хәзер дә бар андыйлар, әмма аларны кимерү элеккечә тәмле түгел, хәер, бүгенге балалар кимереп тә тормыйлар инде. Лайклардан күренгәнчә, кесәлне барлыгы 2953 кешенең генә кимергәне бар икән.

Үзенең ныклы характеры, ихтыяр көче белән танылган Ник Вуйчичның да гаиләсе белән төшкән фотосурәте бары тик 5751 лайк җыйган булып чыкты.

Йөзләре кап-кара корымга буялып, маңгаеннан буй-буй тир аккан, кулына кечкенә бала тотып янгынчылар баскычыннан төшеп килүче янгынчыга да бары тик 5068 генә лайк куйганбыз. Үз башыңа бәла килмичә аңламыйбыз шул. Ярый әле рәсем өстенә “Әлеге кешеләр бәяләп бетергесез” дип язып куя белгәннәр.

“Их, бар иде заманалар, кемнәр хәтерли?” дигән язу астында элек без күтәреп йөри торган сөт бидоны белән тимер кружка сурәтләнгән. 3776 кеше хәтерли икән әле. Хәтерләмичә соң, кечкенә чакта җиләккә гел шул бидон белән йөри идек бит.

Кызыл япма өстендәге бөкләп, резинка белән эләктерелгән 10 төргәк доллар рәсеме өстенә “Бирсен Ходай һәркемгә шуның кадәр хезмәт хакы” дип язып куйганнар. 11283 кеше әлеге язмага теләктәшлек белдергән. Хезмәт хаклары арткандырмы – белмим.

“Әйдәгез, кичке 9дан соң ук ятып йоклаучыларны алкышлыйбыз” дигән кул фотосы күңелемә бигрәк тә хуш килде, чөнки мин әлеге төркемгә керәм. Кичлегем юк, 9дан каласы булса минем өчен хикмәт. Кайбер көнне 7дә үк йоклый башлыйм. Менә бит безне дә искә алучы булган дип, лайк төймәсенә бастым. Ул көнне 6152 кеше 9дан соң ук йокларга яттык.

Бер меңлек акчаны бөкләп-бөкләп, нольләрен туры китереп, 1 000 000 итеп чыгарганнар да, “Уңыш булсын өчен лайк куй” дип язганнар. Ә уңыш кемгә артык соң – 22897 кеше әлеге “яңа” акчага битараф калмаган.

“Бәхет ишекләре беркемгә дә ябык түгел. Бары тик кайбер кешеләргә аның кайсы якка ачылганы барып җитми” дигән язуны 771 кеше генә ошаткан. Әллә инде калганнар үзләрен бәхетле итеп күрсәтәселәре килде микән?

Чираттагы фотода бер ханым утыра, күзләре менә йомылам, менә йомылам диләр. Эш сәгате инде бу, имеш. Язуы да бик хикмәтле: “Утырасың шулай эштә, бары тик бер генә теләк – Мендәр патшалыгы һәм Юрган дәүләте җитми”. Әлеге постны 12 мең кеше караса да, 643 кеше генә ошаткан. Димәк, бик күпләр эштә йоклау тарафдарлары түгел.

“Әлеге образ ошыймы?” дигән сүзләр астында бик матур киемнәр рекламалыйлар. Рекламалыйлар дию бәлки туры да килмидер, чөнки кайда сатылганы төгәл язылмаган. Анда инде бөтен нәрсә дә комплект: аяк киеме, сумка, блузкасы, итәге, муен асмасы дигәндәй. Кем генә кисә дә килешер кебек. Карыйсың инде, ошатасың, әмма үзеңә булмагач ни файда. Шундыйларның берсен 9100 кеше караса да, 186 гына лайкылдаткан.

“Экономия ул – оекбашларыңны пакетлы чәй җебе белән ямау” дигән язуны укыгач кычкырып көлдем. Әле берсе аста, комментарий итеп, тагын да экономияләү өчен энә урынына чыршы энәләре тәкъдим иткән. 5 мең кеше караган, 221 кеше лайкка баскан, 21 кеше үз битендә бүлешкән дә әле. Әллә чынлап та оекбашларны шулай ямаучылар бар микән дигән уй йөгереп узды. Белмәссең дөнья булгач...

Бер нәни кызның кар ашап тору фотосына “Язга килергә ярдәм ит, кар аша” дип язып куйганнар. 26 мең караучының 712се кызга лайк куйган, 120 кеше үз битенә күчергән. Шулай итеп, теге кыз хәзер 120 җирдә “кар ашый”, шул рәвешле яз килүне тизләтәбез, имеш.

Сәүдә (маркетинг) осталары йөк машинасының артына бик матур итеп “Чиста, майлы, тәмле авыл тиресе, хет ипигә ягып аша” дип язып куйганнар. Тиресенә ис китмәде, анысын күргән бар, әмма ипигә һич кенә дә тирес яктырасы килми, хәтта сүздә генә булса да. Әлеге мәгънәсез рәсем 5193 лайк җыйган. Димәк, ипине кадерсезләүчеләр белән көрәш алып барасы да барасы әле.

Кайбер төркем җитәкчеләренең лайк куймаганга ачулары да килә. Әле беркөнне берсе: “Мин сезнең өчен күпме эш башкарам, ә сез шул бер лайкны да жәллисез”, – дип туздырып язып та куйган иде. Бик аңлыйм мин ул кешене, чөнки мондый төркем җитәкчеләре үз теләкләре белән яңалык куеп, шигырьләр җыеп, яңа чыккан җырларны теркәп, таныштырып баралар, уеннар оештыралар. Моның өчен беркемгә дә түләнми дип беләм (бәлки түләнә торганнары да бардыр). Һәркемнең хезмәте бәяләнергә тиеш, һичьюгы, лайк белән булса да.

Ә халык, ошыймы-ошамыймы, барыбер интернетта казына. Кайвакыт нәрсә эзләгәнебезне үзебез дә белмибез. Ошаса карыйбыз, ошамаса үтеп китәбез. Шуны телисе килә: интернет челтәрендә лайкка лаек яңалык-хәбәрләр күбрәк булсын иде.

Лилия ГАРИФУЛЛИНА. Балтач районы, Көшкәтбаш авылы.

Фото: https://pixabay.com | Vadim_P

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев